Активист Альберт Рәхмәтуллин, бензинга бәя арту сәбәпле, Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим итә

Альберт Рәхмәтуллин. Архив фотосы

"Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм", ди ул.

Активист Альберт Рәхмәтуллин Башкортстанда ягулык бойкоты үткәрергә тәкъдим итә. Бу белдерүен ул "Башнефть" ягулык салу станцияләрендә бензинга бәя арту сәбәпле ясады.

"Мин икътисадчы түгел, әлбәттә, шуңа гади кеше буларак әйтәм – безне кабат талыйлар! Чикләүләр кертелгәч, чит ил базарына нефть һәм нефть продуктлары сату берничә тапкырга кимеде, югыйсә. Һәм эчке базарда кирәгеннән артык булуы сәбәпле, бензин хәтта арзанаерга тиеш. Монополистлар керемнәрен югалтмас өчен, ясалма рәвештә бензин кытлыгы тудырып, бәяләрне арттыра, дип саныйм. Нефть олигархлары безне талый!" – дип язган ул Telegram-каналында.

Альберт Рәхмәтуллин бөтен кешегә дә Русия энергетика министрлыгына һәм монополиягә каршы хезмәткә шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр язарга, шулай ук 1-31 августта Башкортстанда бойкот үткәреп, "Башнефть" ягулык станцияләрендә ягулык алмаска тәкъдим иткән.

Активист фикеренчә, бензин бәяләре артканнан соң юлчылар, йөк ташу да кыйбатланачак. Димәк, алга таба азык-төлек, төзелеш материаллары һәм башка әйберләргә дә бәяләр артачак, ди ул.

"Аспекты" язуынча, соңгы ун көндә "Башнефть" ягулык станцияләрендә бәяләр ике тапкыр арткан: 27 июньдә һәм 4 июльдә.

2021 елда көз көне Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче машина йөртүчеләр бензинга бәяләр арту сәбәпле ягулык сату нокталарына бойкот игълан иткән иде. Аңа дүрт меңнән артык машина йөртүче кушылды. Чараны оештыручылар бер атна буе ягулыкны кайсы ягулык сату нокталарыннан гына алырга кирәген билгеләде.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, АКШ һәм Британия Русиянең энергия чыганакларын сатып алудан баш тартты, Европа берлеге Русиянең диңгез аша килгән нефтен алуны тыйды, ә Русия газын Европага кудыру кимеде. Моннан тыш, көнбатыш илләре Русия нефтенә һәм нефть продуктларына бәя чикләүләре кертте. Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Халыкара энергетика агентлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елның гыйнварында Русиянең нефть һәм газ сатышыннан кереме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38 процентка кимегән.
  • Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич Татарстан белән Башкортстанның бюджет керемнәре кимиячәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, 2023 елда төбәкләрнең иң элек табышка салымы азаер дип көтелә. Бу - Европаның Русия нефтенә санкцияләр кертүе белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!