Татарстан туграсы — республика суверенлыгы билгеләренең берсе. Башка символлар юкка чыгарылган вакытта (2023 елның 6 февраленнән Татарстан президенты вазифасы атамасы "рәис" дип үзгәртелде, Татарстан Конституциясеннән "суверенлык" төшенчәсе алып атылды), республиканың калган санаулы символлары тагын да югарырак дәрәҗәгә ия сыман. Әлегә республиканың туграсы, байрагы, гимны, шактый кискәләнгән булса да, Конституциясе кала бирә.
Белгечләр мондый символлар зур әһәмияткә ия ди. Шул ук вакытта, татар халкының башка символлары һәм тугралары да бар. Алар нинди булган? Азатлык Татарстан һәм татар халкы тарихында булган 5 туграны барлады.
1. Татарстанның хәзерге туграсы
1992 елның 7 февралендә Татарстан парламентында кабул ителде. Идея авторы - Назыйм Ханзафаров, рәсем авторы - Риф Фәхретдинов. Туграда түгәрәк калкан һәм җиде каурыйлы канатлы, алгы уң аягын һәм койрыгын күтәреп торган канатлы барс сурәте. Тугра ак, кызыл, яшел һәм алтынсу төсләр белән ясалган. Читендә яшелгә алтынсу төс белән ясалган татар халкының милли орнаменты. Туграның өске өлешенә лалә чәчәге ясалган, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган.
2. Идел буе Болгары туграсы
Болгар туграсы рәсеме Русия патшасы белешмәлегендә ("Царский титулярник") Болгар кнәзе мөһере буларак сакланган. Анда бер аягын күтәреп торучы барс сурәтләнгән. Шул ук вакытта бәрән сурәтләре дә таралган, белгечләр моның тарихи нигезе юк, бу бары тик мөһернең сыйфаты начар булу сәбәпле, барс сурәте бәрән сурәтенә әйләнеп киткән дип саный.
3. Казан ханлыгы тамгасы
Казан ханлыгының һәм аның башкаласы Казан шәһәренең дәүләт герблары турында мәгълүмат юк. Аларның булмавы да ихтимал. Әстерхан, Касыйм, Кырым, Себер ханлыкларының да тугра чыгару традициясе турында тарихи материаллар юк. Казан ханлыгына караган бердәнбер тамга - ул сары фонга аҗдаһа рәсеме төшерелгән байрак. Ул Карлус Алярд әсәрендә сакланган. Анда "Татария патшасының сары флагында койрыклы кара аждаһа (зур елан) ятып тора, ул башын читкә борган", диелә. Алярд китабы Амстердамда 1705 елда чыккан. Ул вакытта инде Казан ханлыгы басып алынган була. Аждаһа урыс чыганакларында да искә алына.
4. Казан губернасы тугралары
Казан ханлыгы җирләре Русия тарафыннан басып алынганнан соң бу җирләр Казан сарае Приказы нигезендә идарә ителә башлый.
Казан сарае Приказы чорының (XVI гасырның 60нчы еллары — 1708) үз гербы булуы-булмавы хакында мәгълүмат әлегә табылмаган.
Казан губернасының беренче гербы 1781 елның 18 октябрендә раслана. "Ак җирлектә алтын Казан таҗы кигән кара төстәге елан, канатлары кызыл" диелә аның тасвирламасында.
XIX гасырда Казан губернасы гербы яңартыла. Андагы елан император таҗы белән зиннәтләндерелгән калканга урнаштырыла, калкан Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларына уратыла.
Казанның бүгенге гербында да Зилант рәсеме төшерелгән.
5. ТАССР тугралары
Совет Татарстанының беренче туграсын рәссам Бакый Урманчы 1920 елда тәкъдим итә. Анда ук белән җәя, чүкеч һәм урак, уртада күтәрелеп килүче яңа тормыш кояшы һәм як-якта татарлар — крестьян һәм эшче сурәтләнә. Әлеге герб расланмый.
1926 елда Татарстан социалистик совет республикасы гербы тәкъдим ителә. Ул да рәсми расланмый.
1937 елда гына ТАССРның рәсми гербы кабул ителә. Ул РСФСР туграсына охшаган, аңа татар телендә "Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!" җөмләсе һәм "Татарстан АССР" язуы өстәлә.
1978 елда ТАССР Конституциясе үзгәргәч, 1981 елда тагын бер герб раслана.
Ул элекке гербка охшаган, ләкин өстендә биш почмаклы йолдыз куела.
Мәгълүмат Татар энциклопедиясе һәм Татарстан милли китапханәсе материалларыннан тупланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!