Уфада яшәүче егеткә сугышка каршы ике пост язуы өчен 40 мең сум штраф салганнар

Иллюстратив фото

Егет өстеннән әләкне Тулада яшәүче хатын-кыз язган булган.

Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе 25 яшьлек Роман Семеновны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып, аңа 40 мең сум штраф салган. Бу хакта егет "Коммерсантъ"ка җиткергән. Ул әлеге карарны шикаять итмәячәген әйткән.

Узган ел җәй көне Тулада яшәүче хатын-кыз аның "ВКонтакте"дагы сугышка каршы язылган ике постын күргән һәм Роскомнадзорга мөрәҗәгать иткән. Соңрак полиция хезмәткәрләре егеткә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегән. Роман Семенов гаебен танымаган.

Егетне былтыр май аенда да "ВКонтакте"да калдырган фикере өчен 35 мең сум штрафка тартканнар. Ул гаебен танымаган булган.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
  • Әләкләшү очраклары Башкортстанда да берничә мәртәбә күзәтелде. Әйтик былтыр майда Уфада яшәүче Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салганнар иде, ул коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә Украина байрагы ясалган сугышка каршы плакатлар ябыштырган булган. Регина өстеннән аның күршесе Елена Сафронова әләкләгән, Сафронова полициягә һәм Башкортстандагы бала хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать иткән.Ул коммуналь фатирдагы күршесенең "патриот булмаган карашлары" турында хәбәр иткән һәм ике яшьлек улын нинди шартларда тәрбияләвен тикшерүне сораган диелде.
  • Октябрь уртасында Кушнаренкодагы ярминкәдә украин артисты Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" җыры яңгыравын Радий Хәбировка әләкләгәннәр иде. Мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар, алга таба "мондый хаталар җибәрмәскә кушылды, җырлар исемлеген шәхсән үзе тикшерүне таләп иттеләр. Дөрес, җитәкчегә гаскәрне "кимсетте" дип, штраф салулары хәбәр ителмәде.
  • Быел июнь аенда исә Башкортстанда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!