Русия баш прокуратурасы Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарына шикаять гаризасы җибәргән. Бу хакта "Idel.Реалии"га активистның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин сөйләгән. Гаризаны Олег Лавров имзалаган. Мәхкәмә вакытында ул төп гаепләүче булды. Лавров Чанышевага җәзаны кырыслатуны сорый.
Аны "вазифаи хәленнән файдаланып экстремист оешма оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру"да (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше), "ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау"да (239 маддә, 3 өлеше) гаепле дип таптылар.
Тагын бер гаепләнүче – активист Рөстәм Мөлековны экстремист оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип таптылар, аңа 2,5 ел гомуми тәртипле колония бирелде.
Рамил Гыйззәтуллин әйтүенчә, дәүләт гаепләүчесе Лилия Чанышевага мондый җәза бирелүен сорый:
"Экстремист эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру" маддәсе нигезендә 3 ел 6 айга колониягә хөкем итәргә, әмма вакыты чыгу сәбәпле, азат итәргә.
"Ватандашларның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма гамәлләрен пропагандалау" маддәсе нигезендә 120 мең сум штраф бирергә, әмма вакыты чыкканга күрә, бу җәзадан да азат итәргә.
"Вазифаи хәленнән файдаланып экстремист оешма оештыру" маддәсе нигезендә 10 елга колониягә җибәрергә һәм 700 мең сум штраф салырга.
"Дәүләт гаепләвенең вакыты чыккан җинаятьләрдә җәзаны кырысландыруын аңламыйм. Мәгънәсе нидә? Мәхкәмәдә миңа шәкаятьне карау якынча быел октябрьдә булачагын әйттеләр", ди адвокат.
Чанышеваның тагын бер адвокаты Сергей Макаренко фикеренчә, "Монда Баш прокуратура хакимият каршында куштанланып, үзенең аяусызлыгын күрсәтә".
"Прокуратура хакимият каршында тәти булырга тырыша, аларга тугры хезмәт итеп, менә дәүләтнең дошманнарына карата кырыс көрәш алып барабыз дигәнне дәлилләргә тырыша. Чанышева да, без, аның адвокатлары да, гомумән аны аклауны сорыйбыз. Прокуратура "баланс" саклансын дип үзенең таләбен чыгарды. Мәхкәмә ахыр чиктә ни сезгә дә, ни аларга да дигән принциптан эш итеп, хөкем карарын ничек бар, шулай калдырачак", — дип фикерләре белән уртаклашты Макаренко.
Русия Баш прокуратурасы Рөстәм Мөлековка карата да шикаять гаризасы язганмы – билгеле түгел.
Июнь ахырында Лилия Чанышева һәм адвокатлары да хөкем карарын шикаять иткән иде. Рөстәм Мөлеков та шулай ук эшләде. Активистлар шикаятьләрендә хөкем карарын гамәлдән чыгаруны, үзләрен аклауны сорый.
- Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябрендә экстремизмда гаепләнеп кулга алынды. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
- 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.
- Чанышеваның җинаять эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 15 мартта карала башлады. Мәхкәмә утырышлары ябык барды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!