Күптән түгел Казанда язучы Зиннур Хөсниярның "Әтием кайда, Суслонгер?!" дип аталган китабы дөнья күрде. Тәкъдим итү чарасында әдип, әдәби әсәр язуына карамастан, Суслонгер лагеры фаҗигасен чит ил диверсиясе булуы ихтимал дип белдерде. Тарихчыларда бу фикер гаҗәпләнү хисләре уятты. Алар Суслонгер лагеры артында Сталинның татарны юк итү сәясәте ята дип саный. Азатлык тарихчылар белән сөйләште.
Суслонгер — татар тарихының ачы фаҗигасе, совет хакимияте кылган җинаятьнең бүгенгә кадәр яшереп сакланган сәхифәсе. Элегрәк Азатлыкка Суслонгер тормышын үз башыннан кичергән Мисбах Гыймалетдинов хәтирәләре белән уртаклашкан иде. 1943 елда Казаннан Суслонгер лагерына ике тәүлек туктый-туктый барганнары хакында сөйләгән иде ул. Гыймалетдинов ачлыктан, авырудан үлүчеләр бик күп булуын искә төшерде.
"Сафка тезелеп барганда да егылып, үлеп калучыларны гел күрдем. Андагы командирлар корткычлык белән шөгыльләнгән дигән сүзләрне дә ишеттем", дип хатирәләре белән уртаклашкан иде ул.
Вакыт узган саен бу хакта сөйләшүләр дәвам итә. Соңгы вакытта бу фаҗигага башкача караш та белдерә башладылар. 24 майда язучы Зиннур Хөснияр, бүгенге Русия пропагандасы рухында, Суслонгер лагеры артында диверсия булуы ихтимал дип әйтте.
— Русиянең кыл уртасында, мари урманнарында шушы кабәхәтлекне кем эшләгән, кем оештырган? Төрле версияләр бар. Аның берсе — чит илдән оештырылган диверсия. Бүгенге Украинадагы вазгыятьне караганнан соң, НАТО илләренең Русиягә каршы оештырган диверсияләрен инде үзебез күргәннән соң, чыннан да, бу Суслонгер, Суроктагы хәлләрне чит ил диверсантлары оештырган дигән фикер бар. Әсәрне язганда бу хакта белми идем. Яши-яши, бүгенге вазгыять белән чагыштырып шундый фикергә килдем, — диде ул.
Язучы Суслонгер хакында документлар "мөһер астында" кала дип белдерде, шул ук вакытта лагерьның чит ил катнашында оештырылуы хакында мәгълүматның кайдан алуын әйтмәде. Ул "безнең Русиянең Украинадагы фашистларны, милләтчеләрне акылга утырту өчен башланган махсус хәрби операциясенә каршы НАТО илләре сугыш башлады", дип тә өстәде.
Татарстанның Хәрби дан клубы рәисе, тарихчы, Суслонгер лагерын өйрәнгән Михаил Черепанов бу фикер белән кискен рәвештә килешми.
"Әгәр Сталинны диверсант дип санасак, әйе, Суслонгерны диверсантлар оештырган дип әйтеп була", ди ул.
Аныңча, СССРда хәрби өйрәнү лагерьлары берничә булган. Шул исәптән Суслонгердан ерак булмаган Сурок лагеры оештырылуы да билгеле. Шулай да Суслонгер лагеры башкалардан үзенең вәхшилеге белән аерылып торган. Черепанов совет хакимияте татарлардан куркып, аларны фронтка җибәрергә теләмичә җәберләп ачлыкта тоткан дип саный.
— Мин лагерьга эләккән курсантларның биографиясен өйрәнү барышында шуны күрәм: монда кулак гаиләләреннән чыккан кешеләрне, ягъни совет хакимиятенең дусты булмаган вәкилләрне, мулла һәм морза гаиләләреннән кешеләрне җибәргәннәр, — ди ул. — Сугышка кадәр Татарстанда репрессия дулкыны 400 мең кешегә кагыла (моны тарихчы Булат Солтанбәков санап чыгарды). Хакимият бу кешеләр сугышырга теләмәс дип уйлаган. Моннан тыш, 1941 елда сугышка чакырылган кешеләр җитәрлек булган. Мобилизация вакытында берәүләрне алып, икенчеләрне калдырып тора алмаганнар. Бүгенге вазгыять кебек. Шулай ук татар авылларыннан чакырылган егетләрнең күпчелеге урыс телен белмәгән. Алар татарча укый-яза белгән, ләкин урысча команда бирүләрне аңламаган. Кызыл армиядә татар телен кулланган командирлар юк дәрәҗәсендә була. Бу зур проблем саналган.
Сталин кырмтатарларны гына түгел, казан татарларын да нәфрәт иткән
Мин моны махсус оештырылган эш дип 100 процентка ышанып әйтәм. 1941-42 елларда лагерь кешеләренә корал биреп фронтка җибәрергә курыкканнар, чөнки аларны булачак әсирләр дип уйлаганнар. Ул вакытта германнарның һөҗүме Иделгә якынлашкан. 1942 елга Кызыл армиянең 5 миллион кешесенең 4 миллионы әсирлеккә төшә. Күрәсең, Сталин мичкә коры утын атырга теләмәгән. Монда үлсәләр яхшырак дип уйлаган. Шуны аңлагыз, Сталин татарлыкның барлык чагылышын да нәфрәт иткән кеше. Бу 1923 елдан сәяси, мәдәни, инкыйлабчы зыялылар чорыннан ук күзәтелә. Бары татарлар гына (башка халыклар арасында) алданган булган. Ленин Идел-Урал союздаш республикасын булдырырга ышандырган. Сталин моңа юл куймаган, чөнки Русия йөрәгендә мондый республика оештырсаң, ул ике тәлинкә хасил булачагын аңлаган. Сталинның сәясәте менә шуңа барып тоташа. Ул кырмтатарларны гына түгел, казан татарларын да нәфрәт иткән. Язучыларны, мәдәният әһелләрен, инкыйлабчыларны юк иттеләр, шул исәптән телне дә бетерделәр. Бер буынга өч тапкыр әлифбаны алыштырырга мәҗбүр иттеләр. Суслонгер лагерын да шушы милли сәясәтнең дәвамы дип карарга кирәк.
БУ ТЕМАГА: Суслонгерны үткән татарМихаил Черепанов полковник Әнәс Закиров исәпләүләреннән чыгып, Суслонгер лагеры аша 100 меңләп кеше узган ди. Тәфсилле мәгълүмат бүгенгә кадәр юк, чөнки документлар яшерелгән. Черепанов ачыклый алган мәгълүматка күрә, Татарстаннан гына да 700 кешенең үлеп калуы билгеле.
— Әлбәттә, бу тулы белешмә түгел. Анда бит Башкортстан, Мари иле, Мордовия, Чуашстан — Идел буе татарлары тотылган. Полковник Закиров хәрби медицина архивында эшләп, Суслонгер һоспиталендә үлгән кешеләрнең исемлеген төзеде. Бер чорда ачлыктан үлгән кешеләрне дә һоспитальдә үлгән дип теркәгәннәре күренә. Әлбәттә, аларның күпчелеген һоспитальгә кадәр үк китереп җиткерә алмаганнар.
Йөзләгән кеше җирләнгән урында хәтта бернинди багана да куелмаган
Суслонгерда үлгәннәрнең каберләре билгеле. Җирле кешеләр моны белә. Станция янында зират урнашкан. Аның янында Суслонгер аша узып фронтта һәлак булган, һоспитальдә үлгән кешеләр өчен һәйкәл тора. Ә менә Суслонгер лагерының үзендә үлеп калган кешеләрнең каберләре билгеләнмәгән. Алай гына түгел, бу урынны агачлар белән каплап чүплек кебек тоталар. Бүгенгә кадәр ул исемсез урын булып санала. Йөзләгән кеше җирләнгән урында хәтта бернинди багана да куелмаган. Аларны һаман да гафу итмәгәннәрме? Нәрсә, алар бандеровчылармы әллә? Хәтта әсир германнарның да каберләре бар. Бу гаҗәп хәл, — дип сөйли ул.
Бүгенгә кадәр Суслонгер фаҗигасе турында архив документлары ачылмавы хакимиятнең бу вакыйгаларга аңлатма бирергә теләмәвен күрсәтә ди тарихчы.
— 1941-1942 елларда фронтка кешеләр бик кирәк булган вакытта Кызыл армиянең меңләгән кешесен юк итүгә юнәлдерелгән эш оештырыла. Бу бит диверсия (ирония белән әйтә). Моны хөкүмәт һәм фирканең яхшылап уйланылган эше дип аек акыл белән бәяләп булмый. Шуңа да бу эшне яшереп саклыйлар. Җирле кешеләр белән күпме тапкыр сөйләштем. 80нче елларда бу вакыйганың шаһитлары Суслонгер сүзен әйтә алмыйча куркуларыннан дерелди башлый иде. Йә НКВД аларны шул кадәр куркыткан, йә сөйләмәскә сүз бирдерткән. Урманчы безгә аларның кайда җирләнгәнен күрсәтте. Бу бер урын гына түгел, аерым-аерым җирдә дә каберләре бар. Без, эзләүчеләр дә, баш сөякләрен таба идек. Моның хакында беркемнең дә аңлатма бирәсе килми. Ә нәрсәгә кирәк бу? Иң яхшысы — яшереп саклау.
БУ ТЕМАГА: Кырымтатарларның Суслонгердагы ачы язмышына дәлил урыннар бетә бараАпас районыннан хатыннар ирләре янына җәяү барып соңгы ризыкларын китерә торган булган
Казандагы урыс профессорларының истәлекләре бар. Алар Суслонгерга эләгүгә фронтка киткән һәм анда лагерь хакында үз командирларына язарга тырышкан. Аларны ялган сөйләүдә гаепләп, бернинди чара да күрмәгәннәр. Бары 1943 елда Ворошиловның (Климент Ворошилов — СССР дәүләт саклау комитеты әгъзасы, совет маршалы) якын кешесе шушы шартлар турында сөйләп яшерен каналлар аша хат җибәргән. Нәрсә, 1941, 1942, 1943 елларда башка кешеләр мөрәҗәгатьләр юлламаган дип уйлыйсызмы? Дистәләгән мең кеше Суслонгер аша узган. Алар фронтка эләгеп, Смоленски, Ленинград фронтында сугышкан һәм барысын да сөйләп торган. 1942 елда Татарстанда шундый сүз тарала, әгәр Суслонгерга җибәрсәләр, бетте, ул үлеп кайта дигәннәр. Апас районыннан хатыннар ирләре янына җәяү барып соңгы ризыкларын китерә торган булган. Бу — факт. Бөтен Татарстан Суслонгерның нәрсә икәнен белгән, — ди Черепанов.
Михаил Черепанов фикеренчә, Казан коймасы да (1941-1942 елларда Казан шәһәрен Икенче дөнья сугышы вакытында фашист гаскәреннән саклау максатыннан Идел елгасы буенда төзелгән 400 чакрым озынлыктагы сак корылмасы) Суслонгер лагерына охшаш проект булуы ихтимал.
— Әйтегез әле, Идел елгасы буеннан танкка каршы чокыр казырга кирәк идеме? — дип сорау куя ул. — Заводларның дистәләгән мең квалификацияле кешесен, фабрика, колхозда эшләүчеләрнең игътибарын читкә юнәлтү кирәк идеме? Ниндидер чокыр өчен хатын-кызларның сәламәтлеген какшату дөрес идеме? Моның артында нинди мәгънә ята? Аны Сталинград янында төзү урынлырак булмаганмы? Бу Бериядән килгән стратегик план дип әйтүчеләр дә бар. Ул маньякка охшаганмы? Казан коймасы да Суслонгер кебек оештырылган эш дип саныйм.
Тарихчы Тәэминә Биктимерова да Суслонгер өйрәнү лагерының диверсия булуын инкарь итә. Ул ир-атлар гына түгел, хатын-кызларны да мари урманына юллап җәберләүләре турында сөйләде.
— Мин бу фикер белән килешмим. Колхоздан ач хатыннарга бер кило бәрәңге биреп җибәрсеннәр әле. Моны аларга чит ил кешеләре куштымы икән? Базарларда кызыр армиячеләр өчен дигән ризыкны сата торган булганнар. Хәзер бу турыда сөйләү куркыныч. Әмма мин чит ил йогынтысы булуы белән килешмим, — диде ул Азатлыкка.
Биктимерова Суслонгер фаҗигасен 1943 елда Әтнә районының Яңа Шимбер авылы мисалында сөйләде.
— Суслонгерның нинди кабәхәт җир булганын язып чыктылар инде. Сугышка барыр алдыннан өйрәнүгә дип җыелган гаскәрләргә ачлык оештырып, аларга тиешле ризыкларны лагерь хуҗалары читкә сатып яткан.
Безнең авылдан киткән ирләр, ачтан үләм, зинһар, килегез, дип язганнан соң, хатыннары ризык хәстәрләп шунда барган. Барып җиткәч тә ирләре аны башкалар белән бүлешеп ашаган. Кайбер сакчылар ризыкларны бөтенләй кертмәгәннәр, талап алып калганнар.
Безнең авылдан киткән ирләр ачтан үләм дип язганнан соң, хатыннары ризык хәстәрләп шунда барган
Миңа 3 яшь булганда әнине Суслонгерга җибәрергә дип районнан вәкил килде. Без, өч бала, урын өстендә авырып ята идек. Әнием ачыргаланып елаган. Газиз Аллам, боларны кайларга куйыйм, кемнәргә калдырыйм, дигән. Район вәкиле моңа ышанмаган. Махсус өйгә кереп тикшерергә булган. Без, черек бәрәңге ашаган кешеләр, ангина белән авырып ятканбыз. Район кешесе, әнине кызганып, Суслонгерга җибәрмәгән.
Һәр колхоз көненә бер кило бәрәңге биреп, хатын-кызларны урман кисәргә җибәрә торган булган. Аларны ашханәгә кертмәгәннәр, норма тутырсаң, кайвакыт 500 грам ипи биргәннәр.
Мин архив материалларын җыйдым. Суслонгерда хатын-кызлар да бик күп үлгән. Бу ил өстенә, ничәмә бала чага белән калган һәм күпме карт-корыны караган, бушка эшләгән хатын-кызлар өстенә ишелеп төшкән карарурман шикелле бер балә булды.
Суслонгер лагеры куе урманда урнашкан. Казанда ул вакытта фанер, агач эшләнмәләре ясау өчен зур план куелган була. Бәлки алар шул агач кисү планын үтәргә тиеш булгандыр дип уйлыйм, — диде Тәэминә Биктимерова.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!