"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов быел Сабантуйны үткәрмәскә чакыра

"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов

Ул Украинадагы сугыштан көн дә дистәләгән мәет кайта дип яза. "Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм мин", ди Фәйзрахманов.

"Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итә. Ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бу мәсьәлә белән район башлыкларына, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларына мөрәҗәгать иткән.

"Бүген, соңгы яртыеллыктагы вакыйгалар борылышын исәпкә алып, четерекле, әмма урынлы мәсьәләне күтәрәсем килә. Быел Татарстан президенты Сабантуйны һәм башка милли бәйрәмнәрне карар нигезендә уздыртмас, дигән зур өметтә калам. Район, шәһәр башлыклары да, этик һәм рухи ягын уйлап, үз халкына аңлатыр, дип ышанам. Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм мин", дип яза ул.

Фәйзрахманов 2013 елда Казанда, "Боинг" очкычы фаҗигасе булганнан соң, үлүчеләрнең кырыгына туры килә, дип, Яңа ел корпоративлары уздыртмаганнар иде, дигән. Ул Украинадагы сугыш барганда һәр көн "дистәләгән мәет турында хәбәр алабыз", дип искәрткән.

"Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм", – дип, уй-фикерләрен җиткергән Илнур Фәйзрахманов.

Былтыр 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин әмере белән Русия Украинага һөҗүм итте. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булучы Татарстан ир-егетләрен бер исемлеккә туплап бара. Хәзерге вакытта анда 325 татарстанлының исеме бар.
  • 2023 елда Русиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 Сабантуй уздыру ниятләнә.
  • 27 майда Әстерхан өлкәсендә Бөтенрусия авыл Сабантуе үтәчәк. Бәйрәмгә Татарстанның иҗат төркемнәре дә киләчәк.
  • 1 июльдә Кемеровода федераль һәм халыкара Сабантуй үтәчәк. 8 июльдә Түбән Новгородта беренче Идел буе Сабантуе оештырыла. Шулай ук бәйрәмне Төркиянең Искешәһәрендә дә уздырмакчылар.
  • Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, ягъни ярышлар алга чыгачак. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнгән. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!