Русиягә айтишниклар кире кайта дигән сүзләр дөресме?

Иллюстратив фото

Русия рәсмиләре илдән киткән айтишниклар кире кайта башлады дип белдерә. "Интернетны яклау җәмгыяте" оешмасы мөдире Михаил Климарев бу дөрес түгел, күпләр инде ныклап урнашты, эшли, хезмәт хаклары түбәнрәк булган Русиягә кире кайтырга теләмиләр дип саный.

Русия түрәләре узган ел мобилизациядән качып чит илләргә киткән русияләр кире кайта дип белдерә. Дигитал үсеш министры Мәкъсүт Шадаев IT-белгечләрне кире кайтару өчен махсус програм кирәкми, алар болай да кайта диде. Әле декабрьдә генә министр чит илләрдә Русиянең йөз меңләп IT-белгече эшли дип белдергән иде. Хәзер түрә рекрут ширкәтләре күрсәткечләренә нигезләнеп, аларның кайтуы турында сөйли. Төгәл саннарны соңрак бирәм дип вәгъдә итте.

Узган ел бөтенләй башка күренеш иде. Мобилизация башланганчы HR-холдинг сораштыру нәтиҗәләре чыгарды. Анда айтишникларның өчтән бер өлеше Русиядән бер ел эчендә китәргә планлаштыруы күренде. "Альфа-банк" аналитиклары узган елның өченче чирегендә Русиядән якынча 1,2 миллион кеше киткән булырга мөмкин дип фаразлады. Алар хезмәт базары һәм куллану базары статистикасын анализлаган. Илдән китүчеләрнең рәсми саны беркайда да чыкмады.

БУ ТЕМАГА: "Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"

Түрәләрнең әлеге белдерүләренә Кремль медиасы да кушылды. Мәсәлән, үзен хәрби корреспондент дип атаучы Александр Коц "Комсомольская правда" газетында "айтишник тәүбәсе" чыгарды. Имеш, бу - Украинада яраланган хәрбигә Көнбатыштан күңеле кайткан релокант хаты. Александр Коц Русия айтишникларын шулайрак күзаллый: "Мин айтишник, миңа 35 яшь, СВО (махсус хәрби операция – Украинадагы сугышны рәсмиләр шулай атый – ред.) башлангач мин, башка хезмәттәшләрем кебек, чит илгә киттем, курыктым. Яшермим, "либераль" карашлар белән яши идем, аңламадым, аңлатучы да булмады, гомерем буена клавиатура төям һәм ютюблар карыйм".

IT-белгечләр чынлап та Русиягә кире кайтамы? Бу хакта "Интернетны яклау җәмгыяте" сәүдәгә корылмаган оешмасы мөдире Михаил Климарев "Настоящее время" телеканалына сөйләде.

— IT-белгечләрнең Русиягә кире кайтуын сез ничектер күрәсезме, теркисезме?

Михаил Климарев

— Юк. Күпләр эш тапты, күп ширкәтләр релокация тәкъдим итеп, хезмәткәрләрен чит илләргә күчерде. Мәсәлән, EPAM ширкәтенең Вильнюста иң эре офисларының берсе урнашкан, ул Литвада зур салымнар түли. Дөрес, бу Беларус ширкәте, ләкин аның Русиядә дә белгечләре күп иде. Кемдер Үзәк Азия илләренә, Грузиягә, Әрмәнстан, Сербиягә китте, әлеге илләрдә визасыз да яшәп була. Барысы да әйбәт кенә урнашты һәм эшли. Кемдер кайткан икән, ул яки документ эшләре белән, яки нидер алырга, йә булмаса, туганнарын күрергә генә. Аннары барыбер китәләр. Чынлыкта, бу зур афәт инде. Хәлләр тынычлангач та, ә бу кайчан да бер бетәчәк, әлеге кешеләр кире кайтыр дип уйламыйм. Мин үзем дә кайтмасмындыр. Нигә кайтырга?

— Алайса аңлашылмый, ни өчен дигитал үсеш министры Мәкъсүт Шадаев айтишниклар кайта дип белдерә соң? Кремльгә бит алар чынлап та кирәк?

— Анда зур проблемнар. Путин Петербур икътисад форумында да әйтте. "Менә безнең белгечләр җитми, IT-технологияләр чикләнгән хезмәт базары проблемын чишәргә мөмкин", диде. Икенче яктан, Русиядә хезмәт хаклары да түбәнрәк, алар бит рубльдә түли, ә рубль курсын үзегез дә күреп торасыз.

Русиядә аз түлиләр, Русиядә җитәкчелек начар, бик начар менеджмент. Айтишинкларга Русиягә ник кайтырга? Армиягә алулары яки күзлек кигәнең өчен генә дә урамда кыйнап китүләре дә бар. Һәм бу кайту теләген арттырмый.

— Яхшылык белән кайтарудан баш тарттылар. Мәкъсүт Шадаев "Ватанга кайтару өчен махсус програм кирәкми" диде. Яманы инде бар дидегез: электрон повесткалар, хәрби хезмәткә чакырулчыларның чит ил паспртларын тартып алу. Бу кайтам дигән кешеләрне куркытамы?

— Әлбәттә. Русия армиясе дип аталган урынга эләгү куркынычы бар икән, мөмкинлек булса, качарга кирәк. Һәм Европадагы шәһәрләрдә кешеләр ничек яшәвен күргәннән соң, Русия шәһәрләре белән чагыштырганда моның җир белән күк арасы икәнен аңлыйсың. Мәскәү – әле ул Русия түгел. Русиядә Мәскәүдән бик ерак торган шәһәрләр күп. Алардагы тормыш дәрәҗәсе, шартлы рәвештә алсак, шул ук Сербия белән чагыштырганда да күпкә түбәнрәк. Климат та начаррак, кешеләр дә усалрак, куркынычлар да күбрәк. Сербиядә рәхәтләнеп тыныч кына яшәп, акча эшләп, балалар үстереп булганда ник кайтырга? Аңламыйм.

БУ ТЕМАГА: "Илдән иң акыллы һәм сәләтле кешеләр китәргә тырыша, бу – фаҗига"

— Сербия турында аерым сорыйсы килә. IT-ширкәтләр чит илләрдә үз офисларын ача. "Яндекс" Белгардта инде икенче офисын әзерли. Ни өчен? Кыйммәтле кадрларны югалтасылары килми һәм шунлыктан чит илләрдә эшләүләренә күз йомалармы? Гәрчә аларга да "хезмәткәрләрегезне кайтарагыз", дип янадылар бугай.

— Дөнья бизнесы күзлегеннән караганда, Русия белән эшләү зыянга булырга мөмкин. Беркемнең дә Русия ширкәтләренә түлисе килми. Шуңа күрә, әгәр сез IT өлкәсендә зур бизнес ясарга телисез икән, русияле булмавың яхшы. Һәм бу бернинди дә русофобия түгел, бу гади саклык: "Без русияләргә түлибез, димәк, икенчел санкцияләргә эләгә алабыз", дип уйлыйлар. Шуңа күрә беркем дә русияләр белән эшләргә теләми. Шуңа күрә мондый ширкәтләр төзелә.

Русиягә чикләүләр кертелде. Мәсәлән, шул ук ясалма интеллект белән бәйле нинди дә булса җиһаз кертү тыелган. Нейрон челтәрләрне эшкәртү өчен иң заманча микропроцессорларны Русиягә кертергә ярамый. Ә бу хәзер иң алдынгы технологияләр. Сез аларны ничек кулланырга җыенасыз? Үз нейрон челтәрләрегезне ничек өйрәтәсез? Шуңа күрә аларны кайдадыр чит илдә ясарга кирәк. Кыскасы, кайсы гына якны алма, хәзер Русиядә яшәү кулай түгел. Әле мин сәясәт турында әйтмим. Бу чиста икътисад ягы гына.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

Язманың оригиналы:"Настоящее время".

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!