Мөхәммәтшин: "Президент атамасын үзгәртмәсәк сугыш булыр иде"

Фәрит Мөхәммәтшин

Аның фикеренчә, Татарстан җитәкчесенең кем булуы, президент атамасына караганда, мөһимрәк.

Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын үзгәртүгә каршы чыкса, сугыш булыр иде дип белдерде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта ул 28 декабрьдә Чаллыда узган "Бердәм Русия" фиркасе конференциясендә әйтте.

"Күзалдыгызга китерегез, парламент сессиясендә федераль канунны үтәүдән баш тартып, "Бездә президент калачак!" дип әйткән булсак, сугыш булыр иде. Бу шартларда без эчтәлекнең мөһимрәк икәнен аңлап башкача эшли ала идекме? Безнең өчен кемнең җитәкче булуы әһәмиятлерәк. Ул Татарстан кебек республика белән җитәкчелек итеп, ничек үз миссиясен үтәве, катлаулы бурычны башкаруы мөһимрәк", диде ул.

Мөхәммәтшин Татарстан киләчәктә дә федераль үзәк белән берлектә эш итәчәк диде.

Русия канунына ярашлы, 2023 елдан Татарстанда президент статусы юкка чыгарылырга тиеш, әмма көтелмәгәндә Татарстан парламенты каршылык күрсәтте.

Тарткалашу, тавыш бирү нәтиҗәсендә Рөстәм Миңнехановның президент мөддәте беткәнче, ягъни 2025 елга кадәр Татарстанда президент атамасы калачак. Аннары яңа җитәкче "республика рәисе" буларак сайланачак.

Татарстан Конституциясенә башка үзгәрешләр 2023 елның гыйнвар-февралендә кертелергә мөмкин. Моңа кадәр бер төркем депутатлар төп канундан "суверенитет" сүзен, Шартнамә, "Татарстан ватандашлыгы" өлешен алырга тәкъдим иткән иде. Әмма соңрак депутатлар канун өлгесен кире чакыртты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!