Үз халыклары исеменнән, милли хәрәкәт лидерлары дәүләтләре бәйсезлек алганнан соң гына түгел, моңа ирешү барышында да үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булачагын билгеләде.
Бүген, 14 апрельдә үзләрен "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем һәм "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" бер-берләрен тану һәм хезмәттәшлек турында декларация имзалады.
Үз халыклары исеменнән, милли хәрәкәт лидерлары дәүләтләре бәйсезлек алганнан соң гына түгел, моңа ирешү барышында да үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булачагын билгеләгән.
Бу документ халыкара хокукка – БМО документларындагы төп принципларга: әйтик халыкларның үзбилгеләнүгә хокукына, тигез хокуклылыкка, кеше хокукларын яклауга нигезләнгән диелә ике оешманың матбугат хәбәрендә.
"Бергә булсак кына халыкларыбызны азатлыкка, бәйсезлеккә һәм чәчәк атуга китерә алачакбыз", дип искәртә "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" премьер-министры дип аталган Рафис Кашапов. Ул әлеге имзаланган документ азатлыкка омтылган башка халыклар өчен үрнәк булып тора ала ди.
Милли хәрәкәт лидерлары Татарстан белән Башкортстан чикләренең кагылгысызлыгын тану турында килешкән. Документта Башкортстандагы татарлар, Татарстандагы башкортларның сәяси, тел һәм милли-мәдәни хокуклары үтәләчәге дә әйтелә.
"Бу декларация безнең халыкларны ызгыштырырга теләүчеләрнең ниятләрен боза", дип искәртә "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов. "Бәйсезлек алу эшендә без көндәшләр түгел, көрәштәшләр, чөнки азатлыгыбыз һәм лаеклы тормышыбызга йөзләгән еллар аяк чалган империя – безнең дошманыбыз", ди ул.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан чит илләрдә милли хәрәкәт активистлары активлашты. Республикаларның бәйсезлеге турында сүзләр ешрак ишетелә башлады. 2022 елның язында "Азат милләтләр лигасы" булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
- 2022 ел азагында Украина Югары Радасына Башкортстанның дәүләт суверенитетын һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе кертелде. Аңа кадәр Рада Татарстанның бәйсезлеге турында да документ теркәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!