"Чаян" журналына – 100 ел. Басма ничек үзгәргән, нәрсәдән көлгән

"Чаян" журналының беренче саны, 1923 елның гыйнварында гарәп имласында басылган

Чаян" журналының 1934 елгы саны, латин имласында басылган. Тышлыкта Бөтенрусия коммунистлар һәм большевиклар партиясенең XVII Татар өлкә комитеты конференциясе телгә алынган  

1941 елның июнь саны. Сугыш темасы. Елның беренче һәм соңгы саны. "Чаян" 15 елга чыгудан туктый. Бәясе 75 тиен

1959 елның июнь саны. Тышлыкта - "7 еллыкны 6 елда!" дигән өндәмә. Журналның бәясе - 1 сум 25 тиен

1963 елның гыйнвар саны. "Чаян" журналына - 40 ел. Тышлыкта - Татарстан язучыларына корылтай уңаеннан теләкләр сурәтләнгән

1979 елның апрель саны. В. Феоктистов рәсеме

1981 елның гыйнвар саны. Э. Гельмс рәсеме

1981 елның апрель саны. Л. Елькович рәсеме

1991 елның март саны. Г. Живуцкий рәсеме

2007 елның декабрь саны.  Тышлыкта ― баш рәссам Александр Алёшин рәсеме

2021 елның декабрь саны. Коронавирус темасы. Александр Алёшин рәсеме

2022 елның гыйнвар саны. Александр Алёшин рәсеме

2022 елның февраль саны. Сергей Андрианов рәсеме

2022 елның апрель саны. Санкцияләр темасы. Сергей Андрианов рәсеме

2022 елның июнь саны. Сугыш темасы. Александр Шульпинов рәсеме

2023 елның гыйнварында "Чаян" юмор һәм сатира журналы басыла башлауга 100 ел тулды. Басманың төрле елларда чыккан саннарын алып, аның ничек үзгәргәнен, нәрсәдән көлгәнен чамалап карарга тырыштык.