Русия думасында экстремизмны аклаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итергә тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта Җинаять кодексы экстремизмга чакырган өчен генә җаваплылык бирүне күз уңында тота. Моның өчен иң күбе биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре, иң азы – йөз мең сум штраф салулары бар. Депутатлар экстремизмны аклаган һәм пропагандалаган өчен дә шундый җәза кертергә тәкъдим итә.

Русия думасына экстремизмны пропагандалаган һәм аклаган өчен җинаять җаваплылыгы кертүче төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта канун өлгесен тәкъдим итүчеләрнең берсе – Дума депутаты Василий Пискарев җиткерде.

"Бу канун өлгесе – шул исәптән "массшутинг"ны – белем бирү йортларында һәм балалар бакчаларында күп кеше үтерүне пропагандалауга җавап. Мондый куркыныч җинаятьләрне аклау һәм аларны интернет, социаль челтәрләр аша яшьләр арасында "модада" дип күрсәтү – бик куркыныч күренеш", дип яза Пискарев.

Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, "экстремизм идеологияләрен һәм тәҗрибәсен тану турында белдерү ясау" экстремизмны аклау булачак.

Пропаганда дип исә "кешедә экстремизм идеологиясе формалаштыручы һәм аның кызыклы булуына ышандыручы" мәгълүмат таратуны санарга тәкъдим итәләр.

  • Хәзерге вакытта Җинаять кодексы экстремизмга чакырган өчен генә җаваплылык бирүне күз уңында тота. Бу маддә нигезендә күп дигәндә - биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре, аз дигәндә – йөз мең сум штраф салулары бар. Депутатлар шундый ук җәзаны экстремизмны аклаган һәм пропагандалаган өчен дә кертергә тәкъдим итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!