Дөнья татар конгрессы "себертатар теле" мәсьәләсе хакында сөйләшүдән әлегә баш тарткан. Утырышны 16 мартта үткәрүләре ихтимал. Бу хакта Азатлыкның үз чыганагы хәбәр итте.
Моңа кадәр 13 мартта Русия авыл эшмәкәрләре җыены вакытында Конгресс бюро утырышы җыеп, әлеге мәсьәләгә карата үз карарын кабул итәргә теләгән иде. Моны Конгрессның башкарма җитәкчесе Данис Шакиров һәм Милли шура әгъзасы, галим Дамир Исхаков хәбәр иткән иде.
Азатлыкның үз чыганаклары бүген бюро утырышы узмаячагын әйтте.
"Бюро утырышы бөтенләй булмаска тиеш дип әйтелгән иде. Соңрак Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев 16 мартта җыелабыз диде", ди ул.
Аның сүзләренчә, 16 мартта җыелыш узачагы да төгәл билгеле түгел. Бу Русия авыл эшмәкәрләре җыенына киләчәк Себер делегациясе белән сөйләшүләр үткәргәннән соң билгеле булачак.
БУ ТЕМАГА: "Без йоклап калган хәлдә". Себер татарларын аерым милләт итәргә тырышуга Татарстан нигә битарафШул ук вакытта ул Татарстанда "себертатар теле" мәсьәләсен күтәрмәү күрсәтмәсе төшкән ди.
"Бер депутат чыгыш ясарга уйлаган. Аны парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга чакырганнар. Ул хәзер чыгыш ясарга ярамый, бернинди сәяси конфронтациягә кермибез дигән. Бу Татарстанга кагылмый, моның турында сөйләшергә тиеш түгел диелгән. Читтәге татарлар өчен Татар конгрессы җавап бирә дип әйткән ул", диде ул.
21 февральдә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында узган фикер алышуда галим Александр Кибрик Тел белеме институты себертатар диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми таныды дип белдерде. Ул хәзер татар әдәби теле эчендә каралмый дип тә өстәде галим. Бу фикерне утырышта катнашкан Себер белгечләре дә хуплады. Бу галимнәр һәм җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты.
Тарихчы Дамир Исхаков татар милләтеннән себер татарларын аерып чыгаруның фәнни нигезе юк дип саный. Моның артында ул Мәскәү, православ көчләр һәм башкорт, нугай активистлары белән эшләүчеләр тора дип исәпли. Шул ук вакытта себертатар телен яклаучылар дәреслекләр һәм укытучылар әзерләү турында уйлана башлады.
Татарстан рәсмиләре дә, республиканың фәннәр академиясе дә әлегә үз фикерен белдермәде.
Себертатар теле — татар теленең көнчыгыш диалекты булып санала. Ул үз чиратында өч төп сөйләшкә бүленә: тубыл-иртеш, бараба һәм томски.
Аерым белгечләр аны мөстәкыйль тел дип саный. 2013 елда ЮНЕСКО бу телене аерым тел дип таныды һәм себертатар теле халыкара код алды.
2021 елда узган Русия халык санын алуда 6 297 кеше себертатар дип язылган. Ике җанисәп арасында аларның саны 482 кешегә (7%) кимегән. 2002 елда 9 611 кеше себертатар дип язылган, димәк, ул вакыттан аларның саны 3314 кешегә (34%) кимегән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!