Ак йорт: Русия Кара диңгездәге сәүдә көймәләренә һөҗүм итәргә мөмкин

Украинаның Измаил портында ашлык төяү. Апрель, 2023

"Бездә булган мәгълүматка күрә, Русия Украина портларына килү юлында өстәмә диңгез миналары урнаштырган", диелә Адам Ходж белдерүендә.

АКШ президенты каршындагы дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Русия Кара диңгездәге сивил көймәләргә һөҗүм итәргә әзерләнә дип кисәтә.

"Бездә булган мәгълүматка күрә, Русия Украина портларына килү юлында өстәмә диңгез миналары урнаштырган", диелә Адам Ходж белдерүендә.

"Безнеңчә, бу Кара диңгездәге сивил көймәләргә каршы теләсә нинди һөҗүмне аклап, аның өчен җаваплылыкны Украинага ату өчен эшләнә".

Аңарчы Русия саклану министрлыгы Украина портларына юл тоткан бөтен көймәләр дә хәрби йөк ташучы көймә булырга мөмкин дип бәяләнәчәк, дип белдергән иде.

  • 17 июльдә Мәскәү Русия, Украина, Турция һәм БМО арасындагы ашлык килешүен озайтудан баш тартты. Әлеге килешү нигезендә ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы тауарлары төялгән көймәләргә чит илгә чыгу өчен, имин диңгез коридоры ясалды.
  • Американың рәсми вәкилләре Русиянең ашлык килешүеннән баш тартуын кискен тәнкыйтьләде һәм украин портлары блокадасын "сугыш агрессиясе акты" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!