Британиядә сәяси сыену алган татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповның Брүсселдәге "Русиянең азат халыклары форумында" катнаша алмау сәбәпләре билгеле булды. Бельгия иммиграция офисы матбугат хезмәте Азатлыкка белдерүенчә, Кашапов документлары илнең виза таләпләренә туры килмәгән.
Иммиграция офисы аңлатуынча, Шенген кодексының 6нчы маддәсе нигезендә өченче илләрдә яшәүче качаклар һәм ватандашлыгы булмаган затларга Шенген эчендәге һәр дәүләт үз виза таләбен куя. "Кайбер башка әгъза-илләрдән, мәсәлән, Италиядән аермалы буларак, Бельгия Британиядә кануни нигездә яшәүче качакларны үзенә виза белән генә керү таләбеннән азат итмәде. Шулай булгач, Кашапов әфәнденең Британия сәяхәт документы булу факты аның бөтен Шенген илләренә керә алуын гарантияләми" диелә иммиграция идарәсе җавабында.
30 гыйнвар кичендә активист Лондоннан Брүсселгә форумда катнашыр өчен очып килде. Ләкин чик хезмәте аны илгә уздырмады. Ул һава аланының транзит зонасында төн кунды һәм икенче көнне иртән кире Лондонга җибәрелде. Кашаповта Британиянең сәяхәт итү документы гына (Travel Document) бар. Аның белән ул былтыр ноябрьдә Римга килгән иде, Италиягә аны бернинди чикләүләрсез керттеләр.
Италиягә керә алгач, Бельгиягә дә кертерләр дип уйладым, диде Кашапов Азатлыкка.
31 гыйнвар Брүсселдә, Еворопа парламентында "Империячел Русия: яулап алу, колониаль сәясәт, геноцид" дип исемләнгән җыен узды. Аны "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" оештырды, бу аның бишенче утырышы.
Рәфис Кашапов катнаша алмаса да, аның мөрәҗәгате укылды. Ул үз хатында татарларның Русия басымы астында яшәүләре, аларның саны бик тиз кимүе турында язды. Башка халыкларның хәле тагын да начаррак диде. Активист шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге чеченнарга карата геноцид барганда дәшмәде, соңрак бу дәшмәү нәтиҗәсендә Русия-Грузия, Русия-Сүрия, Русия-Украина низаглары килеп чыкты дип тә белдерде.
Шул ук вакытта Кашапов дөньяда уңай мисаллар да бар дип, Югославиянең таркалуын, Косово албаннарының серблардан котылуын атады. Ул елларда Көнбатыш һәм Косово албаннары эшләрен бергә алып барды диде ул һәм аларның мисалында Европа берлегенә дә Русия халыклары вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Белешмә: Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә татар хәрәкәтен оештыручы шәхесләрнең берсе. Озак еллар Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге оешмасын җитәкләгән.
2009 елда Кашапов язмалары өчен Русия мәхкәмәләре тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителде. 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән һәм Украинаны яклаган язмалары өчен аңа карата җинаять эше ачылды, активист кулга алынды. "
Сова" хокук яклау оешмасы бәйсез экспертиза үткәреп, Кашапов язмаларында җинаять билгеләре булмавын белдергән иде. 2015 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Кашаповны сәяси тоткын дип таныды.
2015 елда мәхкәмә Рәфис Кашаповны гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул 2017 елда иреккә чыкты, шуннан соң Киевка китте. 2018 елда Британия хакимияте Кашаповка сәяси сыену бирде.
Кашапов Русия халыкларының хокуклары өчен көрәшүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыруда катнашты. 2022 елда ул Русия ирекле халыклары форумының координацион шурасына керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!