Бер ел эчендә Русия ширкәтләреннән шәхси белешмәләр  язылган 667 миллион материал урланган

Иллюстратив фото

Кешеләрнең исемнәре, туган көннәре, телефоннары, кайда яшәүләре, электрон почталары, паспорт белешмәләре, хеш-серсүзләре һәм башка мөһим мәгълүматлар ачык чыганакларга таратылган.

2022 елда Русия ширкәтләреннән шәхси белешмәләр язылган 667 миллион материал урланган. Бу алдагы бер ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга күп. Бу хакта InfoWatch хисабына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Кешеләрнең исемнәре, туган көннәре, телефоннары, кайда яшәүләре, электрон почталары, паспорт белешмәләре, хеш-серсүзләре һәм башка мөһим мәгълүматлар ачык чыганакларга таратылган.

DLBI даркнеты мониторинг хезмәте белешмәләреннән күренгәнчә, 100 миллионлап e-mail адреслары һәм 110 миллионлап телефон номеры таралган.

InfoWatch ширкәте белгечләре шәхси мәгълүматлар таралуның артуын Украинадагы сугыш белән бәйли. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, кулланучыларның белешмәләре берничә мәртәбә читкә таралды, ә дәүләт сайтларына DDoS-һөҗүмнәр еш ясала башлады.

Русияләр турындагы мәгълүматлар банклардан (Сбер һәм Совкомбанк), һава ширкәтләреннән ("Победа", Utair), Русия тимер юлларыннан (РЖД), билетларга бронь салу сервисларыннан, элемтә операторларыннан, Русия почтасыннан, ЮХИДИдан, онлайн-китбетләрдән, "Госуслуги"дан, медицина сервисларыннан, зәркән челтәрләреннән, онлайн-кинотеатрлардан һәм медиалардан урланды. Бу хакта 2022 елның декабре ахырында "Сетевые свободы" хәбәр иткән иде.

РБК сораштырган белгечләр бу урланган мәгълүматларның күбесе форумнарда, Telegram-каналларда бушлай чыкты дип искәртә. Шул рәвешле, мәгълүмати иминлек өлкәсендә эшләүче Group-Ib ширкәте вәкиле Валерий Баулин фикеренчә, хакерларның максаты – "Русия эшкуарлыгына һәм аның мөштәриләренә абруй ягыннан яки икътисади зарар бирү" булган.

Group-IB ширкәте читкә таралган мәгълүматлар ике тапкыр күбрәк булган булырга мөмкин дип саный.

  • Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним хакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.
  • Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: һакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!