Татар телен укыту дигәннән, беренче чиратта, Татарстан мәктәпләре күз алдына баса. Шулай да, татар телен татарлар булган төрле җирләрдә, Татарстаннан, Русиядән читтә дә укыйлар һәм өйрәнәләр. Бу эштә онлайн уку-укыту бик ярдәм итә.
Канадада яшәүче тел активисты Алимә Сәлахетдинова 2018 елда онлайн татар теле мәктәбен оештырды. Укучылар – күбесенчә, балалар һәм яшүсмерләр, олылар өчен аерым төркемнәр дә бар. "Alima Academy" дип аталган бу онлайн мәктәпкә 100дән артык укучы йөри, географиясе дә киң: Канада, АКШ, Германия, Австралия, Төркия. Чит ил укучыларына юнәлгән мәктәп булса да, Русиядән дә укучылар бар.
Күптән түгел мәктәп үзенең бишенче уку елын тәмамлады. Татар теле дәресләреннән тыш анда татарлар тарихы курсы, татарча рәсем дәресләре, әдәбият клублары эшләп килә. Киләчәктә чит илдә яшәүчеләр өчен татарлык курсын да оештырырга уйлыйлар.
Бу дәресләргә кемнәр йөри һәм чит илдә татар телен өйрәнүгә мотивацияне ничек табарга? Дәресләрне бер башлагач ташлаучылар бармы, ни өчен ташлыйлар? Биш еллык эшкә йомгак ясауны сорап, популяр онлайн мәктәп оештырган Алимә Сәлахетдинова белән әңгәмә кордык.
— Алимә ханым, сөйләшүне онлайн мәктәпне оештырган вакыттан башлыйк. Сез татар онлайн-академиясен нигә ачарга булдыгыз, бу идея-ният кайдан барлыкка килде?
— Бу эш шулай башланды: Канадада яшәгәч, мин үз балаларыма татар теленнән укытучы эзләдем. Аларга уку күңеллерәк булсын өчен бергә укыр өчен яшьтәшләрен дә җәлеп итү уңышлы дип уйладым. Шулай, укуга башка балалар да кушылды. Көтелмәгәндә, ел ахырына таба башлаган 2 төркемнән 9 төркем барлыкка килде. Шунда мин бу эшкә зур ихтыяҗ барлыгын аңладым, Америка, Канада, башка чит илләрдә яшәүче татарлар өчен онлайн мәктәп оештыру эшенә керештем.
Мәктәпкә кадәр үк мин Сәләт-Монреаль аланыннан соң балаларның барлыкка килгән дуслыкларын саклар өчен, аларны онлайн җыеп карадым. Төрле онлайн очрашулар оештырдым, танылган кешеләр белән сөйләштердем. Бу эшне башта түләүсез дә оештырып карадым, тик алай килеп чыкмады. Ата-аналар түләп укымый икән, балаларның гел тренировка, туган көн һәм башка сәбәпләр табыла, алар очрашуларга килми.
Укытучыларның милли җанлы булуы, татар теле өчен кайгыртуы да мөһим, алар балаларны мотивацияли, ялкын бирә
Шуңа күрә түләтергә кирәк дигән нәтиҗә ясадым. Дәресләр өчен түләгәндә дәресләргә йөрү дисциплинасы көчлерәк була. Мин үземә һәм башкаларга таләпчән кеше, әгәр ата-аналардан акча алам икән, димәк, аларга сыйфатлы эш күрсәтергә, нәтиҗә бирергә кирәк. Шуңа мин алдынгы татар теле укытучыларын эзләп таптым. Горурланып әйтә алам, минем барлык укытучыларым профессиональ, үз эшен яхшы белгән һәм сыйфатлы башкарган мөгаллимнәр. Аларның яхшы укытучы булудан тыш милли җанлы булуы, татар теле кайгыртуы да мөһим, чөнки мондый хәлдә алар балаларны да мотивацияли, балаларга ялкын бирә.
Укыган балаларны төркемнәргә бүлдек. Башта яшь буенча бүлү өстенлек итте, хәзер исә без татар телен белү дәрәҗәсе һәм баланың тирә-ягына карап (гаиләдә татарча сөйләшәләрме, татарча берәр кайда ишетәме) бүләбез. Ике бала гына булган төркемнәр дә бар, минем өчен иң мөһиме: уку нәтиҗәле булсын.
Дәресләрне түләүле оештырбыз, ата-аналар айлык абонемент өчен түли. Берничә бала түләүсез укый. Әгәр дә чыннан да мохтаҗ гаилә икән, һәм аларның татарча укуга мотивация зур икән, андыйларны да алабыз. Авыр булса да, алар татар телен сайлыйлар, татарча өйрәнәләр. Мондый гаиләләргә без ачык.
— Сездә татар теле дәресләре генә түгел, татарча башка юнәлешләр дә бар әле...
— Әйе, тел дәресләре генә түгел, төрле дәресләр оештырабыз. Татарча мантыйк һәм математика дәресләре, програмнар язу (programming) дәресләре бар, аларны әлегә туктатып тордык, ләкин торгызырга ниятлим. Тарих дәресләре бар, узган уку елында аны татарча укыттык, быел урыс телендә укытып карадык, ул милли үзаң формалашу өчен мөһим дәрес. Хәзер татар тарихын инглизчә аңлаткан курс турында уйланам, белгечне табу кирәк.
Быелгы яңалык – татарча рәсем дәресләре, аларны танылган сәләтле рәссам Гүзәл Гарипова алып барды. Ул балаларга рәсем ясау техникаларын өйрәтте, матур рәсемнәр ясатты. Иҗади, бик кызыклы дәресләр килеп чыкты, укучыларга да бик ошады.
Дәресләрдән тыш безнең кышкы концерт, шигърият бәйрәме, онлайн аш, олимпиада кебек чаралар да уза. Онлайн ашны аерым телгә алыр идем, бу кызыклы күренеш булды, бу дини чара булса да, ул күбрәк гореф-гадәтләргә чумудан гыйбарәт. Балаларның күпчелеге, гомумән, татар ашларын, мәҗлесләрен белми, ләкин аларга бу гореф-гадәтне күрсәтү мөһим.
Онлайн татар теле генә түгел, башка дәресләр булуы да мөһим
Мәктәптә татар телен өйрәтү белән генә чикләнмичә, татарча башка дәресләр булуы да мөһим. Шуңа башка дәресләрне дә оештырабыз, тел белән генә чикләнмибез. Тарихны өйрәнү әһәмиятен аңлатып та торасы юк, барысы да аңлашыла.
Быелгы тагын бер яңа юнәлеш турында әйтәсем килә: без академия кысаларында 3 төрле аудитория өчен 3 әдәби клуб та оештырдык. Аның берсе чит ил кешеләре өчен, мәсәлән, быел француз, алман кешеләре укыды. Алар татарча яхшы сөйләшә, аңлый, Гомәр Баширов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучылар әсәрләрен укып чыктылар.
Икенче төркем – татар телен белгән, ләкин сөйләшү практикасы, татарча аралашу мөмкинлеге булмаган төркем. Бу төркем кыска хикәяләр укып, телләрен дә камилләштерде. Өченче клуб – безнең мәктәп укучыларының әниләре. Анда нигездә татарча яхшы сөйләшүче аналар, аларның татар әдәбиятын тагын да яхшырак өйрәнәсе килде.
— Татар телен өйрәнүчеләргә кайтсак, татар телен кемнәр укый? Аларның мотивацияләре нинди? Ата-аналар нинди максат куя?
Яшүсмерләр, балалар өчен чит илдә яшәүче, татарча сөйләшүче милләтләшләр булуы мөһим
— Мин бар укучыларымны өч юнәлешкә бүләр идем. Беренче юнәлеш: татарча сөйләшүче укучылар. Алар чит илдә яши, әти-әниләре милли җанлы кешеләр, татарча беләләр. Ул балалар татарча яхшы аңлый һәм сөйләшә. Ләкин алар телне тагын да камилләштерергә, яхшырак сөйләшергә тели. Шул ук вакытта, аларның икенче максатлары – татарча сөйләшүче дусларны табу. Яшүсмерләр, балалар өчен чит илдә яшәүче, татарча сөйләшүче милләтләшләр булуы мөһим. Алар дәресләрдә дуслаша, "татар теле безнең гаиләдә генә түгел, башка гаиләләрдә дә кулланыла, ул аралашу өчен кирәк" дигән нәтиҗә ясыйлар.
Икенче юнәлеш дип мин татар телен өйрәнүчеләрне әйтер идем. Алар чит илдә яши, татарча начаррак белә, авыррак сөйләшә, ләкин алар татарлык белән горурланган кешеләр. Гадәттә, ата-аналары татарча бик үк яхшы сөйләшми, ләкин балалар өчен телне белү кирәк дип саныйлар, ул ата-аналар өчен татар теле бик кадерле. Гадәттә, бу гаиләләр бөтен чараларда актив катнаша.
Һәм дә өченче юнәлеш дип мин татар телен бөтенләй белмәүчеләрне атар идем. Бу милли үзаң турында уйланучы, татарлыкка кызыгып килүчеләр. Бу гаиләләргә кайчак татар теле кирәк тә түгел, аларга татарлык кирәк, татарлык белән контакт кирәк. Алар арасында балалар да, олылар да бар. Мәсәлән, бер 12 яшьлек егет бар, аңа ата-анасы да "бу сиңа ник кирәк" дип әйтә, ләкин ул барыбер дәресләрдә катнаша, тырышып укый. Аның төп теләге – үзенең кемлеген (identity) аңлау.
Сугыш башланганнан соң кемлеген эзләп, үз идентификациясен аңларга омтылучылар артты
Украинага каршы сугыш башланганнан соң менә шундый аудитория күбәйде, кемлеген эзләп, үз идентификациясен аңларга омтылучылар артты. Шуннан чыгып, мин яңа уку елына "татарлык" курсын оештыруны планлаштырам. Ул инглиз телендә булыр, татарлар, Татарстан, милли үзаң белән таныштырыр дип торам. Шуннан соң инде, кызыксынулары дәвам итүчеләр телгә күчә алачак, татар теле дәресләренә йөриячәк.
— Бу балалар дәресләргә үзләре теләп керәме? Әллә инде әти-әниләр кыстыймы? Ял көннәрендә баланы дәрескә утырту өчен нинди хәйләләр уйлап табалар?
— Мин әйткән беренче төркем балаларда, гадәттә, үз мотивацияләре көчле. Аларның күбесе – авылны, Казанны күргән балалар, яшүсмерләр. Аларга татар теле бик якын, алар Татарстанны сагыналар, җылы мөнәсәбәтләре сакланган. Бу төркем балаларына татарча дәрестә катнашу үзе кызык.
Татар теле дәресләре күңелле булырга тиеш, без "Сәлам" дәреслеген кулланабыз
Икенче юнәлештәге балалар очрагында, күбесенчә, бу ата-ана теләге. Беренче чиратта, балаларына татар теле дәресләрен бирүне нәкъ алар тели. Бу очракта минем укытучыларга төп шарт – татар теле дәресләре күңелле булырга тиеш. Бала телне яратып өйрәнергә тиеш, аңа кызык булырга тиеш. Без "Сәлам" дәреслеген бик күп кулланабыз, ул балаларга кызык, җырлар да бар, төрле уеннар, интерактив биремнәр, темалар да кызык. Менә шулай уйната-җырлата татар теленә яраттырырга тырышабыз.
Мин элек балаларны Халыкара татар теле олимпиадасында катнашу белән бик мотивацияли идем. Менә, хәзер татар телен яхшылап өйрәнәсең дә, сине олимпиадага чакырырлар, Казанга барырсың, кызыклы сәфәр булыр, бүләк тә алырсың дия идем. Хәзер, билгеле, бу мотивация эшләми, күп кенә гаилә Русиягә, Татарстанга кайтмый. Бу да, ни кызганыч, татар телен өйрәнүгә мотивацияне киметә, элемтәләрне өзә.
— Ата-аналар теләге дигәннән, аларның мотивациясе нинди? Чит илдә татар теле кирәген үзләре ничек аңлаталар? Башта укып, аннары соң татарча дәресләрдән баш тартучылар бармы, сәбәпләре нинди?
Ата-ана баланың татар булуын тели, ләкин аны ничек татар булып үстерергә белми
— Мин чит илдә татар телен өйрәнү өчен ике төп сәбәп күрәм. Беренчесе – ата-аналар татар теленең кадерен беләләр. Икенче сәбәп – кемлегеңне белү, идентификация әһәмияте. Андыйлар арасында хәтта 4-5 яшьлек балалар белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Проблем шунда: ата-ана баланың татар булуын тели, ләкин аны ничек татар итеп үстерергә белми. Нәтиҗәдә, еш кына бала бераз укый да, аннары туктатырга тели, чөнки үзенең теләге юк, өйдә исә татар мохите юк, татарча белүнең өстенлеген дә күрсәтмиләр.
Дәресләрдән кыйбат дип китүчеләр булмады, күпчелек ата-анада акча проблемы юк. Гомумән, миңа Америка бәясе белән караганда, безнең мәктәптә уку бәясе югары түгел диләр, янәсе, аның ике тапкыр зуррак булуы кирәк диләр. Ләкин мин бәянең уртак, җайлы балансын таптым дип саныйм.
Мотивация дигәндә, мин хәзер әти-әниләр өчен махсус конференция әзерлим. Анда психология, тамырлар, татар теле, телне өйрәнү лайфхаклары турында сүз барачак. Анда ата-аналарга кирәкле "орлыклар"ны салып куясым килә.
Һәр әни кеше белән аерым сөйләшү дә мотивацияне арттыра. Беренче ике елда минем 40 әни булды, һәрберсе белән аерым сөйләшергә өлгерә идем. Мотивацияли идем, аңлата идем, һәр баланы аерым сөйләшә идек. Хәзер исә ата-аналар саны күбрәк, өлгермим. Шуңа хәзер алдан ук мотивацияләре булган аналар килә һәм кала. Кемдер уку процессыннан китә, бу табигый дип саныйм.
Гаиләдә берни эшләмичә, телне яхшы дәрәҗәгә үстереп булмый
Баш тартучылар бар. Ике сәбәп: кемдер тел өйрәнүнең никадәр авыр процесс икәнен чамаламыйча укырга килә, ләкин бернинди тырышлык куймыйча өйрәнергә тели. Алай гына булмый, атнага бер сәгать кенә йөреп, гаиләдә берни эшләмичә, телне яхшы дәрәҗәгә үстереп булмый. Гаилә тырышлыгы да кирәк, ул мөһим.
Икенче сәбәп: хәтта татарча сөйләшүче, милли җанлы булган ата-аналар арасында да татар телен кирәксенмәү. Бу күренешләргә минем күңелем сыкрый, күз яшьләре чыга. 13 ел эмиграциядә яшәүче кеше буларак, татар теле һәм татар мохите кадерен беләм, аны саклап булган очракларда, һичшиксез, сакларга кирәк дип саныйм.
— Дәресләр өчен түләү дигәндә, сез үзегез бу онлайн мәктәптән табыш аласызмы? Моны бизнес дип атап буламы?
— Юк, мин үзем бу проекттан акча алмыйм. Бу мин алдан ук кылган карар. Әйе, мин төркемнәргә күбрәк балалар тутырып, акча эшли алыр идем, ләкин монда сыйфат аксаячак, алайса мин моны нәрсә өчен эшлим дигән сорау туар. Бу минем өчен бизнес проект түгел. Максат бер генә: татар балаларына чит илдә шартлар тудыру, телне, миллилекне саклау. Табыш алу проекты ихлас булмас дип чамалыйм.
Мин бу эшем туктар, энтузиазм бетәр дип уйламыйм, чөнки минем иң зур мотивация – үз балаларым. Мин аларда бу онлайн мәктәпнең нәтиҗәсен бик яхшы күрәм. Минем 10 яшьлек кызым Зифа, чит илдә туып-үскән килеш, Казанда чыккан татарча бөтен яңа китапларны алып укый, аларны аңлый, аның сүз запасы арта. Минем өчен бу иң кадерле нәрсә. Бу купшы сүзләр түгел, мин ихластан шуңа шатланам.
Онлайн мәктәп миңа акча китермәсә дә, балаларым ягыннан "табыш" бар
Кечкенә улым Адәм дә шулай. Без аңа 20шәр минут кыска дәресләр башладык һәм алар аңа инде матур гына сүзлек запасын бирде. Ишек тоткасы, игеннәр чайкала кебек матур гыйбарәләр белән сөйләшә ул. Әни кеше буларак мин шуның белән горурланам: минем 4 баламның да даими рәвештә татар теле, татарча мантыйк, әдәбият дәресләре бар, бу бит үзе бәхет!
Шуңа минем өчен бу онлайн мәктәп акча китермәсә дә, балаларым ягыннан "табыш" бар. Һәм бу бәхетне башка әти-әниләр белән уртаклаша алуыма да мин шатланам.
— Сез үзегез 4 бала үстерәсез, алар барысы да саф татарча сөйләшә. Үзегезнең тәҗрибәгездән чыгып, башка ата-аналарга нинди киңәш бирә аласыз? Баланы чит илдә татар мохитендә үстерү, татар телле итү өчен нишләргә?
— Ниндидер зур сер, зур "ачыш" ясый алмыйм, үземнең тәҗрибәгә таянып шуны әйтә алам: ата-ана бала белән татарча сөйләшергә тиеш. Кимендә бер кеше, әтиме-әниме, татарча сөйләшергә тиеш, башка телгә күчмәскә тиеш.
Мин үзем элегрәк ирем белән еш татарча-урысча аралаша идем. Казанда туып үскән кеше мин, татарча нәрсәдер әйтә алмасам, урысчага күчү минем өчен табигый булган. Беренче балам Йосыф туар алдыннан мин шуны аңладым, һәм нәрсәдер эшләргә кирәк дип уйладым. Татарча бик күп укыдым, татарча гына сөйләшергә күнектем.
Беренче чиратта, үзегез татарча камил сөйләшегез, тырышлык куегыз
Димәк, балаларын татар мохитендә тәрбияләргә теләгән ата-аналар өчен төп киңәшем дә шул: беренче чиратта, үзегезнең татар телен үстерегез, үзегез татарча камил сөйләшегез, тырышлык куегыз. Нәни бала белән гади, примитив җөмләләр белән генә сөйләшеп була, ләкин бала үскән саен, аның фикерләү дәрәҗәсе үсә, теле дә катлаулана бит. Балага 5-6 яшь булганда, аның фикерләре тирәнәя, аңа дөньяны аңлатуда авыррак сүзләр, фразалар кирәк. Әйтик, минем Йосыф бу яшьтә булганда, шуны аңладым: минем никадәр тирән фикерләр булса да, аларны татарча аңлату авыррак булып чыкты. Һәм бу миңа тагын бер этәргеч булды: тагын да күбрәк укырга туры килде, хәтерлим, ул чакта мин Фәнис Яруллинның өчтомлыгын ике атнада укып бетергән идем.
Икенче мөһим нәрсә: әти-әнинең үзара нинди телдә сөйләшүе. Әгәр дә әни кеше балага татарча гына эндәшсә, ләкин әтисе белән урысча сөйләшсә, бу да психологик яктан балага тәэсир итә, ул "димәк, урыс теле – олылар теле, миңа тизрәк үсәр өчен урысча сөйләшү кирәк" дигән фикерләр йөртә башлый. Бер гаиләне беләм, әни кеше татарча сөйләшмәгән дус-ишләре белән телефоннан да бала янында сөйләшми иде. Бала йоклагач, яки янында булмаганда гына ул шул дусларына кире шалтырата иде. Шулай итеп, ул бала янында башка кешеләр белән бары тик татарча сөйләшергә тырышты. Баланың теле формалашканда, башка телләрдә сөйләшүне бик нык киметте. Бу, әлбәттә, бик зур ихтыяр көчен таләп итә. Ул гаиләнең балалары бүген дә бик матур, әдәби татар телендә сөйләшә, аларга сокланып карыйм.
Балалар яшьтәшләре, дуслары белән дә ана телендә сөйләшә алырга тиеш
Тагын бер мөһим фактор: балаларның үзара да татарча аралашуы. Балалар олылар белән генә түгел, үз яшьтәшләре, дуслары белән дә ана телендә сөйләшә алырга тиеш. Бу да аларга телнең әһәмиятен күрсәтә. Минем онлайн мәктәпнең дә максатларының берсе шул - бу балалар үзара татарча сөйләшсен, аралашсын, аларның татарча сөйләшүче дуслары булсын.
Әле генә билингвизм турында бер фәнни хезмәт укыган идем. Анда да төп ике фактор атала: ата-аналар бала белән нинди телдә сөйләшә һәм балалар үзләре үзара нинди телдә сөйләшә. Академик ачышлар түгел бу, гади, ләкин бик мөһим факторлар.
2022-2023 уку елында мәктәптә 110нан артык бала укыган. Даими рәвештә 7 укытучы эшли. Укучылар арасында Канада, АКШ, Германия, Франция, Финляндия, Австралия, Казакъстан, Төркия, Чехия, Польша һәм башка илләрдән балалар бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!