Күптән түгел Азатлык Төркиянең Бөгрүделик авылында президент сайлауның ничек узуы турында репортаж әзерләгән иде. Хәбәрчебез бер уңайдан авыл халкы белән сөйләште, аларның яшәешен, көнкүрешен өйрәнде. Чираттагы репортажда сүз Төркия үзәгендә урнашкан татар авылының тарихы, бүгенге тормышы, ана телләрен, миллилекне ничек саклаулары турында барачак.
Бөгрүделик (Böğrüdelik) — Төркиянең Конья вилаятендә урнашкан татар авылы. Татарлар бу якларга Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда килеп җиткәннәр. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.
Башта авыл Рәшидия дип аталган, Рәшид солтан чорында төзелгәнгә аның исемен биргәннәр. Төрек республикасы төзелгәч, солтанга бәйле атамалар алыштырыла, авылга Böğrüdelik атамасы бирелә.
Böğrüdelik — бәгырь тишеге дигәнне аңлата, böğrü — бәгырь, үзәк дигәнне аңлатучы иске төрки сүз, delik — тишек. Бу атаманы авыл уртасында чишмә акканга биргәннәр. Төркиядә андый исемле тагын 3-4 авыл бар, барсында да чишмә ага.
Бөгрүделик авылында яшәүче Рәхмәтулла Куртаран аңлатмасы
Себер татарларының күпләп Төркиягә һиҗрәт кылуларында якташлары Габдрәшит Ибраһимның да өлеше зур. Ул алдан ук Госманлы падишаһы Габделхәмит Икенче белән килешеп, аларны алып китә. Габдрәшит хәзрәткә ияреп китүчеләр, нигездә, " бохаралы " катламындагы татарлар була. Алар белемле, һөнәрле, бик дини халык, кяфер илендә нәсел калдырмас өчен, иман хакына, авыллары белән кубарылып, җир читенә чыгып китә. Ул арада Төркиядә хакимият алышына, Габделхәмит солтанны сөргенгә сөрәләр. Аның урынына калган Рәшид патша дин хакына туган җирләрен калдырып киткән себер татарларын ярдәменнән ташламый. Ике ел эчендә аларга авыл салып бирәләр, патша хөрмәтенә аңа Рәшидия исемен бирәләр. Бу хәл 1910 елда була.
Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрамова аңлатмасы
Бүген Бөгрүделиктә 600 хуҗалык бар дип санала. Җәен биредә яшәүчеләр саны 1500-2000 кешегә җитә. Авылга Европада яшәүче себер татарлары кайта. Аларның исәбе якынча 700 кеше. Конья шәһәреннән килүчеләр саны да 700дән артып китә. Кышын исә авыл бушап калгандай, 200ләп кеше белән утырып кала. Моннан тыш, Бөгрүделиктә узган гасыр урталарыннан күченгән көрдләр һәм болгарлар яши. Көрдләрнең 60, болгарларның 20ләп хуҗалыгы бар. Авылда көрдләр дә, болгарлар да татарча белә. Соңгы елларда алар белән катнаш гаилә коручылар да барлыкка килде.
Авылда мәктәп, завод-фабрикалар юк. Җәен игенчелек, кышын терлекчелек белән көн күрәләр, гәрчә соңгы елларда мал тотучылар шактый кимегән. Авылга газ кертелмәгәнлектән кышын биредә шактый суык була. Бөгрүделиктәге климат Төркиянең диңгез ярларыннан нык аерыла. Шуңа да авыл күбрәк ял итү урынына әверелеп бара.
Your browser doesn’t support HTML5
— Казан ерак, Казан ерак,
Казаннан Мәскәү ерак.
Кайтар идем илем ерак,
Кайтмасам яна йөрәк.
Капка төбендә утырган 88 яшьлек Рамазан Үзуглы Азатлык хәбәрчесен күргәннән соң җирле шигъри юллар, такмаклар сөйли башлады. Бөгрүделик авылы өчен бу гадәти күренеш. Бер гасыр төрек җирендә яшәү дәверендә алар еш кына бер-берсенә такмаклар белән җавап бирергә ярата.
— Без хәл идек, без көл идек,
Без болай түгел идек.
Суда йөргән кызлар кебек
Сайрашып торган идек.
Рамазан Үзуглы — Бөгрүделиктә туган икенче буын татары. Аның әтисенә Себердән Төркиягә хиҗрәт кылганда бер яшь тә тулмаган була. Рамазан әфәнде Нәҗибә ханым белән инде 70 елдан артык гомер итә. 17 яшь вакытында аларны кавыштыралар. Икесе дә бер авылдан. Бабабыз бер булган, дип үзләре белән таныштыралар. Узган гасыр уртасында башка милләт кызына өйләндерү гадәте булмаган, ата-аналар тыйган, үзләре дә чит-ятка карамаган.
— Барысы да ялган булды. Гомер — ялган. Ике капкадан кереп чыккан кебек. Бер йотым су, — дип гомер узганы хакында уйлана ул моңсуланып.
Рамазан әфәнде гомер буе авылда яшәп, игенчелек белән шөгыльләнгән. Җәен авылда улы һәм оныклары белән яши. Кышын Конья шәһәрендә күчеп торалар. Аның бер үкенече бар — Себергә барып кайта алмавы. Омба яклары дип телгә ала ул, монда Омскины шулай атыйлар. Аның каравы, ерак туганнары, Әхмәтовлар нәселе ди ул, Бөгрүделиккә берничә тапкыр килеп киткән. Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң Русиядәге туганнары белән аралашканнары юк икән.
— Карлар ява, буран дулый,
Кыш көннәре булгандай.
Морадыңны бирер Аллам,
Тәкъдир көне булгандай.
Шушы шигъри тезмә белән дәвам итә гомерендә бер тапкыр да Себердә булмаган себер татары.
Бүген Бөгрүделиктә даими яшәүчеләр, аларның күпчелеге пенсия яшендә, игенчелек белән шөгыльләнә. Фермерлар арасында урта яшьтәгеләр дә аз түгел. Шуларның берсе — Исмәгыйль Каплан. Аның 80 гектар җире бар. Нигездә көнбагыш үстерәләр. Үз тракторында ул 18 яшьлек улы Әлфәр белән җир эшкәртә иде.
— Бу җирләр бераз ташлы. Тау буйлары булганга, — ди ул.
Бу җирләр себер туфрагыннан шактый нык аерыла. Төрек даласында урнашкан авылда ташлы туфрак. Монда агачлар аз үсә.
Акча үзебезгә яшәргә җитәрлек чыга дип дәвам итә Исмәгыйль. Аның өч баласы бар. Гаиләдә татарча сөйләшәбез ди. Шулай да тракторда җир эшкәртүче улы Әлфәрнең татарчасы чамалы. Өлкән һәм урта яшьтәге татарлар кебек ул себер татар кызларына гына күз төшермим ди.
— Минем яшьтәге себер татар кызлары да бар, ләкин мин алар белән гапләшмим, — ди ул. — Бу гаеп, гәрчә гаеп тә түгел. Мин төрек кызлары белән аралашам. Авылдагы кызларга бик карамыйм. Алар арасында ошаганнары юк. Коньяда да татар кызлары бар, әмма бәйрәмнәр вакытында гына сөйләшәбез.
53 яшьтәге Әюп Акйөрәк тә игенчелек белән шөгыльләнә. Ул 25 ел сарык тоткан. Соңгы сигез елда үз тракторы белән арпа, бодай игәм, кукуруз үстерәм дип сөйли. Әюпның хатыны инкыйлабка кадәр Русиядән хиҗрәт кылган күршедәге нугай авылы кызы.
— Сарык асрауның файдасы бетте, — дип хуҗалыгын күрсәтә ул. — Үзем генә карап кыйналдым (кыен булды). Аны карарга кеше юк. Ә игенчелекнең файдасы бар.
Элек күршеләр дә мал тотты, көтүләр булды. Мин 100 сарык асрадым. Хәзер 10 гектар кукуруз, 5-6 гектар — бодай чәчәм. Ун көнгә бер кооператив аша су сибәбез. Бер сутыйга ярты сәгать су сибәргә мөмкинлек бар. Кукуруз монда мул була.
Кышын өч ай Коньяда яшим. Кем мал, сыер тота, шулар гына авылда кышлый. Калганнары китеп тарала.
Бүген авылда өч төрле йортлар бар. Беренчесе — узган гасыр уртасында балчыкка салам кушып саман кирпечтән ясалган йортлар. Аларның яртысында инде яшәмиләр. Икенче төре — 20-30 ел элек салынган бер катлы йортлар. Өченче төр — бетон блоктан салынган ике катлы коттеджлар. Аны нигездә Европада яшәп, җәен авылга кайтучы татарлар төзи. Шуларның берсе — Фаяз Каплан. Аңа — 78 яшь. 70нче еллар башыннан бирле Германиянең Мүнһен шәһәрендә яши. Җәен — авылда. Биредә ике катлы йорт салып чыккан.
— Даниягә табыш, эш булсын өчен киттек. Ел ярымнан Германиягә күчендек. Анда тукмач фабрикасында эшләдем. 40 ел шунда хезмәт иттем, — ди ул.
Аларның ике баласы бар. Икесе дә Европада яши. Бер киленнәре — чуаш. "Ул татарча белми, без аның белән алманча аңлашабыз", ди Фаяз әфәнде. Икенче киленнәре — себер татары.
Каплан 1992 елда Казанга, аннан Себергә барып кайта.
— Себернең табигате гаҗәеп хуш килде. Яшеллек, саф һава. Кышын да барасым килә, — дип искә ала ул.
1969 елдан башлап Бөгрүделик татарлары Европага, башлыча Даниягә эшләргә дип китә. Күпме кеше күченгәнен төгәл әйтүче булмаса да, анда дистәләгән гаилә киткәне мәгълүм. Инде ярты гасыр дәвамында себер татарларының Дания белән элемтәләре өзелми. Бүген авылдагы 200 йортның хуҗасы Европада яшәве дә зур күрсәткеч.
30 ел Даниядә гомер иткән Җәләл Үтмер соңгы 15 елын авылда көн күрә. Ике илдән дә пенсия алып яши. "Төркиядә аз түлиләр, Даниядән доллар белән күп алам", дип тә өсти ул.
— Башта әти Даниягә китте, — дип искә ала ул. — Анда эшли башлады. Соңрак без дә Даниягә күчендек. Ул вакытта миңа 22 яшь иде. Ике балам (бер кызым, бер улым) Даниядә, тагын икесе — Коньяда яши. Аларның барысы да себер татарча аңлый, әмма сөйләшми. Даниядә — дания телендә, Төркиядә — төрек телендә гапләшәләр. Мин Даниядә фабрикада эшче булып эшләдем. Анда да кыен булды, чөнки телне белмим. Бик өйрәнә дә алмадык.
Хәзер авылда һәркемнең пенсиясе, байлыгы бар, шуңа үзе җитештереп түгел, бары кибеттән алып ашый. Терлекне бетерделәр.
Бөгрүделиктә заманында мәктәп бар иде. Узган гасырның 60-70нче елларында ябылды. Авылда яшьләр юк. Хәзер татар яшьләре йә Коньяда, йә Даниядә яши.
Авылда себер татарлары гына түгел, электән килгән казан татарлары да бар. Әмма алар катнашып беткән. Икенче дөнья сугышында әсир төшкән берничә татар да монда килеп төпләнгән.
Бөгрүделиктән чыккан себер татарларының яңа буыны чыннан да татар телен онытып бара. Төркия шәһәрендә яшиме, Европадамы — мөһим түгел. Башка милләтләр янында татарлар эреп югала башлый.
64 яшьлек Нияз Яшен дә татарларның төрекләшә баруын әйтә. Аның ике улы, өч кызы бар.
— Балалар татарча белә, ә менә оныклар аңлый гына. Өйдә һәммәсе төрекчә гапләшә. Русиядә дә шулай бит. Татарларның оныклары урысча сөйләшә. Шулай түгелме? Мин балаларга өйдә татарча сөйләшегез, ана телен өйрәнсеннәр дип әйтәм. Юк, гел төрекчәгә күчәләр, — ди ул.
Нияз Яшен иске җырлар онытыла баруына да борчыла. Һәм бер мизгелгә уйга батып үзе моңлана башлый:
Алтын дигән алаем шул,
Көмеш дигән тагаем.
Сездәй матур иш дусларны
Кайдан эзләп табаем.
Солдат ятай кәрәвәттәй
Тунын кыя ябынып.
Ятса еллары килми шул,
Туган илен сагынып.
Бөгрүделикнең зиратында да иске кабер ташлары вакыт узу белән юкка чыгып бара. Яңа ташларга исә төрекчә генә язалар. Зират белән таныштырган Хөлүси Айхан инде доганы да татарча кылмыйбыз ди.
— Без доганы татарча түгел, төрекчә кылабыз. Моннан бер туганыбыз Русиядә татарча кылалар диде. Безнең тел монда онытылган, төрекләшкәнбез инде, — ди ул татарча.
Ул каберстанда иң борыңгы кабер ташлары белән таныштырды. Себердән Төркиягә күченүдә баш булып халыкны монда алып килгән кеше — Төхфәтулла улы Хаҗи Мәхмәт (1864 - 1942) кабер ташын күрсәтә. Анда татарча мондый сүзләр язылган:
Мин уйлаймын егетләр
Бу Себердә тормаска
(Яңа каун)
Невей секуннан соң (ягъни, яңа кануннан соң)
Муеныбызны бөкмәскә.
Рәхмәтулла Куртаран — авылның иң танылган активисты. Ул Себердә, Казанда, Уфада берничә тапкыр булган. Ике-өч елга бер Русиягә барып кайта. Бүген ул авылда көн күрә. Хәтта кышын да биредә кала. Үзенә татарча мунча салган.
Хәзерге вакытта Рәхмәтулла әфәнде Бөгрүделик турында төрекчә китап язу белән мәшгуль. Хезмәт урта гасырларда себер татарларының дәүләт тоткан вакытларын искә төшерүдән башланачак. Моннан тыш, ул авылда сакланган халык авыз иҗатын барлаган. Үзендә генә дә 250 биткә язылган җыр, такмаклар туплаган. Җитди хезмәт булачак, чөнки аны Каратай университетыннан ике профессор һәм ике белгеч тикшереп алачак ди. Алга таба китапны татарча да бастырырга тели.
— Китапта хиҗрәткә зур урын бирелә, — ди ул. — Алар Омскига чана белән килгәннәр. Аннан поезд белән Одессага барып җиткәннәр. Пароход белән Истанбулга, аннан поезда — Коньяга. Шуннан соң атлар җигеп авыл җирен сайлап алалар. Беренче эш итеп алар казма какканнар. Себердә урманда урнашканлыктан утын күп булган. Бу якта агач үсми. Сыер койрыгы дибез. Менә шул үсемлекне ягып көн күргәннәр.
Безнең халык ат ите ашаган. Аннан казы, кымыз ясаганнар. Хәзер ат асрамыйлар инде. 1985 елдан бирле ат ашау юк. Бүген Төркиядә бу тыелган. Бер биш-алты ел элек башка татар авылларында ат суеп ашаганнар дип ишеттем.
Бөгрүделик авылының дөньяга чыгуы һәм үзенең миллилеген югалта башлавы 80нче елларда башланды дип саный Рәхмәтулла Куртаран.
— 1980нче еллардан соң без таркалдык. Университетларда укый башладык. Аңа кадәр без көрдләргә кыз бирми идек. 80нче еллардан соң дөньяга кыз бирә башладык. Үзебез дә Казанга кыз бирдек, Себердән кыз алдык. Дөньяга таралдык. Бу безне юкка чыгаруга китерә. Мәдәниятне, җыр, гореф-гадәтләрне сакларга ышанычлы караган кешеләр аз. Әкренләп төрекләшәбез, — ди ул төп проблемнарын атап.
Авылда татарлыкны тел, җырлар һәм татар аш-сулары саклый. Бүген һәр хуҗалыкта диярлек урам мичендә ипи, бәлеш, пәрәмәч пешерү гадәте бар. Бу хакта алдагы язмада сөйләрбез.
Шулай да Бөгрүделиктә халыкның милли үзаңы көчле. Һәркем үзенең килеп чыгышы турында сөйли ала, Русиянең татарларга нинди мөнәсәбәттә булуын да яхшы белә. Аларның Русиянең Украинага каршы сугышына да мөнсәбәте тискәре, шунлыктан һәммәсе Себердә яшәүче милләттәшләренең авыр хәлдә калуына борчыла. Бу хакта да махсус язма тәкъдим итәрбез.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!