Май ахырына русияләр кредит карталарыннан акча кулланып банкларга 225 миллиард сумлык бурыч җыйган, бу карталар аша бирелгән барлык акчаларның 12 процентын тәшкил итә. "Скоринг Бюро" кредит тарихлары бюросына сылтама белән "Коммерсантъ" язуынча, моңарчы тарихта русияләрнең кредит карталарында бу кадәр бурыч җыелуы күзәтелмәгән.
Хәзерге вакытта барлык бирелгән карталарның алты процентында бурычлар вакытында түләнмәгән – узган елның октябреннән бу иң зур күрсәткеч. Әмма банклар кредит карталары бирүне дәвам итә һәм бу арта гына бара. Быел аена шундый ысул белән уртача ике миллион сум бирелгән, былтыр бу 1,8 миллион сум булган, 2021 елда исә 1,4 миллион сум. Уртача 90 мең сум бирәләр диелә.
Күптән түгел кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча бер ел эчендә Татарстанда иң нык арткан – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.
Татарстанның 35 районында халыкның кереме уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булуы да әйтелде.
- Шул ук вакытта 2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр арткан иде. Сүз 100 мең сумнан да күбрәк булмаган, ярты ел эчендә түләнеп бетәргә тиешле әҗәт турында бара.
- Мобилизация игълан ителгәннән соң, Русиянең төрле төбәкләреннән сугышка китәсе ирләр экипировкаларны үз акчаларына сатып алырга мәҗбүр дигән мәгълүматлар килә башлады. Кайбер очракларда моның өчен аларның туганнары кредитлар да алды.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!