Казаннан Лисичанскига быел дүртенче тапкыр һуманитар кәрван җибәрелгән

Казаннан Лисичанскига җибәрелгән һуманитар ярдәм. Архив фотосы

Бу юлы һуманитар йөккә моңарчы җибәрелә торган кирәк-яраклардан тыш, 9 май уңаеннан шәһәр ветераннарына бүләкләр һәм "җирле халык сораганга" орлыклар да җибәргәннәр.

Кичә, 2 майда Украинадан басып алынгач, Татарстан карамагына тапшырылган Лисичанскига Казаннан һуманитар кәрван җибәрелгән. Бу - быел дүртенчесе һәм ул 90 тонна авырлыкта диелә.

Анда азык-төлек, дарулар, шәхси гигиена кирәк-яраклары һәм төзелеш материалларыннан тыш, 9 май уңаеннан шәһәр ветераннарына бүләкләр урын алган. "Җирле халык сораганга" орлыклар да җибәргәннәр. Бу хакта Казан мэриясенә сылтама белән "Татар-информ" яза.

Шулай ук Казаннан мобилизацияләнгәннәр өчен махсус йөк – тепловизорлар, төнге күрү приборлары, квадрокоптерлар, рацияләр, һәм башка махсус җиһазлар әзерләнгән, диелә.

"Бүген без тыныч тормышка кайту өчен кирәкле әйберләрне җибәрәбез. Лисичанларның орлыклар: йорт яны кишәрлекләренә утырту өчен кишер, суган соравы аеруча сөендерде. Без мондый йөкне беренче тапкыр тупладык", – дигән бу уңайдан Казан мэры Илсур Метшин.

Казаннан Лисичанскига өченче һуманитар кәрван апрель башында киткән иде.

Шул ук вакытта апрель ахырында фетнәчел Донецкига һуманитар йөк илтүдән катнашкан Чаллы шәһәр шурасының "Үсеш фиркасе"ннән депутаты Руслан Нигъмәтуллин хәрбиләргә "оча торган җиһазлар һәм электрон җиһазлар кирәк" дигән, ул Русия хәрбиләренең сугышта үз акчаларына әйбер сатып алуын да таныган.

"Төрле очракларны күрдек. Бер хәрби бүлекчәдә сугышчылар агач сәкеләрдә ята, икенчесендә – ятакларда, чөнки көнкүреш шартларын үзләре ясаган. Үз хезмәт хакларына бойлер сатып алганнар, кисмәк белән су, душ куйганнар", дигән ул. Депутатның сүзләрен Сhelny-biz басмасы китерә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның мэр вазифаларын вакытлыча үтәүчесе Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел гыйнвар башында Татарстан үз карамагына алган Лисичанскида Русия һөҗүмендә зарарланган су һәм газ торбаларын алмаштыруын хәбәр итте. Газ белән тәэмин итү 95 процентка торгызылган. "Хәзерге вакытта Татарстан белгечләре Русия башлаган сугышта зарарланган су үткәргечләрне алыштыра, бу – су белән тәэмин итүне 30 процентка торгызырга булышачак", диелде.
  • Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнә, диелә хәбәрдә. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр.
  • Шул ук вакытта Чаллының Украинадан басып алынган Лисичански халкын ашату өчен һәр ай кимендә биш миллион сум тотуы билгеле булды.
  • Былтыр май аенда Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре дә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм туплаган иде.
  • Сугыш елында Татарстанда яшьләр оешмалары да эшен милитаризм рухына күчерделәр. Русия басып алган төбәкләрдә һуманитар ярдәм күрсәтүдә 6 мең волонтер катнашкан диде Садыйков. Моңа кадәр Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы мобилизациянүчеләр өчен 37 млн сумга кирәк-яраклар (итек, эчке термокием, букча, баш киеме һәм башкалар) сатып алуы билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!