20 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин Туризм федераль агентлыгын (Ростуризм) бетерү турында фәрман имзалады. Аның функцияләре икътисади үсеш министрлыгында тапшырыла. Документ хокук документлары порталында чыкты.
Әлеге карар "туризм өлкәсендә дәүләт идарәсен һәм туристик эшчәнлекне камилләштерү, туризм сәнәгатен үстерүне нәтиҗәлерәк итү һәм федераль оешмалар структурасын оптимальләштерү максатларында" кабул ителде диелә фәрманда.
Хөкүмәттә туризм юнәлеше вице-премьер Дмитрий Чернышенко карамагында калачак. Чернышенко сүзләренчә, икътисади үсеш министрлыгының туризм юнәлешендәге авырлыкларны хәл итү өчен кирәкле вәкаләтләре бар.
Премьер-министр Михаил Мишустин карары белән икътисади үсеш министрлыгында хәзер 11 урынына 12 урынбасар, 35 урынына 37 департамент булачак. Туристик өлкәгә җаваплы кеше әлегә билгеләнмәгән. Аның исеме атна ахырына кадәр әйтелер дип көтелә.
Турбизнес өлкәсендә эшләүчеләргә бу көтелмәгән яңалык булды. Ростуризм соңгы ике елда төрле яңа програмнар, проектлар белән чыккан иде. Туристик кешбэк, Русиянең кайбер туристик урыннарына, шул исәптән Казанга, чартерларны субсидияләү, төбәкләрдә туристик өлкәне үстерүгә грантлар бирү - болар пандемия, аннары Украинадагы сугыш белән бәйле кертелгән чикләүләрдә туризмны саклап калуга үз өлешен кертте.
Туризм өлкәсендә эшләүчеләрнең кайберләре икътисади үсеш министрлыгына кертелгәч бу өлкәгә игътибар кимемәсме, министрлыкның башка эшләре дә күп, туризм соңгы урыннарга калмасмы дип борчыла.
2022-2024 елларда Русия җитәкчелеге туризм өлкәсен үстерүгә 168 млрд сум бүлде. Агентлык төбәкләргә грантлар бүлде, ул грантларны Татарстан белән Башкортстан да алды. Мәсәлән, Татарстанда федераль акча пляжларга, туристик маршрутлар төзүгә, туристик инфраструктура төзекләндерүгә, кемпинг һәм глэмпинглар төзүгә тотылачак.
Башкортстанда "Хәзинә тур" туроператоры хуҗасы Комил Сираҗетдинов Ростуризмның бетерлүе туризм өлкәсендә эшләүчеләр өчен көтелмәгән хәл булды, ләкин моның киләчәктә туризмны үстерүгә, ныгытуга юнәлтелгән адым булуына өметләнәбез ди.
"Бүген туризм өлкәсенең потенциалы бик зур. Шул ук мәскәүләр, зур шәһәрләр кешеләре, бизнесменнар йөрергә яраткан Европа илләренә чыгу хәзер бик трендта түгел. Ә Европаның безнең Башкортстан, Камчатка, Карелия, Алтай, Бурятия, Иркутски өлкәсе, Байкал күле кебек җирләргә охшаган урыннары күп. Карловы Вары, Австрия, Норвегиягә барырга яраткан туристларның каядыр барасы килә, ләкин Мәскәү янында гына андый табигать юк. Диңгезгә йөрү белән проблем әллә ни юк, Кара диңгез бар, Төркия әлегә ачык - бу яктан ихтыяҗ каплана. Ә табигать туризмы, шифаханә-курорт комплексларга, актив ял итүгә сорау зур, алдан санап киткән төбәкләр бу ихтыяҗны канәгатьләндерә ала. Ләкин монда инфраструктура мөмкинлекләре чикле, эшлисе эшләр күп. Сентябрьдә Русия Дәүләт шурасы утырышы туризмга багышланды. Анда бик зур төзелешләр турында сүз барды, аларның бәясе триллионлаган сумнар белән исәпләнә. Ул эшләр икъстиади үсеш министрлыгы, төзелеш министрлыгы, транспорт министрлыгы аша барачак. Дәүләт шурасында президент тарафыннан яңгыраган күрсәтмәләр барыбер үтәлер дим уйлыйм. Ростуризм бетте дә, туризм бетте дигән сүз түгел. Киләчәктә берничә елдан бәлки туризм министрлыгы булдырырлар. Чөнки күп илләрдә мондый министрык эшли һәм бу кирәктер дип уйлыйм", дип сөйләде Азатлыкка Сираҗетдинов.
Аның сүзләренчә, Башкортстанда бүген экотуризм, этнотуризм, яхтинг үстерү мөмкинлекләре зур, тарихи урыннарга экскурсияләр оештырып була.
— Республикада төрле милләт халыклары яши, димәк, бу төрле мәдәният, төрле ризык, төрле традицияләр дигән сүз. Аннары шул ук Татарстан, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан белән хезмәттәшлек потенциалы зур. Халыкара туризмга килгәндә, Русиягә дустанә илләрдән туристлар килергә әзер, Уфаны "кызыл маршрутка" яки Ленин яшәгән урыннар исемлегенә керткән очракта кытайлар да кызыгыр иде, - ди Сираҗетдинов.
Ул туризм - бер яктан дәүләт сәясәте булса, икенче яктан җирле халыкның, авыл-шәһәрләрнең дә аңлавы мөһим дип саный. "Һәр муниципалитет, һәр район башлыгы, Башкортстанның һәр кешесе туризмның турфирма эше генә түгеллеген аңларга тиеш. Бу - төбәк икътисады. Һәр турист безгә акча китерә һәм ул канәгать калырга тиеш. Таксист эшеннән башлап, кунакханәләр, гидлар хезмәтенә кадәр", ди белгеч.
Татарстан турагентлары берлеге президенты Рамил Мифтахов сүзләренчә, Ростуризм бетерелгәннән Татарстанда берни үзгәрмәячәк, республиканың туризмны үстерү өчен үз програмы бар, әмма киләчәктә туризм өлкәсенә мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрергә мөмкин.
"Ростуризм моңа кадәр тормышка ашырган програмнар, әйтик, төбәкләргә субсидияләр бүлү, алар киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Ә менә алдагы програмнарга килгәндә, активлык көтеп булмас. Икътисади үсеш министрлыгының башка өстенлекле бурычлары күп, туризм өлкәсенә чират ахырга калырга мөмкин", дигән Мифтахов "Бизнес Онлайн" порталына.
- 2014 елда Башкортстанда эшмәкәрлек һәм туризм дәүләт комитеты төзелде, 2019 елда туризм аерым комитет булып эшли башлады. 2022 елның язында Башкортстанда эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы булдырылды. Аны Рөстәм Афзалов җитәкли.
- 2021 елда Башкортстанга 3,5 миллион кеше килгән, быел 4 миллион булыр дип көтелә. Былтыр килгән туристлар республикада 13 млрд сум акча тоткан.
- Татарстанда 2014 елда туризм агентлыгы, аннары туризм дәүләт комитеты төзелде. Аны Сергей Иванов җитәкли.
- 2021 елда Татарстанга 3,3 миллион турист килгән. 2022 елның августына туристлар агымы былтыргы шул чор белән чагыштырганда 80 процентка арткан. Былтыр Татарстанда туристлар 20,4 млрд сум калдырган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум