2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булган. Чит илгә чыгу мөмкинлеге азаю сәбәпле, Татарстанга килүче туристлар саны арта, әмма Казанда татарлык җитми ди туризм белгечләре.
Татарстан туристларны җәлеп итү ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында. Икенчедә — Түбән Новгород өлкәсе. Анда килгән туристлар саны 504 мең кешегә җиткән. Өченче урында — 412 мең кешене кунак иткән Башкортстан.
Май бәйрәмнәрендә Татарстанга күпме турист килгәне әйтелмәсә дә, кунакханәләр тулы булды.
Татарстанга туристларның саны артуын Казанда экскурсияләр оештыручы Раушания Миңнуллина чит илгә баручылар кимүе һәм төбәкләрдән мәктәп укучыларының күпләп килә башлавы белән аңлата.
"Май бәйрәмнәрендә Төркиягә йөриләр иде. Хәзер юллама кыйммәтләнгәч, анда да бик бармыйлар. Моңа кадәр ковид сәбәпле йөри алмаган мәктәп укучылары Татарстанга күпләп йөри башлады. Алар сыйныфлар белән киләләр", диде ул.
БУ ТЕМАГА: Казанга сәяхәт итү бәяләре бер елда 20-25 процентка кыйбатланганКазанга күбрәк Мәскәү, Петербур, Уфа, Новосибирски шәһәрләреннән киләләр дип өсти ул.
"Ике тапкыр күбрәк эшли башладык. Элек без яңа ел бәйрәмнәреннән соң тынычланып кала идек. Быел халык күп булды. Башка елларда апрель аенда да тынлык иде, быел исә халык аз булмады. Мәскәүдә, Петербурда биш атна укып бер атна ял итүче мәктәпләрдән килүчеләр булды. Керемнәр якынча 30 процентка үсте", диде ул.
Пандемия сәбәпле кертелгән чикләүләр алынуына карамастан, Русиягә санкцияләр кертмәгән Көнчыгыш илләре — Иран, Кытай, Төркиядән чит ил туристларының артуы күзәтелми ди гид.
Татарстан эчке туризмнан отса да, туристларга Казан татар шәһәре буларак күрсәтелми, миллилек тә аз. Узган ел Дөнья татар конгрессы корылтаенда тарихчы Дамир Исхаков республикада милли туризмны үстерергә чакырган иде. Ул "сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк" һәм шул сәбәпле, "күбрәк татар ядкәрләрен күрсәтергә кирәк", дип белдерде.
Бүген Казанның татар бишеге саналган Иске бистә маршруты туристлар өчен нык чикләнгән дип саный Раушания Миңнуллина. Шунлыктан бистәне махсус карарга теләүчеләр дә күп түгел икән.
БУ ТЕМАГА: Казанның Иске Татар бистәсенә федераль бюджеттан субсидия биреләчәк"Иске бистә — ул Казанның гомум күзәтү экскурсиясенә кергән. 4-5 сәгать вакыт эчендә Казан Кирмәненнән алып Иске бистәгә кадәр шәһәрне күрсәтәбез. Татар бистәсен аерым карарга экскурсия бар, әлбәттә. Аны туристларның 10-15 проценты сайлап ала дип әйтәм.
Бистәгә акча да бүлеп бирелде, ләкин бүген Татар бистәсенә килүче туристлар Кабан күлендә катамараннарда йөзә, Каюм Насыйри урамы буйлап йөри һәм шуның белән маршрут тәмамлана. Мәрҗани урамында кафелар бар. Юнысов мәйданында әкрен генә дүрт бакчаның берсен тәртипкә китерделәр. Шул тирәләрдә ниндидер активлык, музей җитми. Бәлки арт объектлар ясарга кирәктер. Бу мәсьәлә бераз читтәрәк кала. Минемчә, маршрутны Әҗем мәчетенә кадәр киңәйтергә кирәк. Кеше ни өчен анда барырга тиеш? Йорт кына карарга бармый бит инде. Парк, кафелар кирәк. Атта йөрү булсынмы, хайваннарны тотып карый ала торган зоопаркмы — кеше өчен ниндидер активлык кирәк. Әгәр Иске бистәдән Яңа бистәгә кадәр променад булса, яхшы булыр иде", ди ул.
Узган ел Казан түрәләре Иске һәм Яңа бистәләрне бергә реновацияләргә җыенулары турында сөйләгән иде.
Моңа кадәр Азатлык хәбәрчесе Казанның татар бишеге саналган Иске бистәдә сәяхәт итеп, татар мохитенең чамалы булуын күреп кайтты.
БУ ТЕМАГА: Иске бистәдә татар мохите бармы?Татарстанга килүчеләр нигездә Казан, Болгар, Зөя, Алабуганы карый. Соңгы елларда Чистай, Алексеевски, Кукмара, Саба маршрутлары ачылган. Гид сөйләвенчә, анда нигездә Казан халкы йөри.
2022 елда Татарстанга 3,7 млн турист килде. Шуларның 10 процентын Башкортстанда яшәүчеләр тәшкил итте. Узган елның 11 аенда Башкортстаннан барлыгы 379 047 турист килгән. Икенче урында — Удмуртия, өченчедә — Мәскәү кунаклары булды.
Уфадан Казанга сәяхәтләр оештыручы "Хәзинә тур" агентлыгы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов Башкортстаннан Татарстанга баручы туристлар саны бермә-бер артуын сөйләде.
"Гыйнвар-май айларында туристлар саны 20-30 процентка күбрәк булды. Башкортстаннан Татарстанга төрле милләт вәкилләре йөри: урыслар да, татарлар да, башкортлар да, республикага кунакка килүчеләр дә", диде ул.
Бүген 3 көн һәм 2 төнне үз эченә алган эконом юлламаның бәясе 6,5-7,5 мең сумга чыга. Шәһәр чигендә экскурсия белән 4-5 көнлек сәяхәт 15-20 мең сумга чыга.
БУ ТЕМАГА: 2022 елда Татарстанга иң күп турист Башкортстаннан килгәнКомил Сираҗетдинов әйтүенчә, элек Башкортстан халкы Казанны "Ривьера" аквапаркында ял итеп кайту өчен сайласа, хәзер туристларның карашлары үзгәрә башлаган.
"Без Уфа-Казан юнәлешен 2007 елда ачып җибәрдек, Казанны сайлаучы туристларның 95 проценты өчен аквапарк беренче урынны алып тора иде. Шулай да соңгы биш-алты елда тенденция үзгәрде, алга тарихи-мәдәни урыннар чыкты. Хәзер ял көннәрендә вакытын Казанда үткәрергә, отельдә яшәп алырга, өчпочмак, "Түбәтәй" кафесына кереп кыстыбый ашарга, "Туган авыл" ресторанына керергә, Болгар, Зөя, Алабуга, Иннополисны күрергә, елга сәяхәтендә йөреп үткәрергә телиләр. Бүген аквапарк инде беренче урында тормый", ди ул.
Сираҗетдинов Татарстаннан Башкортстанга килүчеләр дә арта башлавын әйтә. Алар быел Казан-Уфа автобусларында сәяхәт оештырырга җыена. Туристлар өчен теплоходта йөрү, кымыз эчү, башкорт балын татып карау, медицина туризмы тәкъдим ителәчәк.
"Татарстаннан Башкортстанга туристлар һәрвакыт булды диясем килә. Алар күбесе экскурсия өчен килмәсә дә, шифаханәгә бара, көймәдә йөзә, Яктыкүл, Асылыкүлдә сәяхәт итә. Кыргый туризм форматында үз юллары белән килүче бик күп кеше бар. Хәзер Шүлгәнташ тыюлыгына асфальт юл салынды. Инфраструктура яхшыргач, туристлар агымы да арта", диде ул.
БУ ТЕМАГА: Казанны Русиянең иң уңайлы шәһәрләреннән берсе дип тапканнар- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Татарстанда туристлар саны артуын шуның белән дә бәйлиләр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде.
- 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
- 2022 елның мартыннан башлап Казанга бару турларының бәясе, 2021 ел белән чагыштырганда, 20-25 процентка кыйбатланган. Элегрәк бәяләр елына 10 проценттан күбрәк артмады.
- Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Казанда кунакханәләргә кытлык булуын әйтте. Туристлар саны хәзерге кебек артып барса, бу мәсьәлә тагын да кискенләшәчәк диде. Шул ук вакытта Казанда кунакханәләр төзү нык акрынайды. Узган ел башкалада бары өч кунакханә төзелгән.
- Былтыр ел әйләнәсе Казан кунакханәләре 67 процентка тулы булган. Бүген шәһәрдә 229 отель, хостел эшли. Алар 17 мең кешегә исәпләнгән.
- Ел дәвамында Казанда туристлар якынча 30 млрд сум акчасын калдырган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!