Ту-214не яңарту мәсьәләсе карала.
Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе баш мөдире Юрий Слюсарь Казанның Ту-214 очкычларына кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләде.
Аның әйтүенчә, Ту-214нең яңа нәселен – кыскартылганрак төрен һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясау мәсьәләсе карала.
Слюсарь элегрәк Казан заводында махсус заказ бирүчеләр өчен елына бер-ике очкыч эшләнә иде, әмма "хәзер елына 10, ә алга таба 20 очкыч ясап чыгарырга кирәк булачак", дигән.
Элегрәк Татарстанның "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте Ту-214 очкычлары өчен экипаж әзерли башлавы хәбәр ителде. Казан заводында җыелган очкычларны беренче булып Red Wings ширкәте алачак.
- Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
- Былтыр октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2027 елдан Казанда 20шәр Ту-214 очкычы җитештерергә ниятлиләр, дип хәбәр итте.
- Соңрак сугыш аркасында Казанда бу очкычларны җитештерү кичектереп торылачагы билгеле булды. MRO Russia һава техникасына хезмәт күрсәтү форумында "Авиасистемы" ширкәте башлыгы Дмитрий Хоружик Казанда Ту-214не җитештереп чыгару - "махсус хәрби операция"нең тәмамлану вакытына бәйле", "хәзер тәэмин итүчеләрдә Ту-214 кайгысы юк", дигән иде. Әйтик, Ту-214 системы өчен датчикларны (акселерометрлар) 2025 ел ахырында гына җитештерәчәкләр, әлегә алар сугышта кирәк, диелде.
- Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!