Татарстанның хосусый клиникаларда бала төшертүне тыю тәкъдимен Русия думасында хупламыйлар

Нина Останина

Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец бала төшертү бары тик мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә башкарылырга тиеш дип белдергән иде.

Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец шәхси хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Думаның гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты рәисе Нина Останина (КПРФ) бу тәкъдимне хупламаган. Бу хакта ул "Коммерсантъ"ка сөйләгән.

"Ватандашларның сәламәтлеген саклау турындагы канунда медицина ярдәмен бюджет оешмалары гына түгел, сәүдәгә корылган оешмалар да күрсәтә ала диелгән. Бу оешмалар бар икән, кешеләрнең, шул исәптән хатын-кызларның да (шөкер, алар кеше булып санала) сайлау хокукы бар дигән сүз, дип белдергән Останина.

Аның әйтүенчә, абортларны мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә ясатуга калдырсалар да, "бу демографияне берничек тә яхшыртмаячак".

"Хатын-кызларның хокукларын кысуны туктатырга вакыт! Туучылар санын арттыру проблемын хәл итү өчен башка юллар эзләргә кирәк", дигән депутат. Ул моны мәсәлән акчалата ярдәм белән хәл итеп була дип саный. Әйтик 1,5-3 яшьлек баланы карап ялда утырганнарга ялларын түләргә мөмкин ди.

Элегрәк Татарстан балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынец бала төшертү бары тик мәҗбүри медицина иминияте полисы белән генә башкарылырга тиеш дип белдергән иде. Аның фикеренчә бу вазгыятьне яхшырак контрольдә тотарга ярдәм итәчәк һәм дөреслеккә туры килгән статистика төзергә булышачак.

  • 2017 елда Русия думасы илдә абортлар санын чикләү турында канун өлгесе караган иде инде. Аның авторлары мәҗбүри медицина иминияте полисы ярдәмендә бала төшерткәндә, кешенең кулында медицина күрсәтмәләре яки социаль күрсәтмәләр булырга тиеш дип тәкъдим итте. Ә дәүләтнеке булмаган медицина оешмасында аборт ясаган өчен штрафлар кертмәкчеләр иде. Ул чакта Думада хатын-кызның ана булу мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итү хокукы бар дип искәрттеләр.
  • Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 2022 елда илдә бала төшертүнең 395 мең очрагы теркәлгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 3,9 процентка әзрәк. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә соңгы 10 елда илдә аборт ясаучылар саны ике тапкырга кимегән. Былтыр исә "алып барылган эшләр ярдәмендә 44 мең хатын кыз йөклелеген саклап калган".
  • "Левада" үзәге хәбәр итүенчә, соңгы 20 елда русияләр бала төшертүгә начаррак карый башлаган.
  • Быел февраль башында Феминист сугышка каршы хәрәкәте абортларны тыюга каршы петиция чыгарган иде. Аны 31 меңнән артык кеше имзалады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!