"Микулай" фильмы Русиядә киң прокатка чыга. 15 июньдә — Мәскәүдә, 19 июньдә — Петербурда һәм 22 июньдә Казанда күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген фильмның баш режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбай "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.
Фильмны прокатка "Кино.Арт.Про" киноширкәте чыгарачак.
"Хәзерге вакытта 109 кинотеатр белән килешү төзелде. Монда төрле шәһәрләр бар. Мәскәүдә генә дә 21 кинотеатрда күрсәтеләчәк. Төп шәһәрләр булып Казан, Мәскәү, Петербур, Калининград, Төмән, Новоисибирски санала. Шәһәр исемлекләре 22 июньгә кадәр артырга мөмкин", диде ул.
Моңа кадәр фильм төшерү финанс кыенлыклар белән барды. Рәхимбай бүгенгә кадәр бурычлар булуын әйтте. Ул фильмны сатканнан соң акчаны бүлешәчәкләре турында белдерде.
"Капланып бетмәгән бурычлар бар. Аның төгәл суммасын сезнең һәм үземнең йөрәгемне авырттырып әйтеп тормыйм, әмма ул хәйран", диде ул.
Фильмның гомуми бюджеты 23 миллион тәшкил итә, дип әйткән иде элегрәк Рәхимбай.
"Микулай" фильмын төшерүгә Татарстан мәдәният министрлыгы – 2 миллион, Татарстан президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды 1 миллион сум биргән иде. Соңрак "Татнефть" ширкәте фильм өчен 8,5 миллион сум акча биргәне билгеле булды.
Әмма бу акчалар гына фильм төшерү чыгымнарын капламады. Фильм такымы краудфандинг платформасында 784 мең сум акча җыя алды.
Узган елның җәендә фильм Русия мәдәният министрлыгының грантын отты.
Элегрәк Азатлыкка Илшат Рәхимбай "кино төшерүдә дәүләткә өметләнергә кирәкми" дип сөйләгән иде.
"Микулай" фильмы этнотриллер жанрында төшерелгән һәм Русиядәге аз санлы халыклар темасын күтәрә. Кинода керәшен татарлары авылында яшәүче Микулай картның тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Берәү килеп, үзен Микулайның улы дип таныштырганнан соң, авылда тормыш үзгәрә. Фильмда керәшен татарлары мәдәнияте, җырлары, гореф-гадәтләре зур урын алган. Актерлар арасында федераль дәрәҗәдә танылган Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева исемнәре бар. Фильмны төшерүдә Кариев һәм Әлмәт театрларында Мансур Гыйләҗевның шул ук исемдәге пьесасында Микулай ролен башкарган Олег Фазылҗан белән Рафик Таһиров та катнаша. Фильм төшерү өчен Казаннан ерак түгел генә урнашкан керәшен татарлары авылы торгызылган, махсус милли киемнәр тегелгән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!