Хәзерге постмодернизм чорында символларның әһәмияте артканнан арта бара. Хәер, элекке модерн чорында, ягъни эчтәлеге тышкы күренешеннән өстенрәк булган чакта да символларның әһәмияте зур иде.
Символлар һәм символика Татарстаннан читтә яшәүче татарларны республикадагы татарлар белән берләштерүдә гаять зур әһәмияткә ия. Төбәкләрдә яшәүче татарларның үз символлары да була ала, әлбәттә. Шулай ук алар Татарстанның хәзерге рәсми символларын да куллана ала, әмма ул гына җитәрлек түгел. Чөнки кеше тирә ягында бертуктаусыз агылган һәм аны еш кына йотып ала торган мәгълүмат арасында үзен нәкъ менә символлар аша таба.
Символика үзаңны билгеләү генә түгел, кешегә көчле психологик тәэсир итү көченә дә ия: энергия, ышаныч, ниндидер мөһим, ә бәлки хәтта бөек нәрсәнең бер өлеше булу хисе дә бирә ала.
Киң күләмгә бары символиканың гадилеге, һәркемгә барып җитә алуы һәм аңлаешлы булуы белән генә ирешеп була
2020-2021 еллардагы җанисәп кампаниясе татарларның этник үзаңы чагылышын киң күләмдә булдыру зарурлыгын күрсәтте. Ә киң күләмгә бары символиканың гадилеге, һәркемгә барып җитә алуы һәм аңлаешлы булуы белән генә ирешеп була. Шулай ук киң күләмгә ирешергә тиешле гомум милли символика ниндидер тонык, соры була алмый — ул ниндидер горурлык, "кәттәлек" хисе уятырга тиеш. Ягъни символиканы күрсәтү эчке (идеологик) җәлеп итү көченә генә ия булырга түгел, ә визуаль җәлеп итү көченә дә ия булырга, кешенең карашын үзенә тартып алырга тиеш.
Шул ук вакытта эзлеклелекне дә онытырга ярамый. Символны түшәмнән генә алу мөмкин түгел. Образ борынгы ата-бабаларыбыз өчен дә килешле булырга тиеш, ягъни символның кимендә геннар хәтерендә булуы зарур.
Татарлар хәзер күпләп куллана торган символларның җитешсезлеге нәрсәгә бәйле соң? Бик нык таркау булулары белән. Татар символлары турында сорауга иң еш искә төшкән символ нинди? Беренче чиратта Татарстан гербы — Ак барс.
Аннан соң татар милләтенең символы буларак Сөембикә манарасы, инде милли мода сәнәгатенең үзенчәлегенә әверелгән ләлә чәчәге искә төшә… Мөселман татарлар өчен Кол-Шәриф мәчетен дә атап була.
Шуннан ары юктыр да.
Барлык бу символлар татар аңының аерым бер өлешләрен генә чагылдыра. Ә менә Татарстан биләмәләренә генә бәйле булмаган гомумтатар символлары юк. Һәм иң мөһиме — Ак барстан кала, хәзерге башка символлар визуаль яктан көчсез, каты булу һәм көрәш рухын чагылдырмый.
Барлык бу нюансларны исәпкә алучы гомум татар символы Бараҗ (аждаһа) була алыр иде
Минемчә, барлык бу нюансларны исәпкә алучы гомум татар символы Бараҗ (аждаһа) була алыр иде. Татарстанның хәзерге гербының беренче варианты буларак нәкъ менә шушы символ каралган булган. Аның тарихи тамырлары да бар, чөнки ул Идел Болгары чорында ук хәрби символ буларак кулланылган. Казан ханлыгы әләмендә дә булган ул. Бараҗ күп кенә татар риваять һәм хикаятьләрендә дә тасвирлана. Шул риваятьләрнең берсендә язылганча, ул Алабуга янындагы Шайтан шәһәрчегендә яшәгән һәм Казан ханлыгы җиңелер алдыннан андагы манара тәрәзәсеннән чыгып очкан. Татар халык риваятьләренә күрә, шуннан соң Явыз Иван Казанны яулап ала һәм татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Шуңа күрә бу образны популярлаштыру символларның тарихи тамырлары таләпләренә туры килү белән беррәттән туган җирне, халыкны саклап һәм татар милләтен торгызу идеясен дә чагылдыра.
Шул ук вакытта бу символның барлыкка килүе Идел-Урал төбәгенә, Идел Болгары җирләренә 11нче гасыр ахырында татар-кыпчакларның килеп урнашуы белән дә бәйле. Шуңа күрә бу символ ул чордагы шәһәрләшкән болгар һәм күчмә татар цивилизацияләренең симбиозын да чагылдыра. Шуның нәтиҗәсендә хәзерге татар милләте килеп чыккан.
Икенчедән, бу символ шактый көчле көрәш харизмасына, кирәкле катылыкка да ия. Шуның белән яшьләрне үзенә җәлеп итәрдәй идеаль образ була ала.
Төрле татар иҗтимагый оешмаларының да үз әләмнәрен, гербларын һәм башка символикаларын яңартып яңа символлар булдыруы да зарур.
Шулай ук Татарстан әләме төсләрендәге тасма да киң таралган һәм иң гади символика була алыр иде. Бу символиканы барлык милли чараларда таратып була, ул татар милләтенең Татарстан белән бердәмлеген чагылдыра. Шулай ук ул, кеше кайда гына яшәмәсен, аның зур татар милләтенең бер өлеше булуын чагылдыручы иң гади визуаль тамга да була ала.
Шулай итеп, минемчә, Бараҗа сурәте әләмнәр, ябыштырыла торган тамгалар, түштамгалар һәм башка визуаль продукция өчен иң яхшы универсаль символика була алыр иде. Ә Татарстан әләме төсләрендәге тасма күп кеше катнашындагы милли теләктәшлек чаралары өчен иң яхшысы.
Милли үзаңны саклау мөмкинлекләре кимегәннән кими барганда символизм активлыгы иң нәтиҗәле эш булып кала.
Илнар Гарифуллин
сәяәсәт белгече, тарихчы
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум