Очрашуда Михаил Ходорковский, Гарри Каспаров, Жанна Немцова һәм "Мемориал" хокук яклау төркеме вәкиле Ирина Щербакова катнашты. Сөйләшү оппозицион сәясәтчеләрнең Русия киләчәген күзаллавы турында булды.
Гарри Каспаров фикеренчә, Украинаның сугышта җиңүе Русия җәмгыятендә уңай үзгәрешләр барлыкка килүнең төп шарты булып тора. Аның фикеренчә, Русия халкы илнең җиңелүен аңларга тиеш. Моның билгесе булып исә ул Украинага аннекцияләнгән Кырымны кайтаруны атый.
"Кырым – Путин мифологиясе нигезе", ди Каспаров. Үз чыгышында ул Көнбатыш илләрен бар көчләре белән Украина җиңүенә ярдәм күрсәтергә чакырды.
Михаил Ходорковский Көнбатыш илләренә хәрби гамәлләр эскалациясеннән курыкмаска кирәк диде. Ул, киресенчә, деэскалация һәм Мәскәү шартларында солыхны кабул ителмәслек дип атады, бу "каракка урланган мал белән китү мөмкинлеген бирү белән тиң", диде ул.
Ходорковский Русия демократик киләчәгенең гарантиясе булып президент хакимиятенең көчсезләнүе һәм хакимият балансында күрә.
Жанна Немцова белән Ирина Щербакова Русия халкына Украинадагы сугыш турында күбрәк сөйләргә һәм рациональ гына түгел, хисси аргументларны да кулланырга кирәк дип сөйләделәр.
- Мүнһен халыкара иминлек конференциясе 17-19 февраль көннәрендә уза. Быел аның үзәгендә – Русиянең Украинага һөҗүме.
- Чарада күп кенә илнең җитәкчеләре һәм югары вәкилләре катнаша. Аерым алганда, конференциядә Германия канцлеры Олаф Шольц, Франция президенты Эммануэль Макрон, АКШ вице-президенты Камала Харрис чыгыш ясады.
- Азат милләтләр лигасы оешмасы конференция оештыручыларына мөрәҗәгать итеп, Русия милләтләр вәкилләрен чакырмауны тәнкыйтьләп чыкты. Конференция оештыручылары бу мәсьәләне шәрехләмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз