Медиа: Сугышта һәлак булган "вагнерчы"ларның гаиләләренә биш миллион сум акча түлиләр

Иркутски янындагы зиратка күмелгән "Вагнер" сугышчыларының каберлекләре

Бу хакта “Люди Байкала” басмасы хәбәр итә. Басма мәгълүматынча, кагыйдә буларак бу акчаларны кеше йөрми торган урында яки кунакханә бүлмәсендә куратор тапшыра. Очрашкач ул бары тик исемен генә әйтә. Җирләү өчен дип аерым 100 мең сум да бирәләр диелә.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Украинада һәлак булган сугышчылары гаиләләренә кәгазь акчалар белән бишәр миллион сум акча түлиләр, шулай ук аларны күмүгә 100 мең сум бирәләр. Бу хакта "Люди Байкала" басмасы хәбәр итә.

Басма мәгълүматынча, кагыйдә буларак бу акчаларны кеше йөрми торган урында яки кунакханә бүлмәсендә куратор тапшыра. Очрашкач ул бары тик исемен генә әйтә.

Бурятиядагы Жада (Джида) авылында яшәүче Людмила Гыйләҗева Украинада һәлак булган улы өчен биш миллион сум алган. Җирләү өчен дип аерым 100 мең сум да биргәннәр. Бу акчаларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкиле - Женя исемле ир тапшырган. Очрашу Иркутскидагы бер бинаның "кечкенә бүлмәсендә" узган, Гыйләҗева моның нинди бина булуын белми. Моңарчы аңа Улан-Удэдагы "Бурятия" кунакханәсендә ике тапкыр улының хезмәт хакын тапшырганнар диелә. Гыйләҗеваның улы Рәсим Игумнов 31 декабрьдә һәлак булган.

Байкал аръягындагы Улятуй авылыннан Ксения Дурнева абыйсының хезмәт хакын – 142 мең сумны алу өчен Читага барган. Апрельдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Сергей исемле кураторы Дурневага бер ай-ай ярым эчендә сугышта һәлак булган абыйсы өчен биреләчәк компенсация акчасын Новосибирскида алачагын әйткән.

Иркутскидан Кристина Чертовских абыйсын күмү өчен Новосибирскига барып 100 мең сум алган, ул ничә сум компенсация бирүләрен әйтмәгән.

"Люди Байкала" журналистлары Иркутски янындагы Александровски зиратында кимендә 57 "вагнерчы"ның каберлеген тапкан. Аларның күбесе турында моңарчы хәбәр ителмәгән булган. Бу зиратта күмелгәннәр арасында "Вагнер"га ялланганнарның кимендә 20се Иркутскида туган һәм яшәгән, 17се – Байкал аръягында, 11е – Бурятияда. Социаль челтәрләрдә 57 сугышчының бары тик бишесе турында гына туганнары яки хакимиятләр хәбәр иткән булган.

Һәлак булучыларның 43е – тоткын булган. Аларның 17се үтерүдә гаепләнеп, калганнары караклык һәм наркотиклар белән бәйле хөкем ителгән.

Журналистлар һәлак булган "вагнерчы"ларның туганнары белән элемтәгә чыккан. Берничә гаилә туганының сугышта үлүе турында бөтенләй белмәгән.

  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан иң сугышка сәләтле хәрби бүлекчәләрнең берсе булып санала.
  • "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин президент Владимир Путин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән дус буларак билгеле.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый. Ширкәт Украинага каршы сугышырга Русия колонияләреннән дистәләгән мең тоткынны җибәргән дип бәяләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз