М-12 машина юлын төзүнең бәясе 50 процентка диярлек артып, 911,67 миллиард сумга җиткән, дип яза РБК Хисап пулаты аудиторларының хисабына таянып.
Хисап пулаты аудиторы Валерий Богомолов әйтүенчә, проект паспортына төзәтүләр кертергә кирәк, чөнки чыгымнар исемлегендә 911,7 миллиард сум кирәк булачагы язылган, ә проект паспортындагы бәя 622,8 миллиард сум дип күрсәтелгән.
Машина юлын төзү белән идарә итүче "Автодор" дәүләт ширкәте мәгълүматларынча , проектны финанслау бераз киметелеп, 901,5 миллиард сум булырга мөмкин. Бу - "алдан күрелмәгән эшләр һәм чыгымнар өчен каралган акчалар"ны экономияләү хисабына булырга мөмкин диелә хисапта. Юл эшчәнлегенең 2023-2027 еллар өчен планында (аны хөкүмәт аудиторлар тикшерүеннән соң, былтыр 30 декабрьдә раслаган) исә М-12 юлын төзү 901 миллиард сум булачак диелгән.
Әмма Түбән Новгород өлкәсендә һәм Татарстанда 2-3 метр тирәнлектә, 20 метрга кадәр диаметрлы куышлар (карстлар) табылу сәбәпле, юл төзү бәясе тагын да артырга мөмкин диелә.
Проектта бу куышларны бетерү исәпкә алынмаган, димәк аны төзәтеп, финанслау күләмен арттырырга кирәк, дип саныйлар Хисап пулатында.
Шул ук вакытта Хисап пулаты хөкүмәткә хат җибәргән һәм Транспорт министрлыгына 2023 елның 1 июненә кадәр машина юлы проекты паспортына үзгәрешләр кертергә кушарга кирәк, дигән.
М-12 не төзүнең кыйммәтләнәчәге турында 2022 ел ахырында вице-премьер Марат Хөснуллин да кисәткән иде. Ул моны төзелеш материалларына бәяләрнең артуы белән аңлатты.
Былтыр июньдә исә Мәскәү-Казан арасында төзеләсе юлның якынча 30 процентка артачагы да әйтелгән иде. "Автодор" дәүләт ширкәте идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко элегрәк исәпләнгән 629 миллиард сумны 2018 елда башка шуңа охшаш объектларга карап санаган булганнар. "Геологик шартлар исәпкә алынмаган", диде ул.
800 километр озынлыктагы М12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде, әмма аны Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озайтачаклары хәбәр ителде.
Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак. Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр якынча 730 миллиард сум дип бәяләнә.
Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!