Төркиядәге татар авылы президент сайлый: Эрдоганны хуплый, демократия турында уйлый, Путинны тирги

28 майда Төркия тарихында беренче тапкыр президент сайлауның икенче туры узды. Хәзерге президент Эрдоган 52,14 процент тавыш җыеп, киләсе биш елга да Төркия башлыгы булып сайланды. Азатлык татарлар яшәгән Бөгределик авылында милләттәшләребезнең ничек тавыш бирүен күзәтте һәм демократия хакында сөйләште.

БУ ТЕМАГА: Төркия һәм Русиядә сайлау: уртак һәм аермалы яклары нинди?

Бөгределик (Böğrüdelik) — Конья вилаятендә урнашкан себер татарларының авылы. Анадолуда яшәгән халыкка хас булганча, монда да күпчелек Рәҗәп Тайип Эрдоган өчен тавыш бирә. Ни өчен авылда бүгенге президентны хуплыйлар? Ни рәвешле Кылычдароглу тарафдарлары Эрдоганны Путин белән чагыштыра? Ни сәбәпле Бөгределиктә халык сайлауга хәлиткеч вакыйга дип карый?

Your browser doesn’t support HTML5

Төркиядәге татар авылында президент сайлау

Беренче турда авылда 210 кеше Эрдоганны, 66сы Кылычдароглуны, 11е Оганны, 1се Инҗене сайлаган иде, 2 бюллетень бозык дип табылды. Ул вакытта 335 кешенең 290ы тавыш бирергә килде. Икенче турда да сайлау урынына 288 кеше, яки тавыш бирергә хокукы булганнарның 86 проценты катнашты. Нәтиҗәдә, Эрдоган өчен — 213, Кылычдароглуга 72 кеше тавыш бирде, 3 бюллетень бозык дип табылды.

Авыл халкы сайлау урынына иртәнге 8дән үк килә башлады. Кешеләрдә активлык көчле. Татарстанда музыка кушып, бушлай ашатып һәм чәй эчертеп участокларда тавыш бирергә чакырсалар, биредә халыкны җәлеп итәргә кирәкми. Дөнмәз гаиләсе дә, инде шактый өлкән яшьтә булуларына һәм аяклары авыруына карамастан, тавыш бирергә килде.

— Без сайлауга ышанабыз, — ди Исхак Дөнмәз һәм кемгә тавыш биргәнен әйтмим дип кырт кисә. — Кемгә икәнен әйтмим. Бу яшерен эш. Моны бары гаиләдә генә беләләр.

Дөнмәз гаиләсе сайлауга бара

— Без сайлауга йөрибез. Хәтта Коньяда яшәгәннәр дә сайлау өчен килделәр. Бу бит безнең рәхәт яшәвебез өчен кирәк, — дип кушыла иптәше Кадрия Дөнмәз.

Кызлары Асия дә сайлау яхшы киләчәк китерәчәгенә ышануын әйтә.

Кадрия һәм Асия Дөнмәзләр

Конья шәһәрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, пенсиядән соң авылга кайтып төпләнгән Гомәр Дүндәр, намзәтнең исемен атамаса да, җитәкчелек үзгәрсен дип тавыш бирергә килүен сөйләде. Әңгәмәдән аның бүгенге сәясәтне хупламавын аңлавы кыен түгел. "Сайлау илдә демократия булсын өчен кирәк", дип башлады ул сүзен.

— Бездә сайлауга ышану бар, — дип дәвам итә ул. — Шулай да мәмләкәттә яшәгән кешеләрнең үзләре фикерләмәвен әйтәсем килә. Шуңа күрә монда да 20 ел буе берни үзгәрми, сайлауда гел бер кеше казана. Карарбыз, үзгәрер, иншалла.

Гомәр Дүндәр

Гомәр Дүндәр Европа илләре мисалларын үрнәк итеп китерә. Анда 20 ел буе хаким итүчеләр юк ди ул.

— (Президент) алышмаса, илнең тормышы хәзерге кебек дәвам итәчәк. Үзгәрештә, килешеп эшләүдә һәрвакыт файда бар. Табигый ки, Европа илләрендәге кебек "инде миңа җитәр" дип әйтүләре кирәк. Яңалар килеп эшләсеннәр. Әгәр әйбәт эшләр башкармаса, тагы да яхшырагы килүе кирәк булыр, — диде ул.

Бөгределиктә 335 кешенең тавыш бирү хокукы бар. Сайлауда катнашыр өчен махсус авылга кайтучылар да бар. Сайлау урынында тавыш бирүчеләрне исә 6 күзәтүче карап тора. Монда Эрдоганның АК фиркасе, Милләтче хәрәкәте фиркасе, Кылычдароглу җитәкләгән Җөмһүрият халык фиркасе һәм оппозицияне яклаучы Ийи (Яхшы) фиркасе вәкилләре утыра. Төп күзәтүчеләр — Бөгределик кешеләре. Рәхмәтулла Куртаран — Эрдоганның тарафында, Әхмәт Үгүр Гүрләр — Кылычдароглыны яклый. Ерак туганнар булуына карамастан, аларның сәяси карашлары төрле.

Сайлау бара

Бинада видео күзәтү камералары куелмаган. Татарстандагы авыллардан аермалы, мыштым гына кемгә сайлау бирергә кирәклеген дә, бюллетеньне тикшерү дә күренми. Бу хакта сүз кузгатсаң, "Бездә хәрәмләшүләр юк", дип кисәтәләр. Беренче карашка бар да канун кушканча бара кебек. Сайлау урынында тәртипне ике жандарма вәкиле саклый.

АК фиркасе күзәтүчесе Рәхмәтулла Куртаран авыл халкы һәрвакыт Эрдоганны яклады ди. Бу юлы да шулай булачагына шикләнми.

— Авылда Рәҗәп Тайип Эрдоганга күбрәк тавыш бирәләр, — дип сөйли ул. — Аны яраталар. Ул — тырыш кеше. Тырышкан ташка кадак кагар диләр. Әйткән сүзен ахырына җиткерә. Нәрсә эшләргә теләсә, шуны эшли. Авыл халкы аның тырыш булуын, ислам илләренә һәм дөньяга ярдәм итүен күреп тора.

Монда сайлауга ышаналар. Демократия бар дигән хис бар. Һәркем сайлауга килеп үз тавышын бирергә тырыша. Монда алдап булмый. Безнең сандыкта (сайлау бүлегендә) 6 күзәтүче бар. Әгәр берәрсе ялгышлык кылса, шундук туктаталар. Паспортсыз килгән кешене сайлауга үткәрмәделәр, мәсәлән.

Рәхмәтулла Куртаран

Биредә "сайлауга ышанабыз" дигән сүзләрне Русиядәге сәяси вазгыятьне күз алдында тотып әйтәләр. Рәхмәтулла Куртаран да Русиядә берничә тапкыр булып, анда татарлар белән сайлау хакында сөйләшкәнен сөйли.

— Русиядә, Азәрбайҗанда президент сайлавы бездәге кебек узмый дип беләм. Коммунизмның йогынтысы калган әле. Алар демократиядән аерылган илләр. Русиядә сайланса-сайланмаса да Путин идарә итә. Мин аларга ышанмыйм. Русиядә сөйләшкән туганнарым, дусларым сайлауга бармыйбыз, барыбер Путин калачак диләр. Бездә алай түгел. Көне-төне буе тавышларны саныйлар. Һәркем күзәтеп тора, — ди ул.

Ийи (Яхшы) фиркасе күзәтүчесе Әхмәт Үгүр Гүрләр ике дистә ел хакимияттә утыручы Эрдоганны Путин белән чагыштыра.

23 ел буе Русиядә бер кеше — Путин идарә итә. Әгәр халык теләмәсә, сайлауда аны алып атарга кирәк. Бездә дә 21 ел буе бер кеше хакимлек итә. Инде вакыты җитте. Үзгәрешләр кирәк.

— 23 ел буе Русиядә бер кеше — Путин идарә итә. Әгәр халык теләмәсә, сайлауда аны алып атарга кирәк. Бездә дә 21 ел буе бер кеше хакимлек итә. Инде вакыты җитте. Үзгәрешләр кирәк. Биш ел Кылычдароглу аны алыштырып карасын.

Әгәр дә үзгәреш булмаса, киләчәктә күп нәрсәләр үзгәрәчәк. Төркия тиешле бәя алмаган көрдләр фиркасен парламентка кертүче Эрдоган булды. Ватандашлар теләмәгән эшләр башкарыла.

Бер үк кеше озак вакытта вазифада торырга тиеш түгел, аны алыштырырга кирәк. Әйтик, футбол такымын бер фирка һәм бер кеше белән алып барып булмый. Берүзең генә барысын да эшли алмыйсың. Мин вазгыять үзгәрер дип ышанам, әлбәттә, — ди Гүрләр.

Әхмәт Үгүр Гүрләр

Әгәр бүгенге хакимиятне хупласалар, сайлауның икенче туры булмас иде ди күзәтүче. "Димәк, алар күпчелеккә ошамый", дип өсти ул.

— Сулчылар, социалистлар, укымышлы кешеләр Кылычдароглу өчен тавыш бирә. Эрдоган артында торган кешеләр нәрсә булачагын белми, алар такымда тотылучылар шикелле, — диде ул.

Көн дәвамында халык сайлау бүлегенә килүен дәвам итте. Татар түбәтәе киеп килгән фермер Мәхмәт Ибраһим Дүндәр кемгә тавыш бирүен яшерми. Ул бүгенге сәяси режимны яклый.

— Теге якта (оппозициядә) террорчылар дип уйлыйм, — ди ул кырыс итеп. — Үзләрен демократик фирка дип атасалар да, әмма ПКК (Көрдстан эшчеләр фиркасе) белән сөйләшүләр үткәрә, төрмәдәге кешеләрне чыгарырга уйлый. Нигә тыныч Төркияне аларга алмаштырыйк? Болар һәр шәһәр үз-үзе белән идарә итсен диләр. АКШ кебек Төркияне 25 вилаятькә бүлергә тели. Андый очракта бар да аерым булачак. Бу да яһүдләрнең, икенче яктан американнарның уены.

Мәхмәт Ибраһим Дүндәр

Дүндәр Эрдоган чорында авылда да тормыш яхшырды ди. "Авылда иске машина калмады. Һәркемдә ике машина, ике трактор бар", ди ул.

Әйтергә кирәк, авылда яшәүчеләрнең барысы да Бөгределиктә тавыш бирми. Нияз Яшеннең яшәү урыны Коньяда теркәлгән, шуңа да ул иртәнге 6да шәһәргә тавыш бирергә барган. Сайлауда катнашыр өчен 300 чакрым юл үтү дә аңа берни тормый. "Кемгән тавыш бирүем — минем йөрәгемдә. Намзәтне әйтмим", ди һәм үзенең тавышы мөһим булуын искәртә.

Нияз Яшен

Ул Эрдоган, Кылычдароглу турында да, президент сайлавы хакында аерым сөйләшергә теләмәвен әйтә. Әмма сайланган кешеләр алмашып торырга тиешлеген сөйли һәм кемгә тавыш биргәненә киная итә.

Син ни өчен телефоныңны 2-3 ел саен алыштырып торасың — чөнки ул искерә. Машиналар белән дә шулай

— Районда, авыл мухтарлыгында (үзидарәсендә) барысы да биш ел саен алышынып торырга тиеш. Авылда бер укытучы, бер имам биш елдан артык тормыйча вазифасын калдырып китәргә тиеш. Эрдоган 24 ел буе дөньяда лидер булды.

Син ни өчен телефоныңны 2-3 ел саен алыштырып торасың — чөнки ул искерә. Машиналар белән дә шулай. Алыштырмасаң, аны остага алып барып яңартасың. Әмма яңаны алсаң, ул җырлап йөриячәк, — ди ул ярым-шаяру белән үзенең гражданлык позициясен белдерергә теләп.

40 ел дәвамында Даниядә эшләгән, инде хәзер авылда яшәүче 74 яшьлек Җәләл Үтмир сайлау интригасы саклануын әйтә.

— Эрдоган казаначакмы, Кылычдароглумы — белмибез. Табигый ки, демократия булсын, — ди ул.

Җәләл Үтмир

Эрдоган чорында Төркиядә зур сәяси үзгәрешләр булды. 2017 елда ул Ататөрек нигез салган Төркияне парламент системыннан президент республикасына әйләндерде. Бу аңа хакимияттә калырга ярдәм итте. 2016 елда Төркиядә барып чыкмаган түнтәрелештән соң репрессив чаралар үткәрелде.

— Сездә дә бер кеше — Путин генә идарә түгелме? — дип дәвам итә Җәләл Үтмир. — Бездә дә шулай булды хәзер. Бер кеше нәрсә әйтә, шул була. Башка кеше карар бирә алмый. Кемдер моны әйбәт ди, кемдер яратмый. Эрдоган президентлык системы яхшы була диде. Кылычдароглу парламент системын кертәбез дип ышандырды. Мин демократик систем әйбәт эшли дип әйтәм.

Кичке 5 сәгатьтә сайлау сандыгын ачтылар. Күзәтүчеләр каршында һәр бюллетеньне чыгарып, кайсы намзәткә тавыш биргәннәрен игълан иттеләр. Бу вакытта сайлау урынына 30лап авыл кешесе тавыш санауны карарга килде.

Тавыш санауны күзәтәләр

Нәтиҗәдә, 213 кеше — Эрдоганны, 72 кеше Кылычдароглуны яклаган булып чыкты. Зур үзгәрешләр юк.

Беренче тур белән чагыштырганда, оппозицияне хуплаучылар саны 6 тавышка арткан булып чыкты. Сайлау бүлегеннән кайберәүләр "Без казандык" дип шатланып чыкты, кемдер — тәмәкесен көйрәтеп моңсу гына өенә таба кузгалды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!