Литва, Беларус һәм Польша җирләрендә алты гасырдан артык Алтын урдачыларның нәсел дәвамчылары — татарлар яши. Алар аз санлы халык булып санала, телләрен югалткан диярлек. Шуңа карамастан, Литва татарлары җәмгыяте актив тормыш алып бара. Алар үз мәдәниятләрен саклый, шул ук вакытта Литваның башка халыклары өчен ачык кала, кунакларны шат күңел белән каршы ала.
ТАТАРЛАР ЛИТВАГА НИЧЕК КИЛГӘН
Без барыбыз да монда 1940 елда оккупант булып килгән совет режимының корбаннары
Вильнюстан 20 километр тирәсе ераклыкта Keturiasdešimt Totorių (Кя́турясдя́шимт тото́рю) дигән авыл бар, аның татарчага тәрҗемәсе — Кырык Татар. Бу — Литвадагы иң борынгы авылларның берсе. Тарихчылар фикеренчә, беренче мәчете 1558 елда салынган, 1630 елларда авылда 42 татар ихатасы булган.
Бер фаразга күрә, "Кырык Татар" дигән исемдә "кырык" сүзе — сан түгел, төрки телләрдә ул муллык дигәнне аңлаткан. 2021 елга булган белешмәләргә күрә, биредә 376 кеше яши — татарлар гына түгел, литвалар, поляклар һәм Литваның башка халыклары.
Литва татарларының тамырлары Алтын Урда чорына тоташа. Аларның иң якын "кардәшләре" — кырымтатарлар. Алар бирегә XIV гасырда — Литва кенәзе Витовт (Витольд) идарә иткән чорда ук җирләшкән. Татарлар Бөек Литва кенәзлегендә сыену урыны һәм яңа йорт тапкан, җирле халык белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырган.
Алар үзләренең яңа Ватанына тугъры хезмәт иткән һәм аның чикләрен дошманнан саклаган. Үз чиратында Витовт татарларга үзләре яши торган җирләргә хокуклар һәм дин тоту иреге биргән.
Киләсе гасырларда Бөек Литва кенәзлеге Кырым ханлыгыннан күчеп килгән качак татарларны да кабул иткән.
Хәзерге Литва татарлары — республиканың асаба халыкларыннан берсе, литваларның, полякларның, урысларның, беларусларның, украиннарның ут-күршеләре. Алар Совет баскынлыгыннан соң үз мөстәкыйль мәдәниятләрен торгызырга һәм сакларга тырыша, шулай ук ислам динен тотучы башка халык вәкилләрен дә берләштерә.
БУ ТЕМАГА: Липка татарлары — кемнәр ул?КЫРЫК ТАТАР МӘЧЕТЕ ЭЧЕНДӘ
Вильнюстан Кырык Татар авылына таксида яки шәхси машинаңда 20 минутта килеп җитеп була. Җәмәгать транспорты гел йөреп тормый. Авылга кергәндә Totorių gatve дигән күрсәткеч күренеп тора, ул "Татар урамы" дигәнне аңлата.
Шунда ук зур булмаган яшел төстәге бер катлы бина бар. Бу — татар җәмгыятенең мәдәни үзәге. Элмә тактага литвача "Totorių bendruomenės kultūros centras" дип язылган. Бәйрәм уңаеннан (без монда быелгы Ураза гаетенең өченче көнендә булдык) бинаны шарлар белән бизәгәннәр, ишек алдында балалар уйный, сый-хөрмәт тулы өстәлләр куелган.
Мәдәни үзәк янында агач мәчет урнашкан. Бәйрәмгә ярты сәгать кала ирләр һәм хатын-кызлар анда намаз укырга бара. Мәчет кечкенә, әмма ул хатын-кызлар өчен аерым, ирләргә аерым өлешләргә бүленгән. Кырык Татар авылындагы иман йортының үзенчәлеге шунда — Литвадагы дүрт мәчет арасында бары тик биредә генә Мәккәгә караган михраб юк. Мәчет янында иске зират бар.
Бүген вәгазь укымыйлар. Мәчеттә өч хатын-кызны очраттык, ә ирләр булган өлешенә җиде ир-ат керде. Намаз кылу бүлмәләре каршысындагысында Литва татарлары җәмгыятенең төрле елларда билгеле шәхесләренең фотолары урнашкан.
Мәчеткә килүчеләрнең берсе — Виолетта исемле яшь кыз. Ул Башкортстанда туып үскән. Ире Ибраһим белән (ул — төрек) Литвада ун ел яшиләр. Биш бала үстерәләр. Намаз вакытында Виолетта кече балаларын ире белән калдырды, намаз укыгач гаиләсе янын кире килде. Алар бергәләп Ураза бәйрәменең өченче көнен бәйрәм итәргә юнәлде.
ЛИТВА БАРДЫ КОНЦЕРТЫ
Сәгать көндезге икеләр тирәсендә килгән кунаклар — башлыча балалар һәм аларның әти-әниләре — мәдәни үзәк эченә керде. Концерт тыңларга теләүчеләр күп, ә бина кечкенә булса да, оештыручылар барысына да утырырга урын тапты. Сәхнә янында кечкенә генә өстәл, гитара һәм пюпитр. Җәмгыять рәисе Фатыйма Буйновска һәм Литва республикасы мөфтие Ромас хәзрәт Якубаускас микрофон янына килеп, кунакларны берничә телдә сәламләде. Буйновска бүгенге бәйрәмдә танылган литва барды Виктор Дулько чыгыш ясаячагын игълан итте.
Дулько тамашачыларны алты телдә — кырымтатар, литва, поляк, украин, беларус һәм урыс телләрендә сәламләде. Литвада гел өч-дүрт телдә сөйләшеп килделәр, бу ил өчен төрле халыкларның ут-күрше булып яшәве бик мөһим, дип искәртте ул. Дульконың чыгышында кырымтатар җырларын украин, литва, поляк, беларус җырлары алмаштырды. Тамашачы бардны җылы кабул итте, кемнәрдер әкрен генә аңа кушылып җырлады.
1940 елда бар да үзгәрде. Совет хакимияте мәчетләрне япты, алар урнашкан җирләрне тартып алды
Концерттан соң Виктор Дулько безгә кырымтатар теленнән кала, югарыда аталган телләрнең барысы да үзенә туган теле кебек булуын сөйләде. Ул аларның барысында да камил сөйләшә. Дулько бу чыгышында урысча җырламады, үзе моны ардым һәм програмга сыеша алмадым, дип аңлатты.
— Балачакта бу урыннарга килгәндә кырымтатарлар телен еш ишетә идек. Ул безнең өчен чит булмады. Кырымтатарча сөйләшкән кызлар биюләргә килә иде. Бу телне белмәсәм дә, ул минем өчен чит һәм ят түгел. Мин калган телләрдә дә җырлыйм. Шул исәптән урысча өч сәгатьлек програмым да бар. Владимир Высоцкий һәм Александр Розенбаум җырлары — безнең яшьлек, мин аларны өч телдә җырлыйм, җыр хокукларына ия кешеләрнең ризалыгы белән тәрҗемә иткән идек. Украин һәм беларус җырларына килгәндә — аларны балачактан беләбез. Литва эстрадасы да һәрчак якын иде, — дип сөйләде ул.
Виктор Дулько искәртүенчә, татар җәмгыятьләре — Исламдагы халыкларның вәкилләрен берләштерүче һәм Литвага күчеп килгән мөселманнарга берләшергә булышучы көчләрнең берсе.
Литва татарларының теле югалган булса да, бу халык үзенең традицияләрен гасырлар аша саклап килә алган, ди ул.
— Хәзерге вакытта татарлар саны аз, алар телләрен онытып җибәргән, әмма ни гаҗәп — үз диннәрен алыштырмаганнар. Татар хатын-кызы полякка кияүгә чыккан чакта да иренең диненә күчмәгән. Ул мәчеткә, ә ире костелга йөргән. Гаиләдә дә ислам бәйрәмнәрен дә, католик бәйрәмнәрен дә үткәргәннәр. Татар ир-егете дә хатыны диненә күчмәгән. Хатыны иренең динен алган очраклар бик сирәк искәрмә булган.
Концерттан соң Фатыйма Буйновска балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәни үзәк ишек алдында бәйрәм итәргә чакырды. Тамашачылар бинадан чыгып, зур күлләвек тирәсенә урнашты.
Кунаклар ял иткән арада оештыручыларның эше кайный: ирләр зур казаннарда учакта ашарга пешерә, хатын-кызлар баллы тәм-томнар, пәхләвә һәм җиләк-җимешләр китерә. Шунда ук поп-корн һәм баллы мамык ясый торган җайланмалар тора. Җәмгыятьнең башка әгъзалары кунакларның күңелен күрә, балалар белән уйный. Ишек алдының иң ерак почмагында чын уктан ату өчен һәдәфләр урнашкан. Төрле яктан төрле телләрдә сөйләшүләре ишетелеп тора.
ЛИТВА ТАТАРЛАРЫ СОВЕТ БАСКЫНЛЫГЫН НИЧЕК КИЧЕРГӘН?
Литва республикасы мөфтие Ромас хәзрәт Якубаускас сүзләренчә, Литва татарлары илдәге мөселман җәмгыятенең нигезе булып тора. Алар биредә гасырлар буе яши һәм Литва мәдәниятенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Калган мөселманнар, нигездә, 1990 елда, дәүләт кабат бәйсезлек алгач килгән. Урта Азия республикаларыннан Совет берлеге заманнарында ук килүчеләр искәрмә булып тора.
Ә бүгенге Ураза бәйрәмендә мөфти төрекләрне, кыргызларны, үзбәкләрне, литваларны, полякларны, Һиндстан, Әфганстан гарәпләрен каршылады.
— Безнең ишекләр һәркем өчен ачык. Без кешеләрне милләтләргә бүлеп карамыйбыз. Исламда кешеләрне милләтләргә бүлү — яхшы түгел. Әлбәттә, без, Литва татарлары, үз мәдәниятебезне саклап калырга тиеш. Бу мөһим. Әмма безгә изоляцияләнергә кирәк дигәнне аңлатмый. Гасырлар дәверендә ачык, әйләнә-тирәбездәгеләр белән дус булдык, шундый булып калабыз да. Авылның исеме Кырык Татар булуы — бу әле монда татарлар гына яши дигән сүз түгел, — ди Якубаускас.
Литвадагы мөһаҗир мөселманнарның күпчелеге — бирегә укырга килгәч яшәп калган чит ил студентлары, шулай ук Үзәк Азия илләреннән акча эшләргә килгән төрле һөнәр ияләре.
Ромас хәзрәт эмигрантларның җирле мәдәниятне аңлавы һәм аның белән берләшүе татарлар өчен дә, гомумән, Литва ватандашлары өчен дә кирәк ди.
— Килгән кешеләр дә башка мәдәнияттә яшәячәкләрен аңларга тиеш. Татарлар монда гасырлар буе яши. Бу вакыт эчендә без барысы белән дә яхшы мөнәсәбәтләр кордык, үзара аңлашабыз. Беркайчан бернинди куулар да булмады. Хәзер Литвада рәсми конфессияләр генә дә унау, алар барысы да дус яши. Без килгән кешеләргә, алар ияләшсен, җирле халыкны аңласын өчен шуны күрсәтергә телибез дә, — дип аңлата Литва мөфтие.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Русиядәге аз санлы халыкларныкы кебек үк, Литва татарларының да проблемы шул ук: гасырлар дәвамында килгән мәдәниятне саклау мәсьәләсе бар. Яшьләргә булган белемнәрне тапшыру авырлашканнан авырлаша. Хәзерге вакытта Литва татарлары телләрен һәм гореф-гадәт белән бәйле кайбер белемнәрен югалткан диярлек. Моңа Совет хакимияте дә сәбәпче булган.
— Без барыбыз да монда 1940 елда оккупант булып килгән совет режимының корбаннары. Без — татарлар — моны аеруча нык сиздек, чөнки моңа кадәр бик ирекле яшәдек, үзебезне азат хис иттек. Үз динебезне тоттык. Әмма 1940 елда бар да үзгәрде. Совет хакимияте мәчетләрне япты, алар урнашкан җирләрне тартып алды. 50 ел узды һәм бу вакыт эчендә без, кызганыч, күп нәрсә югалттык. Литва бәйсез булганнан соң, кешеләр җанланып китте. Шулай да баскынлыкта уздырган елларның нәтиҗәсе булды — татарлар нәрсә эшләргә икәнен белмәде. Читтән яхшырак белгән, аңлаган кешеләр килеп, ярдәм итәр дип көтте. Әмма, кызганыч, мондый хәл әллә ни булмады, — дип сөйли Ромас хәзрәт.
Мөфти сүзләренчә, татарларга бабалары ук югалткан телне торгызу һәм динне киләчәк буыннарга да тапшыру катлаулы мәсьәлә булып тора. Бу — теләмәгәнгә түгел, шактый белемнәрнең югалуы белән бәйле.
— Совет режимы идеологиясе безгә нык кагылды, әмма без хәзер башка берлектә — Европаныкында. Аның да үз "идеологиясе" бар. Бу инде капитализм, һәм күбрәк акча эшләргә кирәк булганга яшьләр Көнбатышка китә. Шул ук вакытта мәдәнияткә һәм дингә тиешле аерым игътибар бирү килеп чыкмый. Бар да бик начар һәм дөрес түгел димим, ничек бар — шулай әйтәм, — ди мөфти.
Белешмә: Липка татарлары
Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.
2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.
ЛИТВА МӘЧЕТЛӘРЕ
Хәзерге вакытта бөтен Литва республикасына дүрт мәчет бар, аларның өчесе — агачтан. Вильнюска иң якыны Нямежис авылында урнашкан, бераз киткәч — Кырык Татарда бар. Башкаладан ераклыгы белән өченче урында торучы мәчет — Каунаста (ул таштан). Ә иң ерагы — Литва көньягындагы Ряйжай авылында: ул иң зурысы булып санала.
Литва башкаласы Вильнюста элек Вилен мәчете булган. Аның агач бинасын берничә тапкыр яңадан төзегәннәр, ул берничә гасыр яшәп килгән.
XX гасыр башында Вилен мәчетенең бинасын кирпечтән салу мәсьәләсе каралган, әмма бу ниятләрне Беренче дөнья сугышы җимергән. 1968 елда Совет хакимияте мәчетне юк итә. Иман йортын берничә буын татарлар күмелгән зират белән бергә җир белән тигезләгәннәр.
Вильнюста яңа мәчет барлыкка килерме? Ромас хәзрәт Якубаускас әйтүенчә, бу — "четерекле мәсьәлә".
— Бу хакта бөтенесе күптән сөйли. Бу — җирле проблем, ул вакыт узгач хәл ителер, дип өметләнәм. Бу хакта җентекле сөйлисем килми, әмма шунысын әйтә алам: бу — түрәләр белән ниндидер ызгыш яки хакимиятләрнең теләмәве аркасында түгел. Мәчет булган. Беркайчан беркемгә комачауламаган. Алай гына да түгел, Вильнюста Мәчет урамы бар. Татар урамы да бар һәм Вильнюста гына түгел. Монда бөтенесе дә татарларның Литва тарихына керткән өлеше турында белә, шуңа күрә эш бары тик кайбер нюансларда гына, алар үз вакыты белән хәл ителер, дип өметләнәм, — ди ул.
Бу язма "Idel.Реалии" сайтыннан тәрҗемә ителде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!