Татарстан мәгариф министрлыгы 1,5 мең бала өчен татар телле аланнар оештырачак

Актаныштагы "Бүләк" аланы

Моның өчен Татарстан бюджетыннан 23 млн сумнан күбрәк акча тотылачак.

Быел Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 1,5 мең бала өчен татар телле җиде җәйге алан оештырачак. Бу хакта дәүләт сатып-алу порталында әйтелә.

Мәгариф министрлыгы моңа 23 млн сумнан артык акча тотарга җыена. Моннан тыш, аланнарны оештырырга дәүләт програмы нигезендә дә финанслар бүленәчәк.

Аланнарның күпчелегендә Русия төбәкләрендә яшәүче татар балалары киләчәк.

—"Дуслык" аланына быел 160 бала килер дип көтелә. Анда төрле милләт вәкилләре катнаша ала диелә. Аланны оештырыр өчен контракт бәясе 3,02 млн сумнан башлана.
—"Нурлы алан"да 150 баланы көтәләр.
— Кара диңгез буенда узучы "Тартария" дә 150 укучы ял итәчәк.
— "Без - Тукай оныклары"на министрлык 150 баланы көтә.
— "Болгар - Туган тел" 400 катнашыр дип көтелә.
— "Гөлстан" аланына чакырылган 150 баланың яртысы Русия төбәкләреннән булачак.
— Актаныш районында узучы "Бүләк" аланы быел 250 баланы җыячак.

Аланнар җәй дәвамында оештырылачак. Күпчелек аланнарга юллама бәяләре 19 мең сумнан башлана. Профильле аланнарга хаклар 7 364 сумга җитәчәк, "Болгар - туган тел" - 9 456 сум. Барлык чыгымнар да Татарстан бюджеты хакына капланачак.

Аланнарда татар телен өч дәрәҗәдә - башлангыч, урта, югары дәрәҗәдә өйрәнеп булачак диелә. Ял вакытында халык җырлары һәм биюләренә, курайда уйнарга өйрәтү остаханәләр узачак.

Узган ел Татарстан оештырган аланнарда балалар саны артты. Аларда татар телле дә, урыс телле балалар да күп дип әйтелде. Ә менә хосусый татар аланнары бала җыя алмауга зарланды.

Быел "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын арттырачагын хәбәр итте.

Кырымда окоплар төзер өчен эшчеләр җыелуына һәм узган ел ярымутрауда берничә шартлаулар булуына карамастан, җәйге аланнар Кырымда "Сәләт"нең үз базасында оештырылачак диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!