Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, диелде. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә ителде.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышта катнашучы тоткыннарны ярлыкауны Русия кануннары рөхсәт итә дип белдерде. "Ачык фәрманнар да, яшерен грифлы фәрманнар да булуын беләсез. Шуңа күрә фәрманнар турында берни әйтә алмыйм, әмма тоткыннарны аклауның Русия кануннарына ярашлы башкарылуын чынлап та раслый алам", дигән иде ул.
Русия президенты Владимир Путинга якын эшмәкәр, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы һәм аны иганә итүче Евгений Пригожин сугышта катнашып, биш мең кешенең азат ителүен әйтте. Ул соңрак сугышта катнашкан тоткыннарның ярты еллык килешүләре тәмамланды, аларның хөкем ителү карарлары юкка чыгарылды дип белдерде. Ул "Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручылар, үтерүчеләр булуы да ачыкланды.
Шулар хәзер туган якларына каһарман буларак кайтып, бөтен тирә-якны өркетеп тора, яңа җинаятьләр кылучылар саны да арта. Татарстан-Башкортстанда әлегә җинаятьләр турында ишетелми. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган җинаятьләр булгалап тора.
БУ ТЕМАГА: Украинадагы сугыштан кайткан тоткын Нократ Аланында пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнеләМисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән. Любимов сугышка төрмәдән алынган. Ул кеше кыйнау һәм талау өчен 2020 елда дүрт ел ярымга хөкем ителгән була. Узган елның августында "Вагнер" белән килешү төзеп колониядән сугышка китә. Ноябрьдә инде туган ягына кайтып та җитә. Кайткач ук авыл кешеләрен, аеруча хатын-кызларны куркытып яши башлый.
Нигездә чуашлар яшәүче ким дигәндә 100 кешелек бу авылда май азакларында яше 50дән узган Игорь Пушкинның мәете табыла. Күпмедер вакыт күренми торгач, күршесе өенә кереп караса, Пушкинның үтерелгән гәүдәсен күрә. Мәет дүрт көн яткан. Аны 29 майда җирләделәр. Тикшерүчеләр сүзләренчә, исерек Любимов аны куллары-аяклары белән сугып, типкәләп үтергән. Авылда яшәүче Пушкин элек Любимовка каршы җинаять эшендә зыян күрүче буларак мәхкәмәдә аңлатмалар биргән була. Сугыштан кайткан Любимов уч алган булуы ихтимал, диләр. Хәзер җинаятьче кулга алынган.
Ни гаҗәп, җирле мәктәп сайтында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә (2022 елның 16 ноябрендә) Украинадагы сугыштагы кайбер авыл егетләренең исемнәре каһарман буларак китерелә. Шулар арасында Никита Любимов исеме дә телгә алына.
"Без алар белән горурланабыз, үрнәк алабыз. Алар безнең каһарманнар" диелгән сайтта.
БУ ТЕМАГА: "Нахакка төрмәгә утырттылар, аннары сугышка җибәрделәр". "Вагнер" белән сугышка киткән Азнакай егете һәлак булганКүптән түгел Татарстанның күршесе - Киров өлкәсендә пенсионер хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп Украинадагы сугыштан кайткан тоткын - Иван Россомахин тоткарланды. Элегрәк җирле полиция ирнең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланган булуын, өенә ялга дип кайтуын сөйләде.
Бу җинаять булганчыга кадәр җирле телевидениедә Россомахин турында сюжет чыккан булган, анда ирнең туган авылын – Новый Бурецта яшәүчеләрне куркытып яшәве сөйләнгән.
Сюжетта әйтелгәнчә, 28 яшьлек Иван Россомахин элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән булган, соңгы мәртәбә – үтергән өчен. Ул "Вагнер" белән Украинага каршы сугышкан.
21 мартта егет авылына кайткан һәм анда яшәүчеләргә проблемнар чыгарган диелә. Аның урамда балта һәм пычак күтәреп йөрүе, машиналарны җимерүе әйтелә, авылдашлары егетнең үтерү белән янавын сөйли.
Холыксыз ирне акылга утырту өчен авыл кешеләре җирле полиция башлыгын чакырткан. Җитәкче Россомахинны бу гамәлләре өчен әлегә административ маддә нигезендә ябуларын, әмма тиздән Кировтан ераграк - кабат хезмәт иткән урынына җибәрәчәкләрен әйткән.
"Россомахин дигән берәү бар. Ул "махсус хәрби операция"дән кайтты. Аның нәрсәдер майтарачагын көткән идек инде, чөнки проблемлы кеше булуы билгеле. Хәзер ул берничә тәүлек административ сак астында. Иртәгә аны җибәрәбез, полиция хезмәткәрләре озатуында әйберләрен җыячак, сишәмбе көнне без аны моннан олаксын өчен поездга утыртачакбыз", дип сөйләгән булган Нократ Аланы полициясе башлыгы Вадим Варанкин.
Әмма бу тапшыру чыккач, озак та узмаган – 29 март көнне күршедәге Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче бер ир үзенең өендә әнисенең мәетен тапкан. Хатынны кыйнаганнар һәм чәнчегәннәр диелә. Аның тәнендә киселгән яралары булган. Бу үтерүдә шикләнелеп Иван Россомахин тоткарлана. Ул гаебен танып үзе килә.
БУ ТЕМАГА: "Сугыш көч куллануны легитим итә". Сугыштан соң җинаятьләр артырмы?Тагын бер кеше үтерү очрагы апрель азагында гына Краснодар өлкәсендә була. Усть-Ляблински янында Эвент агентлыгы җитәкчесе Кирилл Чубко һәм аниматор Татьяна Мостыко югала. Чубконың хатыны соңгы тапкыр ире белән 27 апрель кичендә сөйләшә. Ул машинаның ватылуын һәм юлда ярдәм итәргә теләк белдергә ике кешене очратуын әйтә. Шуннан соң Чубко элемтәгә чыкмый. Ике көннән соң машинаны яндырылган килеш урманда табалар, ә аниматорлар хисабыннан 200 мең сумга якын акча югалганы билгеле була.
Эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе ике кешене тоткарлавын әйтә. Җирле медиа аның берсе Демьян Кеворкьян дип яза. Ул башта аңлатма бирүдән баш тарта, әмма аннары мәетләрне күрсәтә. Кеворкьян 2016 елны хулиганлык өчен 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән була. Җирле басмалар язуынча, аның "Вагнер" ширкәте белән килешү төзеп, сугышта катнашканы өчен азат ителүе ихтимал.
Көньяк Осетиядә "Вагнер"ның элекке сугышчысы Георгий Сиукаевның ДЦП белән авыручы 38 яшьлек инвалид Сослан Вәлиевны үтерүе бар дөньяны тетрәндерде. "Арбалет" кушаматлы Сиукаев 2014 елны кеше үтергән өчен хөкем ителгән була. "Вагнер" белән килешү төзеп сугышка китә. Шуннан азат ителеп туган ягына кайта. Сиукаевның җинаяте турында "Вагнер"ны оештыручы Евгений Пригожин: "кабат җинаять кылучыларның саны 0,28 дән 0,32% артмый" дигән аңлатма бирде.
Удмуртиядән Сергей Балуев сугыштан кайтып бер ай узганнан соң, гаражда үзенең танышын атып үтергән. Ул моны аеруча кансызлык белән эшләгән. Ике тапкыр күзенә аткан. Аннары мәетне урманда яшергән. Дуңгызларга ашатмакчы булган. Батуев та, аның корбаны да элегрәк Чечняда хезмәт иткән.
БУ ТЕМАГА: "Беркемнең дә үләсе килми". "Вагнер" Башкортстан колониясеннән тоткыннарны сугышка ничек яллыйҮтерүләр белән бергә вагнерчылар тарафыннан кылынган талаулар да арта. Петербурда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә булып кайткан ир кеше чәчәкләр кибендә эшләүче Казан кызы Катяга пычак белән янап 100 мең сумны алып чыккан. Шулай ук ул кафеда администраторны кыйнаган, андагы кешеләргә бәйләнгән. 33 яшьлек әлеге ир талау, кыйнау өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Кайбер тоткыннар хәтта төркемнәргә оешып җинаять кыла башлаган. Мисал өчен "Вагер"да булып кайткан өч кеше Волгоград өлкәсендә талау өчен кулга алына. Алар җирле эшкуардан бизнесын үзләренә яздыруларын таләп итә. Эшмәкәр баш тартканнан соң аны кыйныйлар һәм яныйлар. Һөҗүм итүчеләрнең берсе пычак чыгара. Куркудан эшмәкәр ВАЗ-2114 машинасына сату-алу килешүе төзи. Һөҗүм итүчеләр зәркән әйберләрен һәм акчаларын алып кача. Моңа кадәр үтерү, талау, һәм наркотиклар сатып алу өчен хөкем ителгән 28 яшьлек Иван Жарков, 40 яшьлек Денис Расков һәм 34 яшьлек Александр Сагарь сугышта катнашканнары өчен ярлыканып, көндәлек тормышка кайткан була.
"Ачык социология лабораториясе" тикшеренүләреннән күренгәнчә, 2022 елның сентябреннән Русиядә депрессиягә зарланучылар саны арткан, кешеләр, аеруча хәрбиләрнең хатыннары шомлану, төшенкелек, курку хисе белән яши. Моннан тыш, җинаятьләр белән бәйле белешмәләрдә фронттан кайткан русияләрнең исемнәре дә ешрак телгә алына башлады. Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләде.
Белешмә: Вагнер төркеме
Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!