Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары Тимур Иванов Русия хәрбиләре басып алган Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли. Бу хакта "Досье" үзәгенең тикшеренүендә әйтелә.
Рәсми яктан Мариупольне торгызу эшләрен саклану министрлыгының бүлеге - "Хәрби төзелеш ширкәте" башкара. Бу ширкәтне төзеттерүгә ирешкән кеше – Тимур Иванов. Иванов саклану министрлыгына әллә ничә субподрядчы белән эшләү кирәкми, дип инандырган иде, оешма шуннан соң төзелгән диелә.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Русия хәрбиләре җимергән Мариупольдә барлык төзелеш эшләрен дә Тимур Ивановка якын булган "Олимпситистрой" алып бара, ул "Хәрби төзелеш ширкәте" заказын үтәүче оешма булып тора. Ширкәт Мариупольдә 12 биш катлы йорттан торган "Невский" торак комплексын төзегән һәм хәзер тагын алты күпкатлы йорт белән 60мең дүрткел метр мәйданда яңа медицина үзәге төзи.
Ивановның акча эшләү ысулы шуннан гыйбарәт: ул саклану министрлыгы объектларын төзү чыгымнарын кимендә өч тапкыр арттырып күрсәтә, диелә. "Досье" чыганаклары әйтүенчә, "Олимпситистрой" Мариупольдә бюджетның дистәләгән миллиард сум акчасын үзләштергән. Торгызу эшләренең барышын Тимур Иванов шәхсән үзе тикшерә, бу сәфәрләрендә аны еш кына "Олимпситистрой"ның тагын бер хуҗасы – Александр Фомин озатып йөри диелә.
Тикшерүчеләрнең чыганакларыннан берсе, Тимур Ивановның элекке дусты фикеренчә, "сугышта җиңелгән вакытка Путин режимы зәгыйфьләнәчәк, ә Тимур Мариуполь төзелешләрендә буыннардан буыннарга җитәчәк кадәр урлаячак һәм кемне сата ала, шуны сатып, Көнбатышка күчеп китәчәк".
- Моңарчы Навальный тарафдарлары Тимур Ивановка гаиләсенең бөтен чыгымнарын каплау өчен рәсми хезмәт хакы җитмәс иде, дип белдергән иде. Оппозиционерлар фикеренчә, Иванов хатыны белән бергә икесенә елына якынча 25 миллион сум эшли, ә 90 миллион сум тота.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!