2023 ел башыннан бирле Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар. Бу хакта "Вёрстка" хәбәр итә.
Басма исәпләүләренчә, диверсияләрнең 25 проценты май аена туры килгән.
"Гыйнварда һәм февральдә сугышка каршы чыгучы русияләр 12шәр тапкыр диверсия кылмакчы булган. Мартта аларның саны җидегә кадәр кимегән, ә апрельдә кабат 12 булган. Майда исә ким дигәндә 14 тапкыр дәүләт милкен юк итмәкче булганнар", диелә хәбәрдә.
Диверсияләрнең иң киң таралган төре – тимер юлларда реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төртү. Ел башыннан шундый 36 очрак турында билгеле. Икенче урында – хәрби комиссариатларга ут төртү, шундый 9 очрак булган. Шулай ук тимер юлларга зыян салу, газүткәргеч шартлату, полиция машиналарына, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) бинасына, Росгвардия келәтенә һәм Русия солдатлары өчен һуманитар ярдәм җыю үзәгенә ут төртү очраклары теркәлгән.
Диверсия очракларының иң күбесе Мәскәү янында, Новосибирски һәм Ленинград өлкәләрендә, шулай ук Петербурда булган диелә.
1 майда Брянски өлкәсендә Рассуха-Унеча өлешендә тимер юл шартлатылу сәбәпле, йөк ташучы поездның 7-8 вагоны капланган иде. 60 вагоннан торган поездда нефть продуктлары һәм агачтан төзелеш әйберләре булган.
- Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар. Тимер юлларны зарарлаулар аннексияләнгән Кырымда да булды.
- Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да булды.
- 20 мартта бер төркем дуслар Татарстанның Чаллы шәһәрендәге Сидоровка тимер юл станциясенә якын урнашкан реле байланмасы урнаштырылган шкафкаут төрткән. Моны 19 яшендәге егет һәм 15, 14 яшьләрендәге ике мәктәп укучысы эшләгән. Иң өлкәнен диверсия кылуда гаеплиләр. Аны 25 мартта тоткарлаганнар. Мәктәп укучыларына исә Җинаять кодексының 167 маддәсе нигезендә ("Хулиганлык ниятләре белән белә торып милекне зарарлау яки юк итү") җинаять эше ачылган һәм читкә чыкмау турында имзалары алынган диелә.
- Быел март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
- "Медиазона" исәпләүләренә күрә, тимер юлларда теракт яки диверсия кылуда барлыгы 66 кешенең гаепләнүе билгеле, аларның өчтән икесе 21 яшьтән кечерәк. Басма мәгълүматынча, бу гаепләү белән тоткарланганнарның өчтән беренә 18 яшь тулмаган һәм нибары сигез кешегә генә 30 яшьтән күбрәк.
- Куәт оешмалары вәкилләре тимер юлларда диверсия кылуда шикләнеп кешеләрне ешрак төркемнәре белән тоткарлаган диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!