Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсендә Куштауны яклаган активист Раиса Болдовага ачылган җинаять эшен карау тәмамланып килә, аны Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаеплиләр.
Эш материалларында әйтелгәнчә, 2022 елның 14 мартында Болдова "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язма чыгарган, "анда Киевның Оболонски районында Русия снаряды төшеп өлешчә йорт җимерелүе, ике затның үлүе, тугыз кешенең яралануы әйтелә".
Шул ук көнне Болдова "Мариупольдәге бала тудыру йортына бомба ату нәтиҗәсендә йөкле хатын-кыз һәм аның тумаган баласы үлүе турында язма" чыгарган. 14 мартта активистның "Газап чигүче шәһәр" ("город-мученик") дигән пост язуы да әйтелә. Анда "махсус операция"нең беренче көннәреннән Мариупольне атышка, һава һөҗүменә тотулары, Русия гаскәре даими атып торганга, шәһәрдә яшәүчеләрне әле дә эвакуацияли, аларга һуманитар ярдәм китерә алмаулары әйтелә.
Былтыр апрельдә Болдованың Стәрлетамактагы фатирында тентү узды, аның ноутбугын һәм кесә телефонын тартып алдылар. Июньдә "фейклар" тарату турында ахырга гаепләү белдерелде (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, 1 өлеше). Болдова эшен карау октябрьдә башланды.
Раиса Болдовага психолог-психиатрия экспертизасы билгеләнгән иде.
Чәршәмбе, 15 февральдә үткән утырышта аның нәтиҗәләре яңгыратылган. Активистның адвокаты Айдар Хызыров экспертизаны хөкемдар Лилия Рәҗәпова үткәрергә тәкъдим итте дигән иде. Болдова үзенә ачылган җинаять эшен туктатуларын сораганда "барган хәлләрнең мәгънәсен аңламавын, үзенә җинаять эзәрлекләве алып баруларын – көч куллану дип санавын" әйткән булган, хөкемдарны шушы сүзләр сәерсендергән.
Адвокат Айдар Хызыров әйтүенчә, гыйнвар ахырында узган экспертиза Болдованың "сәламәт" булуын һәм "үз гамәлләренә хисап бирүен" күрсәткән.
Мәхкәмәләр барышында прокурор "Русия саклану министрлыгының Киевтагы һәм Мариупольдәге вакыйгаларга карата рәсми карашын Болдова белгән булган", дип әйткән. "Без исә министрлыкның бу уңайдан үткәргән брифинглары турында Болдова белмәгән дип киләбез. Һәм чынлап та, берничә очракта саклану министрлыгы ясаган белдерүләр Болдова пост язганнан соң гына чыккан", ди адвокат.
Мәхкәмәгә активистның тарафдлары да килгән, алар Раиса Болдованы акларга тиешләр дип белдергән. Җинаять эше белән бәйле фикер алышулар һәм Раиса Болдованың соңгы сүзен әйтүе 21 февральдә булачак, ул гаебен танымый.
Раиса Болдова - Башкортстанда "фейклар" тарату маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән әлегә бердәнбер кеше.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Фикер алышулар 21 февральгә билгеләнгән. Анда активист соңгы сүзен дә әйтер дип көтелә. Болдованы "Вконтакте"да язган язмалары өчен хөкем итәләр. Раиса Болдова – Башкортстанда "фейклар" тарату маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән әлегә бердәнбер кеше.