2023 елда республикада туризмны финанслау 2,6 тапкырга арткан.
2023 елда Башкортстан туризм өлкәсен үстерү өчен федераль бюджеттан 900 миллион сум алган. Бу хакта Башинформ яза.
Басма хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә республикада туризмга бәйле субсидияләргә бәйге тәмамланган, 46 инвестицион проект 155,5 млн сум күләмендә акча алган. Алар арасында пляжларны оештыру, яңа кемпинглар булдыру, туристик инфраструктураны үстерү кебек проектлар бар.
Башкортстанның туризм министрлыгы язуынча, эшкуарларда үз проектларын финанслауга гариза бирү мөмкинлеге бар.
- Русия Украинага сугыш башлаганнан соң чит илләр керткән чикләүләр сәбәпле илдән чит илләргә туризм кимеде. Русия хакимияте моны җирле туризмны үстерү максатыннан куллана.
- 2023 елның беренче кварталында Башкортстанда туристик агым 412 мең кешегә җиткән, бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 29%ка күбрәк.
- 2023 елда республикада туризмны финанслау 2,6 тапкырга арткан (1,2 миллиард сум). Аларның 746 миллионы федераль бюджеттан җәлеп ителгән диелә.
- 2022 елның җәендә Башкортстан дәүләт җыены туристлардан акча җыемы алу турындагы канун өлгесен хуплады. Җыемның күләме сезонга, урнашкан җиргә карап үзгәрергә мөмкин, әмма 100 сумнан артыграк була алмый. Кайбер категориядәге кешеләр аны түләүдән азат ителә.
- Уфада яшәүче Гүзәл Равилова туристларга Башкортстанда кайда барырга киңәш итүе турында Азатлыкка да сөйләгән иде. Аерым алганда мондый урыннар арасында Шүлгән таш мәгарәсе, Ирәмәл тавы, Морадым тарлавыгы, Атыш шарлавыгы, Якты күл һәм Айгир тавы бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!