Котрагка һәйкәл сүтелерме? Самар хакимияте Кубрат ханның улына куелган һәйкәлгә каршы

Котраг-ханга һәйкәл

Һәйкәлне кую артыннан йөргән Гомәр Батыршин сынны кире сүтмәячәген әйтә һәм җирле түрәләрнең каршылык күрсәтүен белдерә. Тарихчы Фаяз Хуҗин да һәйкәл Самар өлкәсендә урынлы куелган дип саный.

Ни өчен сез рөхсәт алмыйча һәйкәл куйдыгыз диде ул. Безнең рөхсәт бар дип аңлаттык.

Самар өлкәсендә Идел буена болгарларны китерүче дип саналучы Котрагка һәйкәл кую низаг китереп чыгарды. Хакимият җирле татар активистларын канунсыз гамәл башкаруда гаепли. Һәйкәл кую артыннан йөргән татар җәмәгатьчелеге исә сынны кире сүтмәячәген әйтә. Болгарстанда ясалган биш тонналы һәйкәл Идел елгасы ярында урнаштырылса да, аның язмышы билгесез булып кала.

Быелның 12 гыйнварында Самар өлкәсенең Ширяево авылы янында (Жигулевски шәһәр округына карый) Бөек Болгар дәүләтенең башлыгы Кубрат ханның улы Котрагка һәйкәл куелды. Риваятьләр нигезендә, ул болгарларны Идел буена китергән дип санала. Һәйкәлнең авторы — Болгарстан сынчысы Дишко Дишков. Сынны ясау чыгымын Болгарстан ягы — эшкуар Ивелин Михайлов үз өстенә алган. Моңа кадәр Кубратның башка улы — Альцекка өч метрлы һәйкәл Италиядә куелган иде. Альцек нәкъ шушы урыннарда үз кабиләсе белән төпләнеп утырган дип санала. Шундый юл белән Идел буенда да болгарларның эзен күрсәтергә теләгәннәр.

Һәйкәлне Самар өлкәсендә урнаштыру артыннан "Болгар мирасы" мәдәни-агарту фонды җитәкчесе Гомәр Батыршин йөргән. Ул Идел елгасы буенда махсус урын таба, җирлекне төзекләндерә, юл чыгымнарын түли һәм, Азатлыкка әйтүенчә, рөхсәт алу кәгазьләрен алуга да ирешә.

Янәсе, Татарстанда куярга рөхсәт ителмәгән һәйкәлне Самарда куйгансыз, проблемнарың булуың бар, дип әйтте бер танышым

Санкцияләр сәбәпле, һәйкәлне Русиягә китертү үзе бер зур кыйсса булды ди. Сынны Төркия һәм Грузия аша Русиягә алып чыга алмаганнар. Нәтиҗәдә, ул Самар төбәгенә Иран һәм Азәрбәйҗан аша килеп җиткән. "Ике ай ярым вакыт юлга китте", дип искә ала ул.

Батыршин аңлатуынча, әлеге низаг артында "уйлап чыгарылган аргументлар" ята. Ул һәйкәлне "Самарская луга" милли паркы җитәкчесе белән алдан килештереп куйдырткан. Шулай да, һәйкәл парк чигендәге муниципаль җирнең "биш метрлык кишәрлегенә кереп" урнаштырылган булып чыккан. Шуннан соң хакимият белән проблемнар башланды ди ул.

"Һәйкәлне куеп бер атна узганнан соң Жигулевски мэрыннан шалтырату булды. Ни өчен сез рөхсәт алмыйча һәйкәл куйдыгыз диде ул. Безнең рөхсәт бар дип аңлаттык. Ул һәйкәл безнең җирдә тора дип әйтте. Бу 5 метр җир кишәрлеге. Ярый, шуннан соң без рөхсәт алыр өчен документлар җыя башладык. Һәм кинәт кенә мэр үзенә чакыртып, Ак йортта (Губернатор идарәсендә) канәгатьсезлек белдерәләр һәм сезгә рөхсәт бирмәскә кушалар дип әйтте. Монда Татарстанның эзе дә күренә. Мөгаен, Мәскәүдән республикадан сайланган депутаттан шалтырату булган. Янәсе, Татарстанда куярга рөхсәт ителмәгән һәйкәлне Самарда куйгансыз, проблемнарың булуың бар, дип әйтте бер танышым. Шуннан соң һәйкәлне рәсмиләштерергә рөхсәт итмәделәр. Жигулевски мэриясе бездән сынны алып куюны сорый. Мин алардан һәйкәлне алып кую турындагы документны бирегез дип сорадым. Гомумән, хәзер моны башкару мөмкин эш түгел, чөнки анда керерлек юл юк. Безгә мэрия бернинди документлар бирмәде, шул арада җәмәгатьчелек үз фикерен белдерә башлады. Күпчелек кеше бу һәйкәлне хуплап чыкты. Шул йогынты ясадымы — хәзер вазгыять тынычланып калды", диде ул.

БУ ТЕМАГА: Идел Болгары варислары — чуашлармы, татарлармы?

Батыршин сүзләренчә, хәзер һәйкәлне рәсмиләштерү эше туктап калган хәлдә. Моңарчы хакимият аларны "дустанә булмаган ил" белән эш итүдә дә гаепләгән булган.

Бу урында Болгар дәүләтенең көньяк чиге булган һәм 3 метрлы барс куелган. Без аны ике тапкыр куеп, ике тапкыр алырга мәҗбүр булдык.

"Беренче аргумент дип һәйкәлнең дустанә булмаган илдә ясалуы әйтелде. Соңрак эчке эшләр департаменты бу хакта әйтүдән туктады. Һәйкәл бит биш ел элек үк эшләнгән иде. Алар безгә Русия тышкы эшләр министрлыгы шундый хат юллады диделәр. Мин Мәскәүдә министрлыкка мөрәҗәгать иттем, ләкин бер ни дә табылмады. Баксаң, Самарда Русия тышкы эшләр министрлыгының бүлеге бар икән. Алар ни өчен һәйкәл куйдыгыз дип хакимияткә сорау юллаган булган. Шулай да күптән түгел Болгарстандагы бер русофил Николай Малиновның Мәскәүдә чыгыш ясавыннан соң, бу "дустанә булмаган ил" дигән сорауны күтәрми башладылар. Димәк, бу куертылган мәсьәлә булып чыга", ди ул.

Ни өчен һәйкәл өчен нәкъ шушы урын сайланды, дигән сорауга ул:

"Бу урында Болгар дәүләтенең көньяк чиге булган һәм 3 метрлы барс куелган. Без аны ике тапкыр куеп, ике тапкыр алырга мәҗбүр булдык. Өченче тапкыр урнаштырдык. Без бу урында татар мәктәбе укучыларын китереп, тарих дәресе үткәрә идек, тирә-юньне төзекләндереп килдек", дип җавап кайтарды ул.

Әйтергә кирәк, үз вакытында Котрагка һәйкәлне Болгарда куярга теләгәннәр, ләкин биләмәләр ЮНЕСКО карамагында булу сәбәпле куелмаган диелде. Соңрак Татарстанның Тәтеш районында урнаштыру турында сүз барды, әмма бу да тормышка ашмады.

Татарстанда һәйкәл куюга ачыктан-ачык каршы чыгучы да, әмма рөхсәт итүче дә булмады

Гомәр Батыршин фикеренчә, "Татарстанда һәйкәл куюга ачыктан-ачык каршы чыгучы да, әмма рөхсәт итүче дә булмады". Республикада аны куюга каршы Русия думасына Татарстаннан сайланган депутат, "Яңарыш" фондының элекке башкарма мөдире Татьяна Ларионова булды ди ул.

Шулай да бүгенге бәхәстә Батыршинны Татарстан галимнәре яклап чыккан. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов Жигулевски мэры исеменә һәйкәл куюны хуплауны сорап хат (хатның күчермәсе Азатлыкта да бар) юллаган. Шул ук вакытта Батыршин Татар конгрессыннан ярдәм булмавын әйтте.

"Татарстанда Дөнья татар конгрессының Самардагы бүлеге — "Дуслык" оешмасы җитәкчесе конгресстан хат алыйк дип әйткән иде. Әмма Казаннан ярдәм булмады, чөнки конгрессның "тегесе кирәкми, бусы кирәкми" дигән позициясе бар. Алар болгарчылыкны да кире какмый, ләкин бик сакчыл эш итә", ди ул.

Казаннан ярдәм булмады, чөнки конгрессның "тегесе кирәкми, бусы кирәкми" дигән позициясе бар

Шулай да һәйкәлгә каршы кампания дәвам итеп тора. Күптән түгел Самардагы төбәк тарихын өйрәнүче Александр Назаров Котрагка һәйкәл куелуның канунилыгын тикшерүне сораган. Жигулевски мэры Илья Сухих һәйкәлнең кире сүтелүен дә кире какмаган.

Гомәр Батыршин һәйкәлне кире сүтәргә җыенмавын әйтә, чөнки, аныңча, Самар җирләренә Котраг һәм болгарлар үсеш китергән.

"Мин һәйкәлне кире сүтмәячәкмен. Үзләре нәрсә эшләргә тели, шуны эшләсен. Без анда брусчатка җәйдек инде", диде ул.

Парк проекты

Алга таба агачлар утыртырга, төзекләндерергә, зыялыларны, татар мәктәбе укучыларын чакырырга теләвен дә әйтте ул.

Парк проекты

Борыңгы болгарларның каберләре Самар һәм Сембер өлкәләрендә бар. Мондый типтагы зиратлар әлегә Татарстанда табылмаган

Тарихчы Фаяз Хуҗин тарихи документлар белән Котрагның Урта Идел буена килүе расланмаса да, моны инкарь итәргә ярамый ди.

"Кубрат ханның биш улы була. Шул улларының өчесе — Аспарух, Кубер, Альцекның исемнәре риваятьләрдә генә түгел, көнбатыш елъязмаларында да сакланып калган. Аспарух Дунайга китеп Болгар дәүләтен төзи. Куберның исеме Паннония, яки хәзерге Маҗарстан территориясендә телгә алына. Өченче төпчек улы Альцек Италиянең төньягында төпләнеп кала.

Кубратның ике улы — Баян һәм Котраг риваятьләрдә генә телгә алына. Баян Бөек Болгар дәүләтендә утырып кала һәм соңрак төрле сәбәпләр аркасында күченергә мәҗбүр була. Бүген Кавказдагы балкарлар борыңгы бабаларын Баяннан булган дип исәпли.

Котраг риваятьләрдә генә телгә алынса да, без аны булмаган дип әйтә алмыйбыз. VII гасыр — тынгысыз вакыт. Хәзәрләр Кубрат-ханның дәүләтен җимерә. Менә шул вакыттан соң без Котрагны Урта Иделгә киткән дип саныйбыз.

Элегрәк болгарларның Идел буена күчеп утыруы VIII гасыр урталарында булган дип санала иде. Тәтеш районындагы Олы Тархан зиратын иң борыңгы каберстан дип белә идек. Ул 1950-60 елларда археологлар тарафыннан өйрәнелде. Шулай да, 1980нче елларда Самар өлкәсендә болгарларның тагы да борыңгырак каберләрен таптылар. Алар VII гасыр ахыры — VIII гасыр башына карый. Борыңгы болгарларның каберләре Самар һәм Сембер өлкәләрендә бар. Мондый типтагы зиратлар әлегә Татарстанда табылмаган", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Бараҗ, ак барс, татар тасмасы... Татарга көчле символлар кирәк

Тарихчы Самар өлкәсендә Котрагка һәйкәл кую урынлы ди.

"Котраг риваятенең асылы чынбарлыкка нигезләнгән дип уйлыйм. Шуңа күрә Самарда Котрагка һәйкәл кую - актуаль мәсьәлә. Аларга афәрин диясе генә кала. 1223 елда монгол-татарлар урысларга каршы сугышып аларны җиңә. Шуннан соң шул ук елны алар болгарлар белән очраша. Бу Самар өлкәсенең (Җигүле) Жигули таулары янында була.

Соңгы вакытта халкыбызның язмышы көл өстендә тора. Татарлар сан ягыннан күзгә күренеп кими, тел югала бара, тарих укыту бетерелде. Тарихи хәтерне төрле юллар белән, шул исәптән һәйкәлләр куеп саклап калырга иде. Халык үз милләтенең аяныч хәлдә икәнен аңлап та бетерми", ди ул.

Фаяз Хуҗин

Фаяз Хуҗин әлеге һәйкәл Татарстанның Тәтеш районында урнаштырылырга тиеш булганын раслады. Ләкин билгесез сәбәпләр аркасында — әллә "безнең җитәкчеләр рөхсәт бирмәдеме" — һәйкәл куелмады. Тарихчы бүген Татарстанда Казан ханнарына, Кол Шәрифкә, Сөембикәгә дә һәйкәлләр куюдан куркалар дип саный.

БУ ТЕМАГА: Матурланган Болгар урысларның да күзен кызыктыра

Узган ел Чуашстанның Шемурша авылында Котрагка һәйкәл ачылды. Аны сынчы Николай Кондракшин ясаган. Чуаш активистлары үзләрен Котрагның һәм болгарларның варислары дип саный.

"Котраг Идел буе Болгарына беренче нигез салучы булып санала. Шунлыктан безнең бабаларыбыз Идел буена килеп урнашкан. Бу чуаш халкы өчен мөһим фигура, шуңа да һәйкәлне кую зур әһәмияткә ия", дип белдергән иде активист Галина-Айпике Григорьева.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!