Русиянең Украинага һөҗүме дәвам итә. Молдованың автоном Гагаузия төбәгендә яшәүчеләр сугышка каршы чыга, әмма шул ук вакытта Мәскәүне хуплауларын да дәвам итә.
18 мартта Молдованың Комрат шәһәренең элекке мэры, хәзер исә Гагаузия губернаторына намзәт Николай Дудогло тарафдарлары каршында чыгыш ясады.
Азат Европа / Азатлык Радиосы аннан "Русиянең үз күршесендәге Украинага бәреп керүе җәмгыятькә тәэсир иттеме?" дип сорады. Дудогло "Берни дә үзгәрмәде" дип җавап бирде.
"Гагаузия һәрвакыт Русияне хуплады һәм хуплаячак. Без сугышка каршы. Без Украинаны яратабыз, әмма Русиянең агрессор булуын кабул итә алмыйбыз", диде ул.
Бу капма-каршылык Гагаузиядә киң таралган, күрәсең — монда Русияне хуплаулары көчле, әмма сугыштан качарга мәҗбүр украиннарга да ярдәм итәләр.
Анна Статова — 2022 елның февралендә һәм мартында сугыштан качып киткән украиннарга ярдәм кулы сузган күпсанлы гагауз хатын-кызларының берсе. Ул — эшкуар. Конгаз авылында кунакханә тота. Русия сугыш башлагач, Статованың кызлары "качакларга ярдәм" дигән язулы элмә такта ясаган. Сугышның беренче көннәрендә үк Украинаның йөзләгән ватандашы аларның йортына агылган. Анна бу кешеләргә йоклау өчен бушлай урыннар биргән.
"Арып егыла идек" дип искә ала ул бу көннәрне. Анна кызлары белән җылыткычларын эшләтеп җибәргән һәм ашарга пешерү эшенә керешкән, нәтиҗәдә газ өчен генә дә берничә мең евро акчалары киткән.
"Украина качакларының беренче төркеме юлга кузгалырга дип машинага кереп утыра гына, алар урынына башкалары килә иде", ди ул.
Статова Украинага һөҗүмне хөкем итсә дә, элеккечә Русияне хуплый.
"Гагаузиядә һәр икенче йортта яшәүченең Русиядә туганы бар, диләр. Шулай булгач без ничек Русиягә каршы була алабыз?" ди ул.
Гагаузия — Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр. Гагаузлар 1800нче елларда мөселман Госманлы төрекләренең эзәрлекләүләреннән качып, хәзерге Молдовага килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләр Русия империясенең бер өлеше булган.
Гагаузлар урыс телендә һәм үзләренең төрки телләрендә сөйләшә.
1990 елда бу төбәк кайнар ноктага әверелә, чөнки Советлар берлеге таркалә, ә Гагауз фетнәчеләре бәйсезлек игълан итә. Бу Приднестровье белән булган хәлгә охшаш була.
Шуннан соң Молдованың меңләгән милләтчесе "Гагаузиягә марш" дип төбәккә юнәлә һәм көчле каршылык башлана.
Бу каршылыкка нокта кую өчен Комратка Совет берлегенең ныгытылган хәрби техникасы керә. Мәскәү моны белмәгән, ә фәрманны җирле Совет хәрби җитәкчесе биргән дигән версия бар. Кишинёв фетнәчеләр белән сөйләшүләр башларга мәҗбүр кала.
Нәтиҗәдә, Кишинёв Румыниягә кушылса, Гагаузиягә дә автономия биреләчәк һәм ул Молдовадан чыгу хокукы алачак, дигән уртак килешүгә ирешәләр.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русиягә уңай мөнәсәбәт халыкара дәрәҗәдә нык кимеде. Шулай да, 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.
Шул ук вакытта, күптән түгел уздырылган илкүләм сораштырудан күренгәнчә, молдаваннарның яртысы диярлек "Русиянең бу гамәлләреннән соң" үзләрен иминлектә хис итмәүләрен әйткән һәм Русиянең "бу гамәле" аркасында инфляциянең тагы да артуыннан куркуын белдергән.
Азат Европа / Азатлык Радиосы Гагаузиягә багышланган Nokta.md яңалыклар сайты журналисты һәм менеджеры Михаил Сиркели белән сөйләште. Аның әйтүенчә, Гагаузиянең Украинага каршы сугыш алып баручы Кремльне хуплавы — "беренче чиратта Русия пропагандасы нәтиҗәсе" булып тора. Гагаузлар бу пропагандага 1944 елдан дучар ителә, башта бу совет пропагандасы иде, соңрак — Русиянекенә әйләнде, ди ул.
Сиркели әйтүенчә, 1990нчы елларда Гагаузиянең автономиягә омтылышы "гагауз телен һәм мәдәниятен саклау коралы" буларак тәкъдим ителгән. Моны Кишинёвта һәм халыкара бергәлектә дә шулай кабул иттеләр, әмма Гагаузиядә бу башка мәгънәгә ия иде — ул Совет берлегенең бер кисәген саклап калу ысулы буларак аңлашылды, ди журналист.
...Традицион гагауз архитектурасы һәм тукымалары белән уратып алынган кунаклар өендә Анна Статова сәясәт темасыннан читләшергә тырыша. Ул үзенә сыендырган украин качакларының җан әрнеткеч әйберләр сөйләвен, стресс аркасында хастаханәдә ятып чыгуын, һаман да дарулар эчүен әйтә.
"Кешеләрнең монда еларга түгел, ял итәргә килүен түземсезлек белән көтәм", ди ул.
Язманың оригиналын монда укый аласыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!