Тукай бүләге татарны чукындыручыны данлаган фильм өчен бирелә аламы?

Казанда "Гермоген" фильмы премьерасы

Тукай бүләге милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән иҗат әсәрләре өчен бирелергә тиеш, аның нигезләмәсендә шулай язылган. Республикадагы чамадан тыш толерантлык аркасында быел Татарстанның төп бүләгенә татарларны чукындырган православ рухание турында фильм төшерүче ия була ала.

26 апрель, Габдулла Тукайның туган көнендә 2023 елның Тукай премиясе лауреатлары игълан ителәчәк. Кемгә биреләчәге инде бүген хәл ителергә тиеш, чөнки бүген премия комиссиясе утырышы уза. Яшерен тавыш белән кем премиягә лаек булганы исәпләп чыгарылачак. Аннары Татарстан президенты фәрманга имза куячак, лауреатларны Шигърият бәйрәменә чакырачаклар. Соңгы елларда кергән гадәт нигезендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Рөстәм Миңнеханов лауреатларны бүләкләячәк.

Быел республиканың иң мөһим һәм мәртәбәле премиясенә намзәтләр саны күп, барлыгы үнөч кеше. Алар арасында каләм ияләре, рәссамнар, музыка белгечләре, театр колллективлары, кинорежиссерлар, архитекторлар да бар.

Быел намзәтләр арасында кемнәр бар?

Театр сәнгате өлкәсендә:

  • "Әкият" курчак театры — "Адәмнәр" спектакле өчен
  • Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар театры — "Абага алмасы ачы була" спектакле өчен

Әдәбият өлкәсендә:

  • Флера Гыйззәтуллина — "Яну дәверләрендә", "Вөҗдан үре — йөрәк түре" китаплары өчен
  • Наил Касыймов — "Су буенда учак яна" китабы өчен
  • Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) — "Аучы җыры", "Чоңгыл", "Иман капка ачканда", "Себерем — үз җирем" шигырь җыентыклары өчен

Кинематограф өлкәсендә:

  • Мансур Гыйләҗев һәм Илдар Ягъфәров — "Күктау", "Байгал", "Исәнмесез?!" фильмнары өчен
  • Алексей Барыкин — "Заступница", "Осанна", "Святитель" трилогиясе өчен

Музыка сәнгате өлкәсендә:

  • Земфира Сәйдәшева — профессиональ һәм фольклор татар музыкасы өлкәсендәге эшчәнлеге өчен
  • Геннадий Макаров — Татарстан халыкларының җыр традицияләрен өйрәнү һәм үстерүгә керткән өлеше өчен

Рәсем сәнгате өлкәсендә:

  • Наилә Кумысникова — күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен
  • Фәрит Гобәев — Татарстанга багышланган фотография өлкәсендәге эшләре өчен

Архитектура өлкәсендә:

  • Фирдәвес Ханов — архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете һәм парклары)
  • Равил Айдаров — Татарстанның агач архитектурасына багышланган альбомнары өчен.

Намзәтләр арасында берничә тапкыр дәгъва итеп тә премияне алмаучылар да, беренче тапкыр номинантлар исемлегенә эләгүчеләр дә бар. Намзәтләрне төрле иҗат берләшмәләре тәкъдим итә, коллективлар Тукай премиясе комиссиясенә, Татарстан Мәдәният министрлыгына хатлар яза, ни өчен аерым иҗатчы бу бүләккә ия булырга тиешлеген дәлилли. Номинантларны комиссия билгели, җиңүчеләрне дә.

Намзәтләрнең кайсысын алма, алар һәм әсәрләре татар сәнгатенә турыдан-туры бәйле. Шулай да бер намзәт күп сораулар тудыра. Режиссер Алексей Барыкин. Мәсьәлә аның шәхесенә дә, бигрәк тә аның милләтенә дә бәйле түгел, сорау аның нинди әсәрләре өчен Тукай бүләген алырга тиешлеге турында. Ә режиссер "Заступница", "Осанна", "Святитель" трилогиясе өчен тәкъдим ителә. Эш шунда ки, Барыкинның "Святитель" фильмы Казан һәм Әстерхан митрополиты, соңрак Мәскәү патриархы булган Гермоген язмышы турында. Ул турыдан-туры Казан ханлыгының җимерелүе, татарларны көчләп чукындыру тарихы белән бәйле. Барыкин Тукай бүләгенә ия булырлык шәхес икәнен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты да, Татарстанның кинематографистлар берлеге дә дәлилләп хат юллаган.

БУ ТЕМАГА: Казан өчен генә махсус премьера: татарларны чукындыручы Гермоген турында фильм чыкты

Барыкин Тукай бүләген алмады әлегә, әмма аның намзәтләр исемлегенә керүе дә күп нәрсә турында сөйли. Бу исемлеккә эләгү үзе мәртәбә санала. Тукай премиясе республика, аеруча татар дөньясы өчен мөһим бүләк. Аннан югарырагы бүтән юк. Дөньяда абруйлы Оскар бар икән, татар өчен ул – Тукай. Татар мәдәнияте үсешенә нинди өлеш кертелгән – менә шул мөһим татар өчен. Быел премиягә дәгъва кылучылар арасында кемнәр бар дигән сорауны да беренче чиратта татарлар тикшерә, кем лаек, кем юк дип бәхәсләшә. Ел саен Тукай музеенда оештырылган намзәтләр белән очрашуга да залны тутырып башлыча татар килә. Тукай премиясен тапшыру тантанасын да татарлар күзәтә, карый, яза. Соңгы елларда ул вакланды, теләсә кемгә бирелә, мөһим иҗат әсәрләре юк икән, бүләк бирелми калсын дигән тәнкыйть тә күп дип борчылып сөйләүчеләр дә шул ук кешеләр. Тукай премиясе кемгә, нинди сәнгать әсәре өчен бирелүе дә татар өчен мөһим.

Мәсьәлә милләттә түгел, башкада

Бу юлы да намзәтләрнең исемлегенә күз салгач, православ тематикасына кинофильмнар төшергән Алексей Барыкинның булуы күп сораулар тудырды, әмма бер сәнгать әһеле, татар галиме, җәмәгать эшлеклесе ачыктан-ачык моны тәнкыйтьләмәде. Азмы-күпме социаль челтәрләрдә язылды, әмма чәчрәп чыгып хатлар язу да, түгәрәк өстәлләр уздырып фикерләр белдерелмәде. Заманасы икенче. Курку бар. Урыс православ чиркәү руханиена, аның турында фильм төшерүче кинорежиссерга каршы чыгу прокуратураның тикшерүе белән тәмамланырга мөмкин дигән шикләнү бар.

Комиссия утырышында Барыкинның шәхесе тирәсендә, аны намзәтләр исемлегенә кертү-кертмәү хакында бәхәсләр булмаган түгел, булган, шома гына узмаган ул. Әмма кинорежиссерны яклап сүз әйтүчеләрнең фикере саллырак, көчлерәк булып чыккан. Республикадагы үтә дә толерантлык, өлкән абзый каршында ләббәйкә уйнау, тәти булып күренергә тырышу татарны бастыру исәбенә башкарыла. Комиссия эшчәнлеге белән таныш булган сәнгать әһеле (ул исемен атамауны сорады - ред.) Барыкинның намзәте бары тик Мәскәү каршында баш ию ди. Аның алга сөрелүе Мәскәү кураторлары тарафыннан да башкарыла ала дип аңлата. "Аның урыс кешесе булуы гомумән сораулар тудырмый. Тукай премиясен теләсә кем ала ала. Милләтенә карамый. Кинорежиссер буларак ул көчсез, талантсыз. Бу әсәрләре дә йомшак итеп әйткәндә, урта куллы. Ә Тукай бүләгенә югары профессиональ осталык белән иҗат ителгән, оригиналь әсәрләр тудырган кешеләр генә дәгъва итә ала. Киноларының темасы да, ясалышы да игътибарга лаек түгел, шул гарьләндерә", диде ул Азатлыкка.

БУ ТЕМАГА: "Акча төртеп кенә кинотеатрларны яулап булмый"

Дөрестән дә, Тукай премиясенә лаек булучылар арасында урыс милләтеннән булган шәхесләр булды. Мәсәлән, композитор Александр Ключарев, яки рәссам Владимир Попов. Беренчесе гомере буенча татар музыка сәнгатенә хезмәт итте, икенчесе каллиграфия сәнгатенә гашыйк булып, шамаилләр, татар тугралары иҗат итте. Икесе дә милли сәнгать өлкәсен үстерде, даһи әсәрләр иҗат итеп калдырды. Урыс шагыйре, тәрҗемәче Семен Липкин да вакытында республиканың төп бүлгенә ия булды. Тукай шигырьләрен югары осталык белән урыс теленә тәрҗемә итүе өчен лаек булды. Берничә ел элек язучы Денис Осокин Тукай премиясен "Огородные пугала с ноября по март" җыентыгы өчен алды. Әсәрләре урыс телендә иҗат ителсә дә, Осокин Русия дәрәҗесендә талантлы язучы буларак танылган шәхес.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исә теләсә кайсы вакытта, аеруча совет вакытында премия намзәтләрен дә, лауреатларын атаганда да "өлкән агай"га карап эш итү бар иде дип әйтте. "Совет вакытында да шул иде, әле дә шул ук "совок" бит. "Өлкән брат" авызына карап торучылар элек тә булган, әле дә бар", дип сүзне кыска тотты һәм намзәтләрнең аерым шәхесләренә бәяләмә бирмәде.

Азатлык кинорежиссер Барыкиннан үзе өчен бу премия никадәр мөһим, аның татар җирләрен чукындыру эше белән танылган православ рухани турында кинофильмы татарлар тарафыннан ничек кабул ителүе турында сорады. "Бу минем өчен зур мәртәбә" дип җаваплады ул.

Кем ул Гермоген?

Казан ханлыгы җимерелгәннән соң чукындыру сәясәтен җентекле өйрәнгән тарихчы Фәйзелхак Ислаев татар җирендә керәшеннәрнең барлыкка килүе дә, чиркәүләрнең күпләп төзелә башлавы да, татарларны чукындыру эшен системга салынуы да Гермогенга бәйле дип сөйли.

"Казан ханлыгы яуланып алыну белән татар җирендә кешеләрне чукындыру, чиркәүнең эшен киң җәелдерү турыдан-туры Гермоген шәхесенә бәйле. Ул Мәскәүдән куела. Казан ханлыгы җимерелсә дә татарларның азатлык өчен сугышы туктамаган. Халыкны бастырырга тырышалар, христиан динен тагарга телиләр, тик авыр бара. Шул вакытта да керәшеннәр барлыкка килә. Документ нигезендә алар христиан, әмма кешеләр исламча яшәвен дәвам итә. Сирәк булса да татар авылына китертеп утыртылган урыслар арасында исламны кабул итеп татарча яши башлаучылар да була. Мәскәүне бу сагайта. Нишләргә?

Христианлыкны көчәйтергә кирәк. Мәрьям Ана иконасы табыла, аннан файдаланып чиркәү төзелә. Урыс чиркәве инфраструктурасы зәгыйфь була, керәшен авылларында чиркәүләр төзелә башлый. Казан епархиясен идарә итүче Гермоген бу эшләрне җитәкли. Аның Мәскәүгә хат язуы билгеле, православ динен кабул итүче татарлар, башка халыклар белән нишләргә дип сорый ул патшадан һәм үзе кешеләрне христиан динендә тәрбияләү кирәклеге турында яза.

1595 елда махсус карар нигезендә даими дәгъват эшләре җәелдерелә, Казанда махсус керәшеннәр бистәсе булдырыла. Керәшеннәрне бер урынга җыялар, анда чиркәү төзергә кушыла. Ул карарда татар мәчетләрен җимерергә дигән сүзләр була. Чынлап җимерелгәнме – эзләре табылмады. Ә менә 1742 елда мәчетләр җимерелә. Казаннан Мәскәүгә язылган "Ведомость о разрушенных татарских мечетях" дигән хисап документы бар.

Чукынганнар өчен затлы бүләкләр бирелә, вазифалар билгеләнә, морзалар кенәзләр була, мисал өчен. Күп булмаса да була андыйлар да. Кайдадыр куркытылган, өркетелгән, үтерелгән татар. Русиядә бер патша, бер дин дигән караш була, шул сәясәтне тормышка ашырганнар.

Гермоген Русия патриархы вазифасына кадәр үсә, ул Мәскәүдә вафат була", дип сөйләде галим.

Гермоген хакында коры тарихи фактлар шундыйрак. Казанны басып алып, аннары чукындыру сәясәтен алып барган шәхесләр турында кинофильмнар Татарстанда, Татарстан кинорежиссерлары тарафыннан төшерелде. Алар хәтта Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегенә эләгүе белән тарихка кереп кала. Шул ук елларда, аннан соң да милли азатлык, дин, югалган дәүләт өчен яу күтәрә алган, сугышкан, әмма Русия империясе көче белән бастырылып, каторгага җибәрелеп яки халык каршында үтерелгән Батырша, Канзафар Усаев, Салават Юлаев, яки чукынырга теләмәгәне өчен тереләй утта яндырылган Кисәнбикә кебек шәхесләр турында кинофильмнар бүгенге шартларда төшерелмәсә дә, шушы тарихны татар күзлегеннән тасвирлаган әдәби әсәрләр республиканың төп премиясенә дәгъва итә аламы икән? Толерантлык, тигезлекне күрсәтер өчен генә булса да исемлеккә эләгергә мөмкинме? Югыйсә андый әсәрләр бар яки иҗат ителә ала.

БУ ТЕМАГА: Батырша хәзрәт – татарның азатлык символы

Шуны да искәртергә кирәк, Тукай премиясенең күләме артты, элекке елларда аның күләме 500 мең сум булса, хәзер ул 1 миллион сумны тәшкил итә. Бу Ркаил Зәйдулланың тырышлыгы, ул аның артыннан йөрде. Шуңа да былгы бүләк чыннан да кыйммәтле. Ел саен премиягә күпме кеше дәгъва ителүенә карамастан, Тукай бүләге өч кешегә яки коллективка бирелде. Өчесенә дә 500 мең сум тапшырылды. Быел ничек хәл ителер? Өч кеше яки коллективка бирерлек киң күңеллелек күрсәтерме хакимият, куәте булырмы, әллә акчаны мулдан тотарга кызганырлармы? Әллә Тукай премиясен бер кешегә генә биреп чикләнерләрме?... Алай да була ала.

Белешмә: Тукай бүләге

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!