1930нчы елларда Совет берлегендә аерым милләтләр, шул исәптән татарлар да укмашып яшәгән төбәкләрдә милли районнар төзелгән булган. Берничә елдан алар бетерелегән, ләкин ул җирлекләрдә татарлар бүген дә укмашып яши. Ул җирлекләргә узган язмаларның берсендә тарихи экскурс ясаган идек.
Бүген без милли район ничек һәм нинди принципларга нигезләнеп барлыкка килергә тиешлеге турында уйланырбыз.
БУ ТЕМАГА: Татар милли районнары. Тарихи экскурсӘлеге вакытта Русиянең 12 төбәгендә милли районнар бар. Ләкин аларның хокукый статуслары ачык билгеләнмәгән. Һәм алар арасында бер татар районы да юк. Гәрчә татарлар — Евразиядә иң сибелеп яшәгән халык. Шуңа күрә татар милли районнарын аякка бастыру мәсьәләсе актуальләген югалтмый.
Шул ук вакытта мондый районнарның хокукый статус алу, барлыкка китерү мәсьәләләрен чишү алгоритмы юк. Әлеге көндә бу формаль милли районнар Совет берлеге калдыгы булып кына тора.
МИЛЛИ РАЙОННАР НИЧЕК ТӨЗЕЛӘ ҺӘМ НИЧЕК ЯШИ
Теге яки бу муниципалитет чикләрендә тупланып яшәгән, үз милли республикаларыннан, автономияләреннән читтә яшәүче халыклар милли районнар булдыру хокукына ия. Моның мәҗбүри шарты — әлеге халык санының муниципалитетта ким дигәндә 40 процентка җитүе һәм бу җирлектә иң зур санлы халык булып торуы. Бу бик мөһим, чөнки кайвакыт теге яки бу муниципалитет төзегәндә, этник фактор һәрвакытта да исәпкә алынмаган. Моннан тыш, 40% бәхәсле мәсьәләләр килеп чыкканда да шактый зур сан булып тора, кайсы милләтнең монда милли район булдырырга хокукы барлыгын билгеләү өчен җитәрлек.
Милли районнар үз җирләрендә рәсми тел буларак шул исемдәге халык телен кертә. Һәм бу тел дәүләт оешмаларында, элмә такталарда, күрсәткечләрдә һәм рәсми эшчәнлектә кулланыла. Бу телдә (тулысынча яки паритет нигезендә) җирле хакимиятләр оештырган барлык массакүләм чаралар үткәрелә. Бу телдә муниципаль матбугат чаралары, шулай ук җирле телерадиотапшырулар чыгару мәҗбүри. Бу телне белгән өчен социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре стимул буларак өстәмә түләүләр алырга тиеш. Мәгариф, мәдәният бүлекләре, социаль хезмәтләр оешмалары җитәкчеләре бу телне белергә тиеш.
БУ ТЕМАГА: "Улыма милли мохит эзләп Мәскәүдән Актанышка килдем"Милли район булдыру турында карарны муниципаль берәмлек, район яки шәһәр шуралары гына кабул итә ала. Моннан ары бер генә югары дәүләт оешмасы да, вазифадагы зат та бу эшкә тыкшынырга хокуклы түгел. Бу тулысынча җирле үзидарәнең беренчел булу принцибына туры килә.
Туган телләрдә белем бирү системын оештыру өчен милли районнарның мәгариф бүлекләре турыдан-туры милли республикаларның мәгариф министрлыклары белән (ягъни, татарлар Татарстан белән, чуашлар Чуашстан белән) хезмәттәшлек итә ала.
Хәзерге вакытта мондый алмашу бик авыр. Алай гына да түгел, төбәк хакимиятләре еш кына мондый үзара багланышларга төрле киртәләр куя, чөнки һәр төбәктә үзләрен иң төп хуҗа дип күрә.
Милли районнарны районнарга гына түгел, урта һәм кечкенә шәһәрләргә дә җәелдерергә мөмкин. Урта һәм кечкенә шәһәрләр, кагыйдә буларак, бүген авылларда яшәүчеләр хисабына тулылана торган үзенчәлекле "суырткыч" булып тора, шуңа күрә милләтләр составы ягыннан алар шул авыллардан бик аерылымый.
БУ ТЕМАГА: Дамир Исхаков: "Татарлар тиешле саналмады. Казан Мәскәүдән аңлатма сорарга тиеш"МИЛЛИ РАЙОННАР НИ ӨЧЕН КИРӘК?
Иң беренче чиратта, теге яки бу этносның тупланып яшәгән шартларында милли традицияләрен саклау һәм милли хокукларын гамәлгә ашыру җиңелрәк була. Аерым алганда, белем алу, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә туган телне иркен кулланып була.
Милли районны булдырганда районның административ исемен үзгәртү мәҗбүри түгел. Барлык исемнәр дә элеккечә калырга мөмкин. Махсус статуска ия булу гына да җитә. XX гасырның 30нчы елларында шулай булган да. Шуңа күрә халыкның паспортларын үзгәртү белән бәйле җитди мәсьәләләр һәм кыенлыклар, күпчелек административ һәм норматив актлар таләп ителми.
Рәсми рәвештә милли районнар булдыру республикалар өчен дә бик мөһим эш. Бу, иң элек, үзеңә бер плацдарм төзү. Милли үзаң өчен дә зур роль уйный. Совет берлегенең беренче елларында яңа халыкларга нигез булдырганда ике бурыч юкка гына куелмады: һәр халык өчен әдәби тел булдыру һәм әлеге халыкка республика, автономияле бүлге һәм сирәк очракта милли район төзү.
Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!