Путинның матбугат хезмәте Украина Кремльгә һөҗүм итмәкче булды дип белдерде

Русия президенты Владимир Путин

Дроннарны хәрбиләр һәм махсус хезмәтләр сафтан чыгарган.

3 майга каршы төндә ике украин пилотсыз очкычы Русия президенты Владимир Путинның Кремль резиденциясенә һөҗүм итмәкче булган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Новости" агентлыгы җиткерүенчә, ике пилотсыз очучы җиһаз Кремльгә төбәлгән булган. Дроннарны хәрбиләр һәм махсус хезмәтләр сафтан чыгарган.

Җәрәхәтләнүчеләр юк, Путинның эш графигы үзгәрмәде, дип яза агентлык.

Telegram-каналарда видео таралды, анда Сенат сарае гөмбәзендә ут күренә. Биредә Путин резиденциясе урнашкан. "Соседи. Якинманка-Замоскворечье" Telegram-каналы хәбәр итүенчә, Мәскәүнең Серафимович урамында яшәүчеләр (ул Кремль каршында урнашкан) күк күкрәүгә охшаш тавыш ишеткән. Шуннан соң алар күктә очкыннар чәчрәвен һәм Кремль дивары янында фонарьлар тоткан кешеләрне күргән.

Кремль һөҗүмне планлаштырылган террорчыл чара һәм Җиңү көне алдыннан президентка һөҗүм дип атады. "Русия тарафы җавап чараларын кайчан, кайда кирәк дип таба, шунда күрү хокукын үзендә калдыра", диелә хәбәрдә.

Бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин Русия башкаласында пилотсыз очкычлар очыртуга тыю кертелүен белдерде.

Украина президенты сүзчесе Мәскәүдәге вакыйгаларны "9 май алдыннан вазгыятьне күпертү" дип тасвирлады.

"Кирмәнгә төнлә булган "һөҗүмнәр" турында хәбәребез юк. Әмма, президент Зеленский берничә тапкыр ассызыклаганча, Украина барлык көчен дә үз территорияләрен азат итүгә куя, чит җирләрне басып алмыйбыз. Мәскәүдәге вакыйгалар 9 май алдыннан вазгыятьне күпертү булып тоела", — диде Сергей Никифоров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!