15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында республикакүләм “Питрау”  үтәчәк

Питрау. Архив фотосы

Русиядә 2021 елда җанисәп узды. Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган иде. Татарстанда керәшеннәр булып 25 мең кеше язылган. 

15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау" керәшен бәйрәме узачак. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле, республиканың 20 районыннан һәм шәһәреннән, Русиянең дүрт төбәгеннән 50дән артык фольклор коллективлары һәм 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә.

Кунаклар өчен "Тырлау" ярминкәсе эшләячәк. Биредә "Түгәрәк уен", "Айбагыр" балалар мәйданчыгы, "Питрау уеннары" мәйданында уеннар, "Күңел ачу" су уеннары, "Туганайлар" ишегаллары, "Димче" танышу аланы, "Арулану" учак яны уеннары, "Табикмәк" керәшен сыйлары һәм башкалар булачак.

"Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашучы кызлар халык җырларын, биюләрен башкарудагы осталыкларын күрсәтәчәк, халык тарихын һәм гореф-гадәтләрне белүдә үзләрен сынап карый алачак диелә. Ат чабышы, көрәш тә булачак.

  • Русиядә 2021 елда җанисәп узды. Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган иде. Татарстанда керәшеннәр булып 25 мең кеше язылган.
  • Тарихи фәннәр докторы, академик Рафаил Хәкимов Азатлык белән әңгәмәсендә Мәскәүгә татарның санын киметү кирәк дип фикер белдергән иде. "Керәшеннәр: "Без аерым халык", дип йөри. Халык саны алдыннан керәшен татарлары активлашып ала. Беренчедән, бу очракта кемдер котырта. Икенчедән, инкыйлабка кадәр керәшеннәр аерым язылган иде. Әмма ул милләт буларак түгел, дингә карап, сословие булып язылган. Шуңа аз гына буталыш бара. Керәшен Сабантуе – Питрауга баргач, алар белән якыннан аралаштым. Алар нинди аерым халык булсын? Татарның татары! Барысы да татарча сөйләшә, бөтен бәйрәм татар телендә уза", диде ул
  • Шул ук вакытта кайбер керәшеннәр Азатлыкка, татарлардан аермалы буларак, без гореф-гадәтләребезне яхшырак сакларга тырышабыз диде. Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов "аз санлы халыклар тыгызрак һәм дусрак була, чөнки аларның үзләренән башка ышанычлары юк. Шул очракта гына без җырларыбызны мөмкин кадәр саклап, туплап, киләсе буынга җиткерербез дип уйлыйм" дип сөйләгән иде.
  • Былтыр 12 июльдә Татарстанның керәшен авылларында Питрау бәйрәме узды. Бу көнне православлар Изге Петр һәм Павел көнен, керәшенчә әйткәндә, Питрауны билгеләп үтте. Изге Петр — Гайсә пәйгамбәр укучыларының берсе һәм бу апостол христиан чиркәвенә нигез салган, беренче Рим дин әһеле булган.
  • Кукмара районының Түбән Чура авылында коронавирус пандемиясе аркасында ике ел Питрау үткәрелмәгән иде. Иганәчеләр ярдәме белән, былтыр үткәрделәр. Анда меңләгән кеше җыелды.
  • Район башлыгы Сергей Димитриев мондый бәйрәмнәрнең бюджет хисабына узмавын, уза да алмавын, бары иганәчеләр ярдәмендә генә саклана алуын искәртте. Былтыргы Питрау да "Вахит", "Восток" хуҗалыклары, Металл савыт-саба заводының һәм башка иганәчеләрнең саллы ярдәме нәтиҗәсендә генә узган иде.
  • Мамадышның Җөри авылында республикакүләм Питрау исә узган ел 16 июльдә үтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!