Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ислам банкингын сынап карамакчылар: Татарстанны катнаштырмыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә киләсе елга ислам банкларын эшләтеп җибәрмәкчеләр. Канун өлгесе быел көз каралачак. Русиядә ислам банкларын ачу тәкъдиме белән беренче булып Татарстан чыккан булуга карамастан, сынау төбәкләре буларак Дагыстан белән Чечня сайланган.

Русиядә ислам банкын булдыру тәкъдиме белән Татарстан 10 елдан артык элек чыккан иде, әмма әлегә кадәр аның тормышка ашканы юк. Киләсе елдан аны Русиянең үзәк банкы нигезендә эшләтеп җибәрмәкчеләр. Русия финанс министры сынау республикалары буларак Чечня белән Дагыстанны сайлаган. Бу президент йөкләмәсендә әйтелә. Барлык тәртипләр язылачак канун өлгесе "Партнерлык финансларына бәйле эшчәнлек турында" дип атала. Русия думасы аны көз көнне кабул итәргә тиеш.

Рибаның хәрам икәнен аңлаучы мөселманнар арта, әмма мөмкинлек булмагач, алар икътисади яктан үз проектларын үстерә алмыйлар. Мөселманнар федераль хакимият нечкәлекләрен белеп, гарәп, мөселман илләре белән эшләгәндә яңа мөмкинлекләр, юллар ачылыр дигән өмет белән яшәде. Русиянең Украинадагы сугышы сәбәпле, Европа илләре санкцияләр керткәч, Мәскәү бу өлкәгә кызыксыну белдерә башлады. Ни өчен сынау төбәге буларак Татарстан сайланмавы гына күпләрдә сорау тудырды.

Ислам банклары белгече Линар Якупов бүгенге көндә Русиядә тиешле кануннар булмаса да, Татарстанда ислам финанс оешмалары эшләп килә, ди.

Линар Якупов
Линар Якупов

"Әлбәттә, бу финанс продуктлары кыйммәтрәк килеп чыга. Әмма ул базарда инвесторлар өчен күбрәк табыш китерә. Безнең "Ак Барс Капитал" ширкәтенең ябык пай инвестицион фонды (Закрытый паевой инвестиционный фонд), "Амаль" ширкәте, "Ак Барс" банкында бу юнәлештә эшлиләр, "Зур финанс" оешмасы бар. Кануннар кабул ителсә, аны кулланучылар күбәер дип уйлыйм. Гомумән, мөселман эшмәкәрләре үзләренең мөнәсәбәтен ислам кануннарына туры китереп эшләргә тырыша. Бүген бизнесның теләге дә, тауарларны ислам финанс юллары белән сатып алырга теләүче кулланучылары да җитәрлек. Шуңа күрә ул Дагыстан белән Чечняда булырмы, белмим, әмма ул бездә тукталмады. Бу канун кабул ителсә, әлеге юнәлеш көчәер дип күзаллыйм", диде Якупов.

Бу санкцияләр шартларында Русиянең гарәп дөньясы белән якынаерга теләвеннән һәм аннан инвестицияләр җәлеп итәр өчен эшләнәме дигәнгә Якупов, бер илдә дә моны инвестиция җәлеп итәр өчен ясап карау нәтиҗә китермәде, ди.

"Бүген Русиядә 30 млн мөселман яши. 20 млн мөселман 2000 елларда ук яши иде. Мөселман халкы көннән-көн артып тора. Беренче чиратта, ислам финансын кулланырга теләгән кешеләр өчен шартлар тудыру булырга тиеш. Мөселманнар өчен бу систем кызык, аларга мөмкинлекләр биреп, икътисадка җәлеп итү кирәк. Әлеге эш җайга салынса, мөселман илләренә дә, андагы инвесторларга да бу берникадәр күрсәткеч булып тора. Янәсе, бу юнәлештә эш бара, бергәләп эшлибез дигән кебек. Шулай да моның өчен ким дигәндә биш ел эшләргә, күләмен арттырырга кирәк.

Мин безгә инвестицияләр керсен өчен ислам банклары ачарга кирәк дип эшләүне дөрес дип санамыйм. Беренче чиратта, Русия халкы, мөселманмы ул, башка диндәме, куллана алырга тиеш. Әгәр дә дөнья күләмендә карасаң, ислам банкыларын кулланучыларның 50 процентына кадәр мөселман булмаган кешеләр тәшкил итә. Төп максат – көнбатыш һәм ислам банкы системы арасында тигез шартлар тудыру. Әгәр дә шулай булса, көндәшлеккә сәләтле базарда мөмкинлекләр бирелергә тиеш. Ул барыбер Русия Үзәк банкы белән идарә ителәчәк. Моның дәүләт өчен бернинди зыяны юк, киресенчә, икътисадка күбрәк кешеләрне җәлеп итеп, эшләтергә дип карау дөрес була.

Чын нәтиҗәләр алырга теләсәләр, Татарстан белән Башкортстан да катнашырга тиеш

Соңгы 10-15 елда Татарстан бу юнәлештә күп эшләр эшләде. Аның төп локомотивы булды. Әгәр дә пилот проект булса һәм чын нәтиҗәләр алырга теләсәләр, әлбәттә, Татарстан белән Башкортстан да катнашырга тиеш. Татарстанның икътисады "мини-Русия" кебек. Бездә сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да, банк системы да бар. Русиядә бу кануннарны кулланырга җыенсалар, Татарстан белән Башкортстанда сынау узып нәтиҗә ясап була дип саныйм. Чечня белән Дагыстанның икътисады башка, анда барлык банкылар да эшләми. Мин безнең депутатлар да, башка җитәкчеләр дә Татарстан бу сынауда катнашсын өчен ниндидер эш алып баралар дип ишеттем", диде Линар Якупов.

"Амаль" финанс йорты җитәкчесе Рөстәм Сәгъди дә бу проектка Татарстан һәм Башкортстан кертелергә тиеш дип саный.

Рөстәм Сәгъди
Рөстәм Сәгъди

"Татарстанны карасак, монда бит барысы да бар: нефть, химия, машина төзү, ирекле икътисади зоналар, сәүдә, җитештерү сәнәгате бар, IT-тармак үсеп килә. Халыкара элемтәләре дә яхшы.

Аннан соң биредә банк өлкәсе бик алга киткән, иң зур банклар монда эшли. Ислам банкингы банклар белән көндәшлек мөмкинме-юкмы икәнен күрсәтер иде. Бусы икътисади сәбәпләр.

Моннан тыш әле сәяси сәбәпләр дә бар. Биредә инде ничә ел рәттән Русия-ислам дөньясы саммиты уздырыла. Республика җитәкчелеге шул Казан саммитында бу проект турында ел саен әйтеп килә. Аннан соң безнең оешманың мисалы бар, башка охшаш оешмалар бар. Без инде унбер ел эшләп киләбез. "Амаль" хәзер Татарстанда гына түгел, бөтен Русия буйлап эшли. Шуңа күрә Татарстанның сынау проектына эләкмәве аңлашылмый. Татарстан бу экспериментка керергә тиеш иде. Кавказ төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан әле донор-төбәк", ди Рөстәм Сәгъди.

Ул дәүләтнең әлеге альтернативага йөз тотуы хәзерге гомуми геосәяси вазгыятькә бәйле дип саный.

Татарстанның сынау проектына эләкмәве аңлашылмый

"2014 елга кадәр Русия банклары көнбатыш банкларында бернинди чикләүсез кредитланып килде: иң аз процентлы кредитлар алып, соңыннан эчке базарда милли валюта белән кредитланып килделәр. 2014 елгы вакыйгалардан соң (Кырым аннексиясе - ред.) бу чыганаклар бик кимесә дә, бераз булса да калып килде. Ә хәзер инде Русия санкцияләр саны ягыннан беренче урынга чыккач, фондлашу (чит ил базарларындагы акчаны җәлеп итү) бик кыенлашты, мөмкин түгел дип әйтергә була. Хәзер, юлларның берсе буларак, көнчыгышка, Шәрыкка йөз тотабыз, бәлки, инвестицияләр өчен анда чыганаклар эзләрбез. Әмма шәрык илләрендә үз ислам банкингы гамәлдә, шуңа күрә дәүләт әкренләп ислам кануннарына ярашлы эшли торган кануннар әзерли.

Русиядә партнерларча финанслау (ислам финанслары) системы хәзер дә бар. Хәтта ул канунның булмавы да ислам финанслары белән эшләргә ирек бирә. Без инде булган кануннар нигезендә унбер ел эшлибез. Без бит канунны урап узмыйбыз, хәзерге кануннар да ислам принциплары белән эшләргә рөхсәт итә. Әмма аның махсус кануннары юк. Без бит ислам банкинда бер үзебез түгел – "Ак барс" бар, элекке "Татфондбанк"ның партнер банкинг үзәге бар иде. Дагыстанда, Чечняда безнең кебек ширкәтләр бар. Без күп түгел, әмма без бар, һәм күптән эшлибез", диде Рөстәм Сәгъди.

Белешмә: Ислам банкингы

Ислам банкингы (инглизчә islamic banking, гарәпчә مصرفية إسلاامية‎;) — шәригать принципларына туры килә торган банк эшчәнлеге һәм аны ислам икътисадын үстерү юлы белән гамәли куллану. Ислам банкингы өчен башка термин — шәригать принципларына нигезләнгән финанс эшчәнлеге.

Шәригать риба биргән өчен билгеләнгән процент яки бүләк алуны тыя. Ислам принципларына каршы килә торган тауар (мисал өчен, дуңгыз, хәмер) җитештерүче йә хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә инвестицияләр кертү хәрәм санала. Әлеге тыюлар теге яки бу дәрәҗәдә мөселман илләрендә күптән кулланылуга карамастан, бу принципларга нигезләнгән беренче банклар мөселман җәмгыятендә XX гасыр ахырында гына барлыкка килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG