Быел "Сәләт" үзәге Кырымда аланнар санын арттыра

Архив фотосы

Шул ук вакытта бүген Кырымда окоплар төзер өчен эшчеләр җыела. Узган ел ярымутрауда берничә шартлаулар булды.

Быел "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын арттыра. Бу хакта 20 февральлдә "Сәләт" яшьләр үзәге мөдире урынбасары Аяз Хәнәфин "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

"Узган ел Кырымда өч алан узса, быел дүрт алан оештырылачак", диде ул.

"Сәләт" яшьләр үзәге мөдире Айгөл Габдрахманова Кырымда узачак алан "Сәләт"нең үз базасында оештырылачак диде. Узган ел Фороста "Ак Барс" яшьләр үзәге ачылган иде.

Былтыр Кырымда узган ике аланда гына да 250 бала ял иткән.

Татарстаннан тыш, Чуашстанда төзелгән "Сәләт Батыр" яшьләр үзәгендә дүрт алан, Башкортстанның Туймазы районындагы "Бабай" утарында ике алан эшләячәк. Казанда "Адымнар" күптелле мәктәп базасында "Яр Сәләт" аланы узачак.

Җәйге чорда "Сәләт" аланнарында барлыгы 3,5 меңнән артык бала ял итә алачак дип көтелә. "Сәләт" форумында 8 меңгә якын баланы көтәләр.

2022 елның 8 октябрендә Кырым күперендә шартлау булды. Нәтиҗәдә күпернең бер өлеше җимерелде һәм ягулык тутырылган цистерналы поездга ут капты. Русия президенты Владимир Путин шартлауны теракт дип атады һәм аңа заказ бирүчеләр, аны оештыручылар – Украинаның махсус хезмәтләре диде. Киев берничә тапкыр бу күперне хәрби һәдәф дип белдерде, әмма андагы шартлауга рәсми фикер белдермәде, җаваплылыкны үз өстенә алмады.

Узган атнада Кырымда окоплар төзү өчен эшчеләр җыялар дигән хәбәр таралды. Русия гаскәрләре ул төштән украин хәрбиләренең һөҗүм итүен көтә. Украин күзләве һәм җирле халык берничә тапкыр аннексияләнгән ярымутрауның төньягында һәм төньяк-көнбатышында Русия хәрбиләренең ныгытмалар төзүе турында белдерде.

Узган елның август аенда Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулардан соң халык ярымутраудан китә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз