"Өмет сүнә бара". Төркия һәм Сүриядә хәрабәләр актару дәвам итә

Мәсүт Хәнҗәр 15 яшьлек кызы Ирмакның кулын тотып утра. Ул 6 февраль көнне Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә көчле җир тетрәү корбаннарының берсе булды. Тулы кварталларны һәм биналарны җимергән зилзиләнең үзәге Төркиянең көньягындагы өч миллионлап кеше яшәгән Каһраманмараш һәм Газиантеп шәһәрләренә туры килде.

Газиантепта хәрабәләр арасында бер хатын елый. Төркия хакимиятләре исәпләвенчә, көнбатыштагы Аданадан көнчыгыштагы Диярбакырга кадәр 450 чакрым киңлектә җир тетрәүдән 13,5 миллионлап кеше зыян күргән.

Төркиянең табигый афәтләргә каршы көрәш идарәсе 8 февральдә  илдәге үлүчеләр саны 8500дән артты дип хәбәр итте. Аларның күбесе хәрабәләр астында калган, исән калганнары да туңып үләргә мөмкин дигән борчулар бар.

Күрше Сүриянең Алеппо провинциясендәге Җиндерес шәһәрендә бер ир-ат гаиләсе әгъзаларының җәсәдләре янында утыра. Сүрия сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, хөкүмәт карамагындагы төбәкләрдә үлүчеләр саны 1200дән арткан, ә фетнәчеләр кулындагы төбәкләрдә кимендә 1400 кеше һәлак булган.

Сүриянең Африн шәһәрендә биш катлы торак йорт калдыклары астында табылган яңа туган кыз балалар хастаханәсенә китерелгән. Җирле халык сабыйның тавышын ишетеп алып, аны хәрабәләр арасыннан табып чыгарган.

Сүриянең Идлиб шәһәрендә коткаручылар төне буе эшләп бик күп исән калучылар һәм үлгәннәрне табып чыгарган. Җимерек юллар, начар һава торышы, җиһазлар җитмәү сәбәпле коткаручылар иң нык зыян күргән урыннарга көч-хәл белән барып ирешә.

Сүриянең Җиндерес шәһәрендә коткаручылар учак ягып җылына. Салкын һава торышы сәбәпле үлүчеләр саны артачак дип көтелә.

Төркиянең Адана шәһәрендә коткаручылар хәрабәләр арасында исән калганнарны эзләп төне буе йөреп чыкты.

8 февраль иртәсендә Нидерланд коткаручылары Һатайда төрек хатынын коткара алды.

Һатайда коткаручылар елый.

Бу хатынга җимерекләр астыннан чыгарылганнан соң йөрәк-үпкә реанимациясе ясалган, ләкин соңрак ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Күп кенә йортлар җимерелгән булу сәбәпле, Төркиядәге Диярбакырдагы бу гаилә кебек, күпләр урамда кунарга мәҗбүр булды.

Каһраманмараштагы спорт залы. Кешеләр монда якыннарының җәсәдләрен табу өчен килә.

Спорт залының ишек төбендә...

Волонтерлар Төркиянең көньягындагы Антакьяда ярдәм тарата... Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы, коткаручылар "вакыт белән узыша", исән калганнарны табу өметләре һәр минут, һәр сәгать саен сүнә бара, дип белдерде.

Төркия һәм сугыш утында калган Сүриядә көчле җир тетрәүдән соң коткаручылар хәрабәләр арасында исән калганнарны эзли. 6 февраль иртәсендә 7,8 дәрәҗәле куәтле зилзилә нәтиҗәсендә меңнәрчә кеше һәлак булды. Исән калганнарны табу өмете һәр минут, һәр сәгать саен сүнә бара, ди коткаручылар.