Русиядә коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Бу күпчелек кешеләр квитанцияләрен түли алсын өчен кирәк, дип саныйлар.

Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта "Известия"яза.

"Тарифларны үзгәрткәндә, билгеле бер урындагы халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып, аның ни кадәр булырга тиешлегенә анализ ясарга тәкъдим итәбез", дип белдергән шураның торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе җитәкчесе Ирина Булгакова.

  • 1 декабрьдән Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача тугыз процентка кыйммәтләнде, әмма кайбер җирлекләрдә 12 процентка кадәр дә җитте.
  • Бәяләрне арттыру Русия хөкүмәте карары белән башкарылды, тарифларны быел икенче тапкыр күтәрделәр.
  • Татарстанда тарифлар уртача 9 процентка артты, әмма 29 муниципаль берәмлектә 9-12 процентка кыйммәтләнде. Әйтик Алексеевски, Балык бистәсе, Яңа Чишмә бистәләрендә. Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгына бәяләр 6,2 процентка арткан иде.
  • Түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!