"Халык эш белән тәэмин ителмәсә, авыллар әкренләп юкка чыгачак"

Кукмара районы Янил авылы, иллюстратив фото

Мул уңыш җыеп алуга карамастан, Татарстан авыл хуҗалыгында терлек саны кими, сөт бәясе төшә, импортка ихтыяҗ зур булып кала һәм эшсез авыллар саны арта. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елга йомгак ясады.

Рәсмиләр беренче чиратта узган ел җыеп алынган мул уңыш белән мактанды. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында алга таба зур проблемнар торуы да әйтелде. Республикада инвесторлар терлек санын киметә башлаган, ә бу үз чиратында авылларда эшсезлеккә китергән. Мәсәлән, Чистай районының биш авылында халык эшсез калган. Моннан тыш, санкцияләр сәбәпле импорт детальләргә кытлык арткан. Шул сәбәпле, республиканың аеруча автоматлаштырылган сөт җитештерүе туктап калу куркынычы алдында торуы әйтелде.

ИЛ ЭЧЕНДӘ ЭШЛӘҮ НӘТИҖӘЛЕРӘК

Узган ел Татарстанда 5,2 млн тонна ашлык җыеп алынган. Бу 2021 елга караганда 2,2 тапкырга күбрәк. Бәрәңге һәм яшелчәләр - 1,2 млн тонна (20% үсеш), шикәр чөгендере - 1,9 млн тонна (44% үсеш), сөт 2 млн тонна (3,8% үсеш), ит һәм кош ите - 527 мең тонна (2,1% үсеш) җитештерелгән. Бу Русия төбәкләре арасында югары күрсәткеч булып санала.

Шул ук вакытта елга хисап тоткан авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров быел уңыш бермә-бер азрак булыр дип фаразлый. 2023 елда ашлыкны 4,5 млн тонна күләмендә җыеп алырга уйлыйлар. Бу узган елдан 13 процентка азрак. Шундый ук хәл чөгендер (- 10%), бәрәңге һәм яшелчәләр (- 12,5%) үстерүдә дә көтелә. Бу, әлбәттә, һава торышына һәм җирне вакытында эшкәртүгә бәйле.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе

Былтыр республикада уңыш мул булу сәбәпле, ашлыкка бәяләр түбән булды. Мәсәлән, узган елның көзендә арпага бәяләр ике тапкыр төшкән иде. Бүген тирәнгә кереп әлеге проблемнар хакында артык сөйләнмәде. Шул ук вакытта узган атнада республиканың фермерлар берләшмәсе президенты Камияр Байтимеров бүген 6 млрд сум күләмендә ашлык амбарларда саклануын әйтте. Бу җыеп алынган уңышның яртысын тәшкил итә.

Татарстан ашлыгын сатуда Мәскәү дә артык ярдәмгә килмәгән. Русия хакимияте интервенция ясап, ашлыкка тотрыклы бәяләр сакларга ышандырган иде. Нәтиҗәдә, интервенцион фонд республикада бары 226 мең тонна ашлыкны сатып алган. Бу республикада җыеп алынган уңышның 5 процентын да тәшкил итми.

Марат Җаббаров Татарстан ашлыгын чит илгә сатуда кыенлыклар булуын әйтте.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров

"Татарстанның диңгез портларыннан ерак урнашуы, элеваторларның иске булуы, тимер юл вагоннарының булмавы зур күләмдә ашлыкны читкә сатарга мөмкинлек бирми. Безгә яңа транспорт логистикасын булдырырга, 10 сәгать эчендә аны тимер юл вагонына бушатырга, су транспорты булдырырга кирәк", диде министр, ләкин бу проект өчен акча каралганмы, юкмы - әйтмәде.

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәл итү юлы буларак уңышны терлекчелек тармагына җибәрергә кирәк диде. Шул ук вакытта Татарстанда терлекчелек саны кими. Бу хакта соңрак.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА ХЕЗМӘТ ХАКЫ 25 ПРОЦЕНТКА ТҮБӘНРӘК ҺӘМ КАДРЛАР ҖИТМИ

Узган ел авыл хуҗалыгы өкләсендә уртача хезмәт хакы 39 186 сумга җиткән. Бер ел эчендә авыл халкының кереме 8 мең сум тирәсенә арткан. Шулай да бу республикадагы 52 087 сум уртача хезмәт хакыннан 25 процентка азрак.

Шул ук вакытта республиканың 28 районында авыл хуҗалыгы тармагындагы уртача хезмәт хакыннан азрак акча алалар. Мәсәлән, Әгерҗедә 24 мең сум, Балык Бистәсендә - 25 мең сум, Апаста - 27,4 мең сум түләнә. Иң югары хезмәт хакы Яшел Үзән (59,6 мең сум), Тукай (51,3 мең сум), Әлмәт (51 мең сум) районнарында. Бу биредә зур җитештерү оешмалары эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән.

БУ ТЕМАГА: Татарстанның 35 районында халыкның кереме уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк

Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар җитми. Бүген терлек техниклары (зоотехниклар) 79 процентка, агрономнар - 85%, ветеринар табиблар - 82%, инженерлар - 93%, хисапчылар - 96 процентка тәэмин ителгән. Үсемлекчелек өлкәсенә 730 кеше, терлекчелеккә - 529 эшче җитми.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров хуҗалыкларга студентларны җәлеп итү өчен федераль проектта катнашырга чакырды. Бүген югары уку йортын тәмамлаучы белгечләргә 300 мең сум, урта һөнәри уку йорты чыгарылыш студентларына 150 мең сум бирелүен әйтте.

Әмма бу чаралар гына үз нәтиҗәсен бирми. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь белгечләрнең өлеше 10 проценттан кимрәк. Узган ел уку йортын тәмамлаган 64 студент кына агро тармакка эшләргә барган. Шул ук вакытта Татарстан уку йортларында авыл хуҗалыгы өчен ел саен 2 меңнән артык белгеч әзерләнә. Миңнеханов ярдәм чараларын яңадан карарга кушты.

"БЕЗ ИМПОРТКА БӘЙЛЕ"

Рөстәм Миңнеханов азык-төлек иминлеге "илнең суверенлыгын тәэмин итә" дип сөйләсә дә, Татарстан бүгенгә кадәр импорт орлыкларга, техникага, детальләргә бәйле булып кала.

Рөстәм Миңнеханов

"Без импортка бәйле", диде Миңнеханов.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә дә тәэсир итте. Нәтиҗәдә, бер ел элек импорт җиһазларга бәяләр 2-3 тапкырга үсте.

Марат Җаббаров сүзләренчә, бүген авыл хуҗалыгында нигездә чит ил селекциясендәге орлыклар, техник культуралар һәм кукурузлар кулланыла: чөгендер - 100 процентка, бәрәңге - 96,5%, көнбагыш - 79%, рапс - 62%, куркуруз - 23 процентка чит ил орлыклары.

Бүген Татарстан кырларында эшләүче техниканың зур өлеше дә чит илнеке санала. Министр китергән саннардан күренгәнчә, республикада кулланылучы печән әйләндергече - 41 процентка, чәчүлек комплексы - 56%, печән чапкычлар - 52%, чөгендер җыючы комбайннар - 76%, бәрәңге алучы комбайннар - 56%, ашлык комбайннары - 29%, тракторлар - 11%, авыл хуҗалыгы машиналары - 30 процентка импорт техника булып тора.

БУ ТЕМАГА: Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының импорт җиһазларына бәяләр 2-3 тапкырга үскән

Бу шартларда техниканы төзәтү өчен алмаш детальләргә кытлык зур. Министр бүгенгә 2 мең төрле импортка алмаш детальләр булуын әйтте. Алар оригиналдан ике тапкырга арзанрак тора ди ул. Хәзер импорт техниканы төзәтер өчен 2,6 млрд сум акча кирәк. Бу республикадагы барлык авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү өчен тотылачак чыгымның яртысын тәшкил итә.

Соңгы елларда Татарстанда чит илләрдән сөт саву роботлары сатып алынды. Җаббаров сүзләренчә, бүген республикадагы сыер саву залларының - 99%, сыер саву роботларының - 100%, сөтүткәргечләренең - 49% көнбатыш илләрендә ясалган.

"Аларның туктап калуы терлекләргә зыян китерергә мөмкин", дип кисәтте ул.

Җаббаров Татарстан машина төзелеше оешмаларында алмаш детальләр ясау юнәлешендә эш алып барыла диде, ләкин кайчан һәм никадәр ясалачагы әйтелмәде.

Чарада катнашучылар

СӨТКӘ БӘЯ ТӨШӘ, ХУҖАЛЫКЛАР ТАБЫШ ЮГАЛТА

Узган ел республикада рекордлы күләмдә сөт савып алынды. Бу һәм башка сәбәпләр аркасында сөткә бәя 13 процентка төшкән.

Бу хуҗалыкларның зыянга эшләвенә китерә ала, дип белдерде Әтнә районының "Таң" кооперативы мөдире Алмаз Сибгатуллин.

"Безнең икътисад сөт бәясенә бәйле. Соңгы елда бәяләр берничә тапкыр төште. 2022 елның җәендә сөтнең база бәясе 31 сумнан артык булса, хәзер ул 27 сум тәшкил итә. Бүген бәяләр тагын да кимеми дип беркем дә ышандыра алмый. Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгында хезмәт куючы оешмаларның рентабельлеге үсүе түгел, ә бәлки тискәре якка төшүе ихтимал", диде ул.

Сөт җитештерүчеләр фикерен җиткергән Алмаз Сибгатуллинга җитәкчелектән җавап ишетелмәде. Бары Марат Җәббаров үз чыгышы вакытында озак вакытка исәпләнгән контракт төзеп, алдан билгеләнгән суммага сөт сатарга чакырган иде.

БУ ТЕМАГА: Сөт ризыклары җитештерүчеләр февральдән бәяләрнең кисәк артуын белдерде

ЧИСТАЙ РАЙОНЫНДА 5 АВЫЛ ЭШСЕЗ КАЛГАН

Татарстанда мөгезле эре терлек саны 16 мең башка кимегән. Авыл хуҗалыгы министры сөйләвенчә, терлекләр санын зур инвесторлар азайта. "Кызыл Шәрек" оешмасы 8 824, "Ак Барс" холдингы - 5 169, "Агросила" - 1 471 башка киметкән. Моннан тыш, "Кызыл Шәрек"та сөт җитештерү дә 18 процентка төшкән. Сүз уңаеннан, авыллардагы фермерлар да мөгезле эре терлек саны 1,3 мең башка киметкән.

Инвесторларның җитештерүне киметүе авылларда эшсезлекне арттыра. Рөстәм Миңнеханов моны "зур проблем" дип атады.

"Чистай районында терлек санын бетергән инвестор аркасында 5 авыл эшсез калды. Шундый ук хәл Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Югары Ослан районнарында да күзәтелә. Мин район башлыкларына, Марат Җәббаровка, инвесторларга мөрәҗәгать итәм. Әгәр бу вакытлы эш булса, моны аңларга мөмкин. Әгәр без бернинди хәл итү юлын күрмәсәк, бу авыллар әкренләп юкка чыгачак", диде ул.

2021 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, республикада яшәүчеләрнең шәһәрләшүе дәвам итә. Татарстанда халыкның 23% гына авылларда яши (2010 елда бу күрсәткеч — 25%, 2002 елда — 26,2% булган). Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан һәм Татарстан: халык авыл-районнардан зур шәһәрләргә күченә

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!