Русия думасы ислам банкингы турындагы канунны кабул итте

Иллюстратив фото

Русиядә ислам банкингын Татарстан белән Башкортстанда да сынап караячаклар.

Дума Русиянең дүрт төбәгенә – Татарстанга, Башкортстанга, Дагыстанга һәм Чечняга ислам банкингын кертү тәҗрибәсе уздыру турындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Сынап караулар 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр булачак, аның вакыты озайтылырга да мөмкин.

Тәҗрибәдә финанс оешмалары, фондлар, коммерцияле булмаган автоном оешмалар катнаша алыр дип көтелә. Банклар гариза язып махсус статус алачак, Русия Үзәк банкы аларны исемлеккә кертәчәк.

  • Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы булмады.
  • Моңа кадәр президент йөкләмәсендә сынауда Чечня белән Дагыстан гына катнашачак диелде, соңрак канун өлгесенә Татарстан белән Башкортстан да кертелде.
  • Бүгенге көндә Русиядә тиешле кануннар булмаса да, Татарстанда ислам финанс оешмалары бар. "Ак Барс Капитал" ширкәтенең ябык пай инвестицион фонды (Закрытый паевой инвестиционный фонд), "Амаль" ширкәте, "Зур финанс" оешмасы, "Ак Барс" банкында бу юнәлештә эшлиләр.
БУ ТЕМАГА: Русиядә ислам банкингын сынап карамакчылар: Татарстанны катнаштырмыйлар
Белешмә: Ислам банкингы
Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية‎;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.
Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!