Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Бахмут шәһәрен басып алырга тырышканда, соңгы биш айда Русиянең 20 мең хәрбие һәлак булган, аларның яртысы – "вагнерчы"лар. Бу хакта Америка күзләвенә сылтама белән АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби белдергән.
Аның әйтүенчә, Бахмут өчен сугышларда Русиянең 80 меңләп хәрбие яраланган.
Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләр, ихтыярилар һәм тоткыннар турындагы белешмәләрне яшерә. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы һәм иганә итүче эшкуар Евгений Пригожин да ничә хәрбинең үлүен әйтмәде, әмма югалтуларның зур булуын таныды. ВВСның урыс хезмәте ачык чыганаклар аша туплаган мәгълүматка ярашлы, апрель ахырына Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 21 700 хәрбие һәлак булган.
Шул ук вакытта Джон Кирби украин гаскәренең югалтулары белән бәйле мәгълүматларны ачыкламаган.
Ул моны контрһөҗүмгә күчәр алдыннан "беректәшнең алдында торган бурычларны катлауландырырга теләмәве" белән аңлата. Кирби әйтүенчә, АКШ Киевның контрһөҗүмгә күчәр өчен сораган хәрби ярдәмнең "100 процентын диярлек тапшырган".
Украина гаскәрләренең кайчан һөҗүмгә күчәчәге турындагы сорауга АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле "бу хактагы бөтен карарларны Украина президенты Владимир Зеленский кабул итә", дигән.
Украина саклану министры Алексей Резников һөҗүмнең апрель-май аенда башланырга мөмкин булуын әйткән иде, ә премьер-министр Денис Шмыгаль быел җәй дип фаразлады.
- Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
- "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышка сәләтле иң яхшы хәрби бүлекчәләрнең берсе булып санала.
- Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый. Ширкәт Украинага каршы сугышырга Русия колонияләреннән дистәләгән мең тоткынны җибәргән дип бәяләнә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз