Татарстанда татар бал корты токымы юкка чыгу куркынычы алдында тора. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов умартачылар киңәшмәсендә белдергән.
"Кызганыч, әлеге токымның юкка чыгу куркынычы килеп басты. Моның төп сәбәбе - тиешле контроль булмау һәм туктаусыз селекция эше үткәрелмәү", дип белдергән ул.
Быел авыл хуҗалыгы министры татар бал корты тотучыларга дәүләт ярдәме күрсәтә башлаячак. Умартачыларга татар бал кортын үрчетү чыгымнарының бер өлешенә субсидия биреләчәк. 2023 елда дәүләт ярдәменә 3 хуҗалык исәп тота алачак. Шул ук вакытта түрә татар бал кортын үрчетер өчен бу эшләр генә җитмәячәк дигән.
Шулай ук нәселле бал кортларын үрчетүчеләрнең башлангычларына да дәүләт ярдәм күрсәтәчәк диелә.
Татар бал корты - урта урыс токымының татар популяциясе санала. Аны 2010 елда селекция нәтиҗәсендә булдырганнар. Элегрәк әлеге токымның саны 130 мең гаилә тирәсендә дип исәпләнгән. Хәзерге вакытта күпме калуы турында әйтелми. Татар бал кортлары кышны җиңел кичерә, авыруларга тиз бирешми.
Соңгы елларда Татарстанда бал кортларының күпләп агулану очраклары булды. Умартачылар моңарда рапс басуларын эшкәрткән җирле агрохолдинглардан шикләнде. Күпләп агулану очраклары Мамадыш, Арча, Мөслим, Тәтеш, Питрәч районнарында теркәлде. Мәсәлән, 2019 елда республикада 5 мең бал корты гаиләсе үлгән диелде. Агулану очраклары узган ел да дәвам итте. Әлмәт районында 50 умарталык зыян килергә мөмкин диелде.
Элегрәк умартачылар чиста токымлы бал кортларының бетеп баруын, алар башка токымнарга күчә баруларын Азатлыкка сөйләгәннәр иде.
Башкортстанда да җирле умартачылар баш күтәрде. Алар француз инвесторларына умартачылык белән шөгыльләнү өчен дистәләгән җир кишәрлеген бирүгә каршы чыкты.
2022 елда Татарстанда 9 мең тонна бал җитештерелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!